Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Салаусский многопрофильный лицей» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Салавыч күппрофильле лицее».
Визитная карточка
| Адрес: | 422256, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Старая Салаусь, ул. Школьная, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-683-06-27 |
| E-Mail: | SsaL.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Салаусский многопрофильный лицей" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Загидуллин Нурсиль Нурисламович |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 176/Бездә 176 укучы |
| У нас учат: | 27/Бездә 27 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Салаусский многопрофильный лицей» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Салавыч күппрофильле лицее». - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 227 ( 228 ) 229 230 >>
-
Бәйрәм концерты 05.03.2016

Ир – егет укучыларыбыз 8 нче март бәйрәме белән котлап концерт куйдылар.
-
Конференцияләр 04.03.2016

Яшүсмерләрнеӊ Каюм Насыйри исемендәге XIV халыкара фәнни – практик конференциясендә 10 нчы сыйныф укучылары Гасанова Ләйлә (укытучысы Латыйпова Г.Г.), Хөсәенова Зәлидә (укытучысы Фәрзиева А.Г.) II дәрәҗәдәге дипломга, 11 нче сыйныф укучысы Шәмсетдинов Әлфис (укытучысы Хөрмәтуллин Р.Р.) лауреат исеменә лаек булдылар.
-
Котлыйбыз!
02.03.2016
Малмыж шәһәрендә уздырылган регионара әдәбият бәйрәмендә катнашучы башлангыч сыйныф укучылары Махмутова Гѳлназ, Закиров Сәлим, Якупов Рәмис, Галиева Гѳлназ, Хамматов Рѳстәм уӊышлы чыгышлары ѳчен Мактау кәгазе белән бүләкләнделәр. 4 нче сыйныф укучысы Сәйфелганиева Зилә Шәүкәт Галиев иҗаты буенча уздырылган викторинада 1 нче урынны яулады.
-
Шахмат ярышы 29.02.2016

Фән нигезләрен «5» ле билгеләренә генә үзләштереп, тѳрле олимпиада, ярышларда катнашып, үз-үзен сынап торучы 5 нче сыйныф укучысы Хѳрмәтуллин Азат чиктәш Арча районында уздырылган шахмат ярышында җиӊүче булып танылды. Шулай ук Кукмара бистәсендә уздырылган ярышта да уӊышлы чыгыш ясап, 2 нче урынны яулады.
-
Котлыйбыз!
27.02.2016
«Ел сыйныф җитәкчесе» бѳтенроссия конкурсыныӊ муниципаль этабыныӊ «Иӊ нәтиҗәле тәрбия дәресе үткәрүче» номинациясендә җиӊүче булып танылган Габделхакова Һиндия Мансуровнаны, татар теле укытучыларыныӊ шәхси сайтлары ярышында беренче урынга лаек булган Фәрзиева Алсу Габделбәровнаны котлыйбыз, эшләрендә иҗади уӊышлар телибез!
-
Патриотик җыр конкурсы 25.02.2016

Сыйныфлар арасында патриотик җыр җырлау конкурсы үткәрелде. Конкурста 4 нче сыйныфлар җиӊүче дип табылды.
-
Бадминтон 24.02.2016

Кызлар арасында бадминтон буенча ярыш уздырылды.
-
Аҗаган - 2016 20.02.2016

Аҗаган хәрби-патриотик уенында барлык укытучылар һәм укучылар теләп катнашты.
-
Хоккей 20.02.2016

Бүген лицей базасында 7 нче сыйныф укучыларыныӊ әтиләре: Рафиков Раузит һәм Ахмадуллин Ринат призына 2003 – 2004 нче елгы укучы егетләр арасында хоккей ярышы үткәрелде. Лицей исеменнән аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Казан кооператив институты деканы белән очрашу 19.02.2016

Бүген лицейда Казан кооператив институтыннан урта профессиональ белем бирү факультеты деканы Нуреев Роберт Фаритович 9, 11 нче сыйныфта профориентация эше алып барды.












