Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Салаусский многопрофильный лицей» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Салавыч күппрофильле лицее».
Визитная карточка
| Адрес: | 422256, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Старая Салаусь, ул. Школьная, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-683-06-27 |
| E-Mail: | SsaL.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Салаусский многопрофильный лицей" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Загидуллин Нурсиль Нурисламович |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 176/Бездә 176 укучы |
| У нас учат: | 27/Бездә 27 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Салаусский многопрофильный лицей» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Салавыч күппрофильле лицее». - новости
Страницы: << ( 241 ) 242 243 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
Җиӊүнеӊ 70 еллыгын каршылап 22.04.2015

Бүген «Туган тел» айлыгы кысаларында уздырылучы шигырь бәйгесе үткәрелде. Быелгы бәйге фронтовик әдипләр, шагыйрьләр иҗатына багышланды.
-
Мониторинг 21.04.2015

-
Методик семинар 20.04.2015

18 нче апрель көнне лицейда Мәгариф һәм Фән Министрлыгынын «Татарстан Республикасында белем сыйфатын күтәрүне камилләштерү» Республика проектын тормышка ашыручы Өстенлек мәктәпләренең проблемаган юнәлтелгән укыту юнәлешендә чираттагы методик семинары узды. Семинарда Мәгариф Министрлыгыннан Хасанова Лилия Флеровна, Сингапур вәкиле Уалчин, районның мәгариф идарәсе җитәкчесе Зәкиева Алия Юнысовна, методист-тьютор Ашрапова Римма Габделбәровна катнашты. 3 нче сыйныфта әйләнә-тирә дөнья (Сафина Г.С.), 4 нче сыйныфта әдәби уку (Сәмигуллина З.К.), 6 нчы сыйныфта математика (Федрова Э.В.) дәресләре карап анализланды.
-
«Созвездие – Йолдызлык- 2015» 17.04.2015

Республикакүләм «Созвездие – Йолдызлык- 2015» фестиваленең республика этабында «Конферанс» номинациясендә 7 сыйныф укучысы Зарипов Инсаф дипломант булып танылды.
-
Татар әдипләре сугыш турында 15.04.2015

Туган тел айлыгы чараларының чираттагысы – «Татар әдипләре сугыш турында» дип исемләнгән рәсем күргәзмәсе узды. Күргәзмә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды.
-
Жиңүнең 70 еллыгын каршылап 13.04.2015

Башлангыч сыйныф укучылары Чепьяда "Халыклар дуслыгы" музеенда булып кайттылар.
-
Белем дәрәҗәсен ѳйрәнү мониторинглары 11.04.2015

18 һәм 23 нче апрель кѳннәрендә 10 нчы сыйныф укучыларыныӊ рус теле, физика, җәмгыять белеме фәннәре буенча белем дәрәҗәсен ѳйрәнү мониторингы уздырыла. Мониторингта рус теленнән барлык укучылар , сайлап алу нигезендә үз теләкләре буенча физикадан 2, җәмгыять белеменнән 8 укучы катнаша.
-
4 нче сыйныфларны өйрәнү 11.04.2015

10-27 нче апрель аралыгында яна буын белем бирү стандартлары таләпләре буенча 4 нче сыйныф укучыларыныӊ предмет,метапредмет ,шәхси ирешкән нәтиҗәләрен ѳйрәнү мониторингы уздырыла.
10-14 нче апрель – укучылар һәм әти-әниләр ѳчен анкеталаштыру;
15 нче апрель – метапредмет нәтиҗәләр: текст ѳстендә эш;
17 нче апрель – метапредмет нәтиҗәләр: проект эшчәнлеге;
22 нче апрель – рус теленнән йомгаклау контроль эше;
24 нче апрель- математика буенча йомгаклау контроль эше;
27 нче апрель – әйләнә-тирә дѳнья фәне буенча йомгаклау контроль эше.
-
Туган тел айлыгы 10.04.2015

Лицейда Туган тел айлыгы чаралары башланып китте. Шул уӊайдан башлангыч сыйныфлар өчен «Кем миллионер булырга тели?» интеллектуаль уены үткәрелде.
-
Җиӊү дәресләре 09.04.2015

Бөек Җиӊүнеӊ 70 еллыгын бәйрәм итү уӊаеннан «Җиӊү дәресләре» узды.












