Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Салаусский многопрофильный лицей» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Салавыч күппрофильле лицее».
Визитная карточка
| Адрес: | 422256, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Старая Салаусь, ул. Школьная, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-683-06-27 |
| E-Mail: | SsaL.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Салаусский многопрофильный лицей" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Загидуллин Нурсиль Нурисламович |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 176/Бездә 176 укучы |
| У нас учат: | 27/Бездә 27 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Салаусский многопрофильный лицей» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Салавыч күппрофильле лицее». - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 227 228 ( 229 ) 230 >>
-
Физика укытучыларыныӊ республикакүләм семинары 18.02.2016

Лицейда «Организация групповой работы учащихся на уроках физики в рамках введения ФГОС» темасына физика укытучыларыныӊ республикакүләм семинары булып узды. Физика укытучысы Хөрмәтуллин Ришат Рашитович 7 нче сыйныфта «Атмосфера басымы» темасына ачык дәрес, электротехника түгәрәгеннән мастер класс һәм «Яшь астрономнар» исемле брейн-ринг уен – дәресе үткәрде. Семинарда республиканыӊ Саба,Кукмара районнарынын «Өстенлек мәктәбе» («Школа Превосходства») вәкилләре дә катнашты.
-
Татар теле укытучыларыныӊ республика семинары 18.02.2016

Бүген лицейда «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә универсаль уку гамәлләре формалаштыру: коммуникатив уку гамәлләре» темасына татар теле укытучыларыныӊ республика семинары үткәрелде. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Фәрзиева Алсу Габделбәровна 5 нче сыйныфта «Фонетиканы кабатлау» темасына, Фатыйхова Зөбәрҗәт Шаһидулловна 7 нче сыйныфта «Максат хәле» темасына ачык дәресләр, китапханәче Хөрмәтуллина Рамилә Галимҗановна «21 нче февраль – Халыкара телләр көне» темасына радиотапшыру үткәрделәр.
-
Оборона һәм спорт айлыгы чаралары дәвам итә. 17.02.2016

Противогаз киеп йөгерү һәм төрле каршылыклар аша үтү буенча ярыш үткәрелде.
-
Кул көрәше 16.02.2016

Кул көрәше
-
"Әфганстан – йөрәк ярасы” 16.02.2016

Бүген 7 нче сыйныф укучылары “Әфганстан – йөрәк ярасы” темасына радиотапшыру уздырдылар.
-
Тарих эзләре буйлап музейга сәяхәт 15.02.2016

Бүген һәр класс музейга кереп Салавыч авыл җирлеге тарихы, сугыш чоры вакыйгалары һәм сугыштан калган экспонатлар белән таныштылар.
-
Татарстан чаӊгы юллары 2016 13.02.2016

«Лыжня России - 2016» бәйгесендә катнашудан лицеебыз да читтә калмады. Буген дәресләрдән сон укучылар һәм укытучылар чаӊгы юлларына чыгып, сәламәтлекләрен ныгытты.
-
Татарча көрәш 12.02.2016

Сыйныфлар арасында татарча көрәш бәйгесе
-
Парламент дәресе 12.02.2016

Укучыларның сәяси хокукый культурасы мәсьәләләренә бәйле мәгълүматны белүгә ярдәм итү, законнар чыгару мәсьәләләренә караган белемнәрен тирәнәйтү һәм ныгыту максатыннан 5 - 11 нче сыйныфлар арасында үткәрелгән әлеге дәресләр кызыклы һәм файдалы булды. Дәрестә Салавыч җирле үзидарә советы җитәкчесе Сибгатуллин Рафил Хабибуллович та катнашты.
-
Әлифба бәйрәме 12.02.2016

Бүген I сыйныфларның Әлифба бәйрәме булып узды. Аларны бу зур җиңүләре – Әлифбаны укып бетерүләре белән чын күңелебездән котлыйбыз һәм алга таба укуларында зур уңышларга ирешеп, биек үрләр яулауларын теләп калабыз.












