Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Салаусский многопрофильный лицей» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Салавыч күппрофильле лицее».
Визитная карточка
| Адрес: | 422256, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Старая Салаусь, ул. Школьная, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-683-06-27 |
| E-Mail: | SsaL.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Салаусский многопрофильный лицей" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Загидуллин Нурсиль Нурисламович |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 176/Бездә 176 укучы |
| У нас учат: | 27/Бездә 27 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Салаусский многопрофильный лицей» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Салавыч күппрофильле лицее». - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 ( 227 ) 228 229 230 >>
-
Котлыйбыз! 30.03.2016

Субаш мәктәбе базасында баш тренер Фагыйл Гайнутдинов призына үткәрелгән кул көрәше ярышларында 8 нче сыйныф укучылары яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр: Хакимов Ландыш – I урын, Валиева Айгөл – I урын, Латыйпов Рәйхән – I урын, Зарипов Азат – III урын.
-
Имтиханнарга хәзерлек. 28.03.2016

Каникул вакытларында 9, 11 нче сыйныфлар өчен имтиханнарга хәзерлек консультацияләре үткәрелә.
-
“Шаги в науку - 2016” 27.03.2016

25 нче март көнне Балтач мәктәбендә республикакүләм “Шаги в науку - 2016” фәнни-гамәли конференциясендә укучыларыбыз химия,биология, физика, технология һәм тарих фәннәре буенча фәнни-эзләнү эшләрен яклап дипломнар белән бүләкләнделәр. Укучыларыбызга һәм аларны әзерләгән укытучыларыбызга зур рәхмәтебезне белдерәбез, аларга алга таба зур уӊышлар теләп калабыз.
-
Ата-аналар җыелышы 18.03.2016

Уку елыныӊ III чиреген йомгаклап, ата-аналарныӊ гомуми җыелышы узды. Җыелышта район психологик үзәк җитәкчесе Закирова Гүзәл Нурулловна катнашты.
-
Тәрбия сәгатьләре 17.03.2016

Сыйныфларда янгын куркынычсызлыгы буенча тәрбия сәгатьләре үткәрелде.
-
Интернетта яңа “Әлбәттә” мәгариф проекты барлыкка килде 16.03.2016

Интернетта яңа “Әлбәттә” мәгариф проекты барлыкка килде. “Әлбәттә” — татар фәнен киң аудиториягә ирештерү максаты белән башлап җибәрелгән фәнни-популяр проект, дип аңлатыла әлеге сайтта.
Аның кысаларында хәзерге көн күренекле татар галимнәренең татар халкы тарихы, тел белеме, әдәбияты, сәнгате һәм фольклорына кагылышлы кыска видеолекцияләре тәкъдим ителәчәк.
Сайтка сылтама: http://elbette.ru/
-
Семинар 11.03.2016

11 нче март көнне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәрзиева А.Г. Пыжмара төп гомуми белем бирү мәктәбендә семинарда булып, үткәрелгән ачык чаралардан үзенә файдалы мәгълүматлар туплады, тәҗрибәләр белән уртаклашты.
-
СанПин буенча уку
10.03.2016
Лицейныӊ барлык хезмәткәрләре ѳчен СанПиН нормативларын кабат ѳйрәнү, йогышлы авырулар булдырмау чараларын кисәтү буенча уку оештырылды.
-
Спорт айлыгына нәтиҗә 09.03.2016

Оборона һәм спорт айлыгы тәмамланды. Жиӊүчеләр булып 7 нче сыйныф укучылары танылды!
-
Котлыйбыз! 07.03.2016

А.В.Тарасов исемендәге 2003-2004 нче елгы яшүсмерләрнеӊ «Алтын алка» Бѳтенроссия хоккей ярышында 3 нче урынны яулаган Балтач районы команда уенчысы Шәрәфиев Риназны зур уӊышлары белән котлыйбыз, яӊа уӊышлар телибез!












