Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Карелинский детский сад общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422253, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Карелино,улица Загидуллина д.6 |
Телефон: | +7(908)343-82-94; +7(843)-683-18-49 |
E-Mail: | dskarelino@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Карелинский детский сад" |
Руководитель: | Шайхутдинова Фидалия Фаимовна |
Год основания учреждения: | 1971 |
У нас учатся: | 67 воспитанников/ 67 бала тәрбияләнә |
У нас учат: | 11 педагог/11 педагог хезмәт куя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Карелинский детский сад общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
Абдулла Алишның тууына 115 ел 15.09.2023
"Абдулла Алиш әкиятләре иленә сәяхәт." Бакчабызда күренекле язучы Абдулла Алишның 115 ел туу уңаеннан китапханәче Лилия Разгиловна белән очрашу узды. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары кызыксынып язучы турында мәгълүмат тупладылар, әкиятләре белән таныштылар.
-
Безнең китаплар. 13.09.2023
Зурлар төркеме балалары белән сөйләм теле шөгылендә китапка карата кызыксынуны дәвам итеп, китап почмагы турында сөйләштеләр. Төркемдәге яңа китаплар белән танышып, үзләренә ошаган китаптагы рәсемнәр буенча хикәя төзеп, сөйләм телләрен баеттылар.
-
Көз,көз әйт әле, кәрзинеңдә ниләр бар? 11.09.2023
"Көз, көз әйт әле, кәрзинеңдә ниләр бар?Кәрзинемдә яңгырлар, җылы-салкын көннәр бар..."Уртанчылар төркеме балалары музыка эшчәнлегендә табигатьтәге көзге үзгәрешләр,көзге уңышлар турында матур җырлар тыңладылар,"Кояш һәм балалар" уенын яратып уйнадылар.
-
Дару үләннәрен күзәтү. 08.09.2023
Зурлар төркеме балалары белән дару үләннәре турында әңгәмә уздырылды. Аларга карата сакчыл караш тәрбияләнде.Табигатьтә тукранбаш үләне белән танышып, кызыксынып күзәттеләр һәм җыйдылар.
-
Көзге муллык белән танышу. 04.09.2023
Кече яшьтәгеләр төркеме балалары көзге муллык белән таныштылар. Файдалы яклары турында кызыксынып тыңладылар.
-
1 сентябрь - Белем көне 01.09.2023
2023-2024 нче уку елының 1 сентябрь - Белем кәнендә балаларны бакчабызда бәйрәм рухында каршы алдык.Тәрбиячеләребез һәм кунакка килгән Буратино белән Клоун балаларны кызыклы уеннар уйнатып,хәерле юллар теләп Белем иленә озаттылар.
-
"Җәй көне саф һавада..." 28.08.2023
Кече яшьтәгеләр төркеме балалары җәй көннәрендә бик яратып саф һавада уйныйлар. Уеннар вакытында аларның хәрәкәт координациясе, җитезлекләре, тигезлек саклау күнекмәләре, иҗадый активлыклары формалаша һәм үсә.
Күтәренке күңел белән
Уйныйбыз саф һавада!
Бездәгедәй матур җәйләр
Юктыр ул беркай да!
-
"Балалар бакчасында әхлаки-патриотик тәрбия" темасына республикакүләм семинар-практикум 17.05.2023
17 май көнне "Кариле балалар бакчасы"нда Балтач, Арча, Саба, Кукмара, Теләче районнары педагоглары өчен "Балалар бакчасында әхлаки-патриотик тәрбия" темасына республикакүләм семинар-практикум булып узды. Семинар барышында уртанчылар төркемендә "Минем гаилә", зурлар төркемендә "Гөлбикәгә ярдәм итик" темаларына шөгыльләр күрсәтелде. Зурлар төркеме балалары "Татарстан-дуслык йорты", "Мич котлау" темасына музыкаль фольклор композицияләр белән чыгыш ясадылар. Шулай ук семинар кунакларына "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга патриотик тәрбия бирүдә интерактив алымнар куллану" темасына мастер-класс тәкъдим ителде. Бакча тәрбиячеләре мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлаки-патриотик тәрбия бирүдә яңа уен алымнары куллану белән таныштылар. Семинарны зурлар төркеме балалары катнашында "Кайчандыр сугыш булган..." күләгә театры төгәлләде. Семинар-практикум килгән кунаклар өчен кызыклы, файдалы, эчтәлекле булды.
17 мая в МБДОУ " Карелинский детский сад" прошел республиканский семинар-практикум для педагогов детских садов Балтасинского, Арского, Сабинского, Кукморского, Тюлячинского районов на тему "Нравственно-патриотическое воспитание в образовательном пространстве ДОО". На семинаре были проведены занятия в средней и старших группах на темы "Моя семья", "Поможем Гульбике". Дети старшей группы выступили с музыкально-фольклорными постановками на темы "Татарстан-наш дружный дом", "Обряд поздравления печи". Также гостям семинара был предложен мастер-класс "Использование интерактивных технологий в нравственно-патриотическом воспитании дошкольников". Воспитатели познакомились с новыми интересными игровыми приемами по нравственно-патриотическому воспитанию дошкольников. Ярким моментом семинара было заключительное мероприятие: театр теней "Была война..." с участием детей старших групп. Семинар-практикум прошел на достаточно высоком уровне, был содержательным и полезным для его участников.
-
Малмыж шәһәрендә үткәрелгән регионара "Кояш нурлары" конкурсында яулаган унышларыбыз. 24.04.2023
Малмыж шәһәрендә үткәрелгән регионара "Кояш нурлары" конкурсында зурлар №2 төркеме кызлары удмурт биюе белән Гран при, зурлар №1 төркемендә йөрүче балалар "Шаян рус биюе"н башкарып III урын яуладылар, Шайхетдинова Зилия вокал номинациясендә II урынга лаек булды. Алга таба да зур уңышларга ирешергә язсын сезгә.
-
12 - апрель Космонавтика көне. 12.04.2023
12 апрель - Космонавтика көне уңаеннан зурлар төркеме балалары белән әңгәмә уздырылды. Беренче космонавт Юрий Гагарин турында мәгълүмат бирелде. Әти-әниләр белән берлектә рәсемнәр ясалды.