Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Карелинский детский сад общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422253, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Карелино,улица Загидуллина д.6 |
| Телефон: | +7(908)343-82-94; +7(843)-683-18-49 |
| E-Mail: | Ds.Karel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Карелинский детский сад" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Фидалия Фаимовна |
| Год основания учреждения: | 1971 |
| У нас учатся: | 61 воспитанников/ 61 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 11 педагог/11 педагог хезмәт куя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Карелинский детский сад общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
"Мәктәп бәйрәмнәре" бәйгесендә җиңүчеләр билгеле булды 11.04.2025

Тәрбиячебез Шәрипҗанова Рүзилә Зөфәр кызы "Мәгариф" һәм "Гаилә һәм мәктәп" редакцияләре уздырган "Мәктәп бәйрәмнәре" республикакүләм иҗади бәйгесендә катнашып lll дәрәҗә диплом иясе булды. Рүзилә Зөфәр кызын зур җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз. Алга таба да зурдан зур уңышлар, сәламәтлек телибез!!! Без сезнең белән горурланабыз!
-
"Экояз-2025" бәйгесе "Батарейкалар җый-керпене коткар" 11.04.2025

"Экояз-2025"
бәйгесенең "Без аерып җыю өчен" атналыгы кысаларында кече яшьтәгеләр төркемендә тәрбияләнүче балалар "Батарейкалар җый-керпене коткар" экологик акциядә катнаштылар. Галимнәрнең тикшерүенә караганда, бер батарейка анда булган авыр металлар белән 20 квадрат метр. туфракны пычратуы расланган. Бу бер керпе яши торган территория. Мондый аяныч хәлләрне киметү максатыннан без нәниләребезгә кече яшьтән үк аңлату кирәк дип саныйбыз.
Бу изге эштә төркемебездәге барлык гаиләләрдә актив катнаштылар. Бердәм булып катнашкан һәрбер гаиләгә рәхмәтебезне җиткерәбез. Табигатьне саклау безнең кулларда. -
12 апрель Космонавтика көне 11.04.2025

12 апрель Россиядә Космонавтика көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан уртанчылар төркеме балалары космос, планеталар, йолдызлар, Ю. Гагарин турында мәгълүмат белән таныштылар. Әвәләү шөгылендә "ракета" әвәләделәр.
-
Экояз-2025" бәйгесе "Урман бездән ярдәм көтә!" 11.04.2025

Экояз-2025" бәйгесенең "Без-аерып җыю өчен" атналыгы кысаларында уртанчылар төркемендә "Урман бездән ярдәм көтә! " дигән чара үткәрелде. Табигатьнең киләчәге, бөтенлеге кеше кулында. Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу – балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә.
-
"Экояз-2025" бәйгесе "Без- аерып җыю өчен" атналыгы 10.04.2025

"Экояз-2025" бәйгесенең "Без- аерып җыю өчен" атналыгы кысаларында кечкенәләр төркемендә "Табигатьне пычратырга ярамый" дигән темага әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында балаларга табигатьтә үз- үзеңне тоту кагыйдәләре аңлатылды: үз артыңнан чүпләрне калдырмаска, агачларны сындырмаска, кошларны рәнҗетмәскә һ. б. Шулай ук " Һәр чүпне аерып үз савытына сал" дигән дидактик уен аша белемнәре ныгытылды.
-
Районкүләм "Балтач кызы - 2025" конкурсы 08.04.2025

Районкүләм "Балтач кызы - 2025" конкурсында мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Галиева Нәфисә Алмаз кызы катнашты һәм 2нче дәрәҗә җиңүче дипломы белән бүләкләнде.
Нәфисә сине зур уңышларын белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Алга таба да уңышларын күп булуын телибез. -
"Экояз-2025" бәйгесе "Канатлы дусларыбызга булыш" атналыгы 01.04.2025

"Экояз - 2025" бәйгесенең "Канатлы дусларыбызга булыш" атналыгы кысаларында зурлар төркеме балалары сыерчыкларга ярдәм итү йөзеннән, аларга сыерчык оялары ябыштырдылар.
-
Встреча с активистами Движения Первых МБОУ "Нурминская СОШ" 11.03.2025

-
"Гаиләм-җылы учагым" 05.03.2025

-
А у нас "Масленица" 28.02.2025




