Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Салаусский многопрофильный лицей» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Салавыч күппрофильле лицее».
Визитная карточка
| Адрес: | 422256, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Старая Салаусь, ул. Школьная, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-683-06-27 |
| E-Mail: | SsaL.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Салаусский многопрофильный лицей" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Загидуллин Нурсиль Нурисламович |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 175/Бездә 175 укучы |
| У нас учат: | 27/Бездә 27 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Салаусский многопрофильный лицей» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Салавыч күппрофильле лицее». - новости
Страницы: << 241 242 ( 243 ) 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
9 декабрь – Ватан Геройларын искә алу көне. 09.12.2014

9 декабрь – Ватан Геройларын искә алу көне. Шул уӊайдан лицейда «Батырлык үрнәге» исемле радиотапшыру үтте.
-
Радиотапшыру 08.12.2014

Инвалидлар декадасы чаралары дәвам итә. Бүген якташ шагыйрәбез Чулпан Габделганиева иҗатына багышланган радиотапшыру булды.
-
«Батырлык үрнәге» 05.12.2014

Россия күләмендә хәбәрсез югалган солдатлар һәм Россия герое көннәре бара. Лицейда «Батырлык үрнәге» дигән баш астында сыйныф сәгатьләре үткәрелде.
-
Коррупциясез тормыш 05.12.2014

1-10 декабрьдә «Безнеӊ район – коррупциясез территория» дигән баш астында төрле чаралар уза. Лицейда да «Коррупциясез тормыш» дигән тәрбия сәгатьләре үткәрелә.
-
Лицейда «Ачык ишекләр» көне 05.12.2014

Лицейда бу атна «Ачык ишекләр» көне буларак игълан ителде. Сыйныфларда ачык дәресләр, тәрбия сәгатьләре, төрле чаралар уздырылды.
-
Инвалидлар декадасы 04.12.2014

Лицейда инвалидлар декадасы чаралары башланды. Шул уӊайдан сыйныфларда «Шәфкатьле бул» девизы астында тәрбия сәгатьләре узды.
-
Әниләр көне 03.12.2014

Башлангыч сыйныфларда әниләр көне зурлап уздырылды. Әниләрнеӊ кул эшләреннән күргәзмә оештырылды, ә укучылар исә әниләргә концерт күрсәтте.
-
3 декабрь - Россиядә хәбәрсез югалган солдат көне 03.12.2014

3 декабрь Россиядә хәбәрсез югалган солдат көне буларак билгеләп үтелә. Шул уӊайдан лицейда хәбәрсез югалганнарны искә алу кичәсе узды.
-
Йомгаклау иншасы.
02.12.2014
3 декабрьдә Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы 18 меңгә якын укучы Россиянең башка төбәкләрендәге яшьтәшләре белән бергә, 2015 елгы БДИ тапшыру мөмкинлеген алу өчен, йомгаклау иншасын язачак.
Укучыларга иҗат эше өчен 4 сәгатькә якын, төгәлрәге, 235 минут вакыт бирелә. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга - 1,5 сәгатькә күбрәк. Катнашучыга үзе белән кара төстәге гельле каләм, шәхесне раслаучы документ, кирәк булган очракта - дару һәм ризык алырга рөхсәт ителә. Орфографик сүзлекләрне мәктәп комиссиясе әгъзалары бирәчәк.
Имтихан вакытында телефон һәм смартфон, фото-, аудио- һәм видеоаппаратура, белешмә материаллар, язмалардан файдаланырга, кабинетлардан инша темаларын алып чыгарга, бланк һәм темаларны фотосурәткә төшерергә ярамый. Укучылар иншаны бирелгән акка кара белән язылган теркәү бланкларында һәм А4 форматындагы язма бланкларында язачак.
Мөмкинлекләре чикле укучылар һәм инвалид-балалар өчен инша изложение белән алмаштырыла ала.
Теләгән вакытта, йомгаклау иншасын нәтиҗәсен вузларга кергән вакытта күрсәтү өчен, мәктәпләрне алдагы елларда тәмамлаучылар да яза ала. Моның өчен алар 17 ноябрьгә кадәр иншада катнашу өчен теркәлергә тиеш.
Инша нәтиҗәсе "зачет" яки "незачет" булачак. "Незачет" булган очракта иншаны 4 февраль һәм 6 майда яңадан язып булачак.
Моннан тыш, йомгаклау иншасы нәтиҗәләре вузларга кергән вакытта да саналырга мөмкин. Уку йорты булган БДИ балларына тагын 10 баллга кадәр өстәргә мөмкин. Абитуриентның инша өчен алган нәтиҗәләрен исәпләү тәртибе вуз раслаган кабул итү кагыйдәләрендә күрсәтелә. Вуз чыгарылыш сыйныф укучысының инша бланкын махсус эшләнгән мәгълүмат ресурслары аша карый ала. Әмма уку йортына кабул ителгән вакытта язган гаризада абитуриент шәхси казаныш нәтиҗәсе буларак йомгаклау иншасын тәкъдим итү теләген күрсәтергә тиеш.
Искәртеп узабыз: 20 ноябрьдә Татарстанда йомгаклау иншасын үткәрү технологиясе сыналу узды. Республиканың 514 мәктәбендә 10 меңнән артык укучы йомгаклау иншасын язды.
Сынап карау инша мондый форматта беренче тапкыр үткәрелгәнгә күрә, имтиханны оештыруның технологияләрен эшләү өчен махсус уздырылды. Аның нәтиҗәләре якын арада билгеле булачак, дип хәбәр ителгән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында. -
Әниләр көне 29.11.2014

Лицейда «Әниләр көне» уӊаеннан төрле чаралар башланып китте. Башлангыч сыйныфлар, «Проба пера» түгәрәге әгъзалары тарафыннан рәсемнәр күргәзмәсе һәм әниләрнеӊ кул эшләре күргәзмәсе тәкъдим ителде.












