МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422265, д. Верхний Шубан, ул. Центральная, д. 6 Балтасинский район Республика Татарстан |
Телефон: | +7(843)-682-81-06 |
E-Mail: | shuban06@mail.ru, Ssbn.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шубанская ООШ" |
Руководитель: | Рахимзянов Ханнан Гафурзянович |
Год основания учреждения: | 2006 |
У нас учатся: | 41 обучающихся/Бездә 41 укучы |
У нас учат: | 13 учителей/ Бездә 13 укытучы |
МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 31 ( 32 ) 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
"Алга" күмәк хуҗалыгы сөтчелек фермасына экскурсия 18.06.2018
"Алга" күмәк хуҗалыгы сөтчелек фермасына экскурсия балаларга бик ошый, чөнки анда кечкенә бозаулар, матур чабышкы атлар. нәни колыннар да бар.
-
Балалар лагерендә «Куркынычсыз җәй» акциясе 14.06.2018
Балалар лагерендә «Куркынычсыз җәй» акциясе кысаларында, Ләйлә Фәргатовна җәйге каникулда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча инструктажлар уздырды.
-
12 июнь - Россия коне 12.06.2018
12 июнь – илебез тарихында аеруча үзенчәлекле дата. Бу көн Ватаныбыз, аның тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге белән өзлексез элемтәне гәүдәләндерә. Без илебездәге игелекле үзгәрешләргә чын күңелдән сөенәбез, Россия кебек бөек державаның гражданнары булу белән горурланабыз.
Авылыбызның китапханәчесе Гатауллина Миләүшә Россия көненә багышланган презентация күрсәтте һәм балаларга төрле уеннар уйнатты.
-
Лагерьда ял сәгатьләре бик күнелле һәм файдалы үтә 11.06.2018
Лагерьда ял сәгатьләре бик күнелле һәм файдалы үтә. Рәсем ясау, шашка, шахмат, судоку кебек өстәл уеннарын балалар бик ярата.
-
Җәйге лагерь 04.06.2018
Лагерьда ял итү – гадәти җәйге ял гына түгел, ул баланың үсешендә, камилләшүендә бик мөһим баскыч. Ул аңа үзен ирекле хис итәргә мөмкинлек бирә, нәтиҗәдә яшүсмер бәйсезлек, мөстәкыйльлек һәм җаваплылык кебек тормышта кирәкле сыйфатларны үзләштерә, үстерә. Аралашу, командада эшләү, дуслар һәм танышлар санын арттыру мөмкинлеге дә бермә-бер арта.
-
Балаларны яклау көне 01.06.2018
1 нче июнь - Халыкара балаларны яклау көне
Җәйнең беренче көне җылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек өстәүче бәйрәм - Балаларны яклау көнен күп илләрдә зурлап үткәрәләр.
Төп максаты - күңелле һәм бәхетле балачак һәр сабыйда булырга тиешлеген өлкәннәрнең исенә төшерү. Баланың елмаюы һәм шатлык тулы күзләре - ата-ана өчен моннан да мөһим нәрсә юк. Нарасыйларны наз һәм шәфкатьтә тәрбияләү, аларны олы тормыш авырлыкларыннан, җәбер-золымнардан саклау - һәр гаиләнең иң төп, изге бурычы.
-
Ата-аналар җыелышы 26.05.2018
Бүген мәктәбездә ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта яшүсмерләр белән эшли торган полиция хезмәткәре Ләйлә Фаргатовна "Җәйге чорда куркынычсызлык кагыйдәләре"темасына доклад укыды. Ата-аналар белән имтиханнар, мәктәптә уздырылучы чаралар, җәйге лагерь, мәктәп яны тәҗрибә участогындагы практика турында сөйләшелде.
-
Буген мәктәптә Соңгы кыңгырау бәйрәме узды 24.05.2018
Соңгы кыңгырау яңгырый — сихри аваз, ул гаҗәеп моңсу, сагышлы.
Шундый көн бу, олы бәйрәм үзе, үзгәртә дә куя язмышны.
24 нче май көнне 9нчы сыйныфта укучы 9 укучы өчен мәктәптә соңгы тапкыр кыңгырау шалтырады. Бәйрәм белән 9 сыйныф укучыларын 1 сыйныф укучылары, әти-әнилэр, район жирлегеннан вакилләр, авыл җирлеге башлыгы, мәктәп директоры һәм яраткан укытучылары котлады. Һәр елдагыча фән олимпидаларында, спорт ярышларында, сәнгать конкурсларында катнашып килгән укучылар грамоталар белән бүләкләнде. Бәйрәмгә килгән кунакларны да күңелләре белән ерак балачак елларына алып киткән, күзләрне дымландырган бу тантанада күңелле һәм моңсу мизгелләр күп булды. -
9 май. Жиңү бәйрәме белән! 08.05.2018
Туган илгә бөек Җиңү килде –
Бәйрәм тантанасы урамда.
Югалтулар, күз яшьләре аша
Җиңү язы килде дөньяга.
-
Тукай туган көн бүген! 26.04.2018Тукай туган көн бүген!26 нчы апрель - сөекле шагыйребез Габдулла Тукай туган көн! Шул уңайдан мәктәбебездә төрле чаралар үтте. Укучылар “Тапкырлар һәм Зирәкләр” бәйгесендә катнашып, үзләренең белемнәрен сынадылар, шулай ук Г.Тукай әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнарны тамаша кылдылар.