Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Карелинский детский сад общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422253, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Карелино,улица Загидуллина д.6 |
| Телефон: | +7(908)343-82-94; +7(843)-683-18-49 |
| E-Mail: | Ds.Karel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Карелинский детский сад" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Фидалия Фаимовна |
| Год основания учреждения: | 1971 |
| У нас учатся: | 61 воспитанников/ 61 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 11 педагог/11 педагог хезмәт куя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Карелинский детский сад общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Шалкан" әкияте - сказка "Репка" 26.09.2025

Кече яшьтәгеләр төркемендә "Шалкан" әкияте буенча дидактик әсбапны кулланып, магнитлы курчак театры уйнадылар.
Дети группы раннего возраста играли в магнитный кукольный театр, используя дидактическое пособие по сказке "Репка".
-
Автокресло белән танышу - Знакомство с автокреслом 23.09.2025

Куркынычсызлык айлыгы кысаларында кече яшьтәгеләр төркеме балалары автокресло белән таныштылар, аның ни өчен кирәк булуын белделәр. Автомобильдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнделәр.
В рамках месяцника безопасности дети группы раннего возраста познакомились с автокреслом, узнали, для чего оно нужно. Изучили правила поведения в автомобиле.
-
"Янгыннан сакланыйк" - "Остерегайтесь от огня" 22.09.2025

Балаларның утка табигый тартылуы ата-аналар һәм тәрбиячеләрнең күз алдында булырга тиеш. Нәкъ менә алар беренче булып сабыйларга утның куркыныч көч булуы, саксыз кулланганда коточкыч фаҗигаларга китерүе турында сөйләргә тиеш. Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгының элементар нормаларын балага кече яшьтән үк өйрәтергә кирәк. Без, кечкенәләр төркеме балалары белән янгын сүндерү автомобиле һәм аның башка автомобильләрдән аермалы якларын карадык, янгын калканына урнаштырылган җиһазлар белән таныштык. Шулай ук әти-әниләргә балаларны янгын куркынычыннан саклау кагыйдәләре язылган брошюралар таратылды.
-
Гуманитар ярдәм - Гуманитарная помощь 19.09.2025

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән балалар бакчасы коллективы һәм әти-әниләр көче белән гуманитар ярдәм җыелды. Бик күп азык-төлек, кием-салым, медикаментлар һәм башка кирәк-яраклар тупланды. Бу эшкә көче кергән һәркемгә зур рәхмәт. Солдатларыбыз вакытында исән-сау гаиләләренә әйләнеп кайтсыннар.
В помощь участникам специальной военной операции силами коллектива и родителей была собрана гуманитарная помощь. Было собрано большое количество продуктов, одежды, медикаментов. Пусть наши солдаты вовремя вернутся домой живыми и здоровыми.
-
Янгын сүндерүче һөнәре - Профессия пожарника 18.09.2025

Куркынычсызлык айлыгы кысаларында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары янгын сүндерүче һөнәре белән тирәнтен таныштылар. Шушы уңайдан янгын сүндерүче булып эшләүче Хәтимов Фәрид абыйлары бакчабызга очрашуга килде. Аның үткәргән әңгәмәсе балалар күңеленә тирәнтен үтеп керде. Фәрид абыйлары шырпы, өйдәге газ, электр приборлары белән саксыз кылануның аянычлы хәлләр китереп чыгаруын аңлатты. Үзе белән алып килгән янгын сүндерү кораллары һәм җиһазлары белән таныштырды.
В рамках месячника безопасности дети подготовительной к школе группы подробно ознакомились с профессией пожарного. В связи с этим в наш детский сад пришел сотрудник МЧС Фарид Хатимов. Он объяснил, что неосторожное обращение со спичками, бытовым газом и электроприборами приводит к несчастным случаям. Ознакомил с привезенными с собой пожарными инструментами и оборудованием.
-
Милләтләр кроссы - Кросс наций 17.09.2025

Балалар бакчасында "Милләтләр кроссы" үтте. Балалар һәм хезмәткәрләр бу чарада бик теләп катнаштылар.
В детском саду прошел "Кросс наций". Воспитанники и сотрудники с удовольствием приняли участие в этом мероприятии.
-
Көзге яфраклар - Осенний листопад 16.09.2025

Кече яшьтәгеләр төркеме балалары музыка шөгылен көтеп алалар. Бүгенге шөгыльдә алар көзге яфраклар белән биеделәр, музыка җитәкчесе күрсәткән һәр хәрәкәтне төгәл үтәп бардылар.
Воспитанники группы раннего возраста очень любят занятие музыки. На сегодняшнем занятии они танцевали осенними листьями, каждое движение, указанное музыкальным руководителем выполнили с точностью
-
"Куркынычсызлык айлыгы" - "Месячник безопасности" 15.09.2025

Куркынычсызлык айлыгы кысаларында кечкенәләр төркеме балалары "Юл йөрү кагыйдәләре" (ПДД) бүлмәсенә экскурсия ясадылар. Анда балаларга светофор, аның төсләре турында мәгълүмат бирелде. Шулай ук җәяүлеләр кичүе турында, юлдан чыкканда үз-үзеңне дөрес итеп тоту кагыйдәләре аңлатылды.
В рамках месячника безопасности дети младшей группы ходили на экскурсию в комнату ПДД. Там воспитанникам рассказали о светофоре, его цветах. также разъяснили правила пешеходного перехода, поведения при переходе проезжей части.
-
Музыка эшчәнлегендә 12.09.2025

Кечкенәләр төркеме балалары музыка эшчәнлеген көтеп алалар. Алар көз турында җырлар җырлыйлар, көзге яфраклар белән бииләр, "Кояш һәм яңгыр" уенын яратып уйныйлар.
-
Алдынгылар вакыты - Время первых 10.09.2025

Кариле балалар бакчасында Норма урта мәктәбенең "Алдыңгылар хәрәкәте" активистлары белән очрашу узды. Алар актив булуның , игелекле эшләр башкаруның иҗат һәм инициатива күрсәтүнең нинди кызыклы һәм яхшы булуы турында әңгәмә үткәрделәр. Укучылар "Алдыңгылар вакыты" маршрут-диагностика уены үткәрделәр, аның барышында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары алдыңгылар хәрәкәте белән таныштылар, хәрәкәтның миссиясе, кыйммәтләре һәм юнәлешләре турында белделәр.Юнәлешләр буенча станцияләрдә балалар төрле кызыклы биремнәр башкардылар, уеннар уйнадылар. Чара музыкаль флешмоб белән тәмамланды. Үткәрелгән чара өчен зур рәхмәт! Яңа очрашулар көтәбез!
В МБДОУ "Карелинский детский сад" состоялась встреча с активистами Движения Первых МБОУ "Нурминская СОШ". Они провели познавательную беседу о том, как интересно и хорошо быть активными, делать добрые дела, проявлять творчество и инициативу. Ребята провели маршрутно-диагностическую игру "Время Первых", во время которой дошкольники познакомились с Движением Первых, узнали о миссии, ценностях и направлениях Движения. На станциях по направлениям дети выполнили разные интересные задания, играли в игры. Мероприятие завершилось музыкальным флешмобом. Спасибо большое за проведенное мероприятие. Будем ждать новых встреч!



