Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Карелинский детский сад общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422253, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Карелино,улица Загидуллина д.6 |
Телефон: | +7(908)343-82-94; +7(843)-683-18-49 |
E-Mail: | Ds.Karel@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Карелинский детский сад" |
Руководитель: | Шайхутдинова Фидалия Фаимовна |
Год основания учреждения: | 1971 |
У нас учатся: | 61 воспитанников/ 61 бала тәрбияләнә |
У нас учат: | 11 педагог/11 педагог хезмәт куя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Карелинский детский сад общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
"Синең гамәлләрең" атналыгында катнашу 19.04.2024
"Синең гамәлләрең" атналыгы кысаларында балалар бакчасы коллективы "Балалар бакчасы - безнең уртак йортыбыз, анда чиста һәм уңайлы булсын" балалар бакчасы территориясен җыештыру буенча язгы экологик өмәдә актив катнашты. Ахырда нәтиҗәне күрү рәхәт иде-бу балалар бакчасының матур һәм чиста территориясе. Чөнки һәркем уртак эшкә үз хезмәтенең бер өлешен кертте. Өлкәннәрнең үсеп килүче буынга яхшы үрнәк күрсәтүе бик мөһим. Табигатьне саклау буенча үз үрнәгең белән генә әйләнә-тирә дөньяга сакчыл карашлы чын патриотларны тәрбияләргә мөмкин. Чөнки туган илгә, туган авылга мәхәббәт нәкъ менә үз йортына, балалар бакчасына мәхәббәт, хөрмәт һәм дөрес мөнәсәбәт тәрбияләүдән башлана.
В рамках недели "Твои действия" коллектив детского сада принял активное участие в весеннем экологическом субботнике по уборке территории детского сада “Детский сад - наш общий дом, пусть будет чисто и уютно в нем”. В конце приятно было увидеть результат– это красивая и ухоженная территория детского сада. Ведь каждый внёс в общее дело частичку своего труда. Очень важно, что взрослые показали отличный пример подрастающему поколению. Только собственным примером по природосбережению можно воспитать настоящих патриотов, бережно относящихся к окружающему миру. Ведь любовь к Родине, к родному поселку начинается именно с воспитания любви, уважения и правильного отношения к своему дому, детскому саду. -
"Часы науки"с детьми 18.04.2024
-
Хыял яшьләр үзәге уздырган "Гаилә формуласы" бәйгесе 18.04.2024
Хыял яшьләр үзәге уздырган "Гаилә формуласы" бәйгесендә катнашып Шарифуллиннар гаиләсе "Иң максатчан гаилә" номинациясендә җиңү яулады. Аларны чын күңелебездән уңышлары белән котлыйбыз, алга таба да күп җиңүләргә ирешеп яшәүләрен телибез.
-
"Ислам моңы" район бәйгесе 12.04.2024
Татарстан Республикасы Мөселманнарының диния нәзарәте Балтач районы мөхтәсибәте Балтач балалар сәнгать мәктәбе "Рухи мирас" проекты кысаларында "Ислам моңы" район бәйгесендә мөнәҗәт номинациясендә катнашып мәктәптә әзерлек төркеменең "Сәйлән" төркеме 1нче дәрәҗә дипломант, бишек җырлары номинациясендә Шәмсетдинова Лилия 2 нче дәрәҗә дипломант, Хатимова Дилия катнашучы дипломнарына ия булдылар. Алга таба да җиңүләрегез күп булсын.
-
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында Закиров Р.М. призына рус шашка турниры 08.04.2024
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында Закиров Р.М. призына рус шашка турниры узды. Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче Закиров Бәхтияр малайлар арасында 1 нче урынга лаек булды. Шулай ук Шарифуллина Динә дә уеннарда актив катнашты. Котлыйбыз сезне балалар! Алга таба да зур уңышларга ирешергә язсын сезгә!
Тәрбиячеләр: Гатауллина Г.Г., Шарипҗанова Р. З. -
Районкүләм "Балтач малае, Балтач кызчыгы-2024" бәйгесе 05.04.2024
Районкүләм "Балтач малае, Балтач кызчыгы-2024" бәйгесендә зурлар төркеменә йөруче Рамазанова Алия Ленар кызы катнашты һәм ll нче"Самая яркая" номинациясе дипломы белән бүләкләнде. Алия сине чын күңелдән котлыйбыз. Алга таба уңышларың дәвамлы булып, тагын да зур уңышларга ирешүеңне телибез.
Тәрбиячеләр: Якупова З.И., Зайнуллина Г.Т.
Музыка җитәкчесе: Габдрахманова З.Б. -
Районкүләм "Балтач малае,Балтач кызчыгы - 2024" бәйгесе 05.04.2024
Районкүләм "Балтач малае, Балтач кызчыгы - 2024" бәйгесендә мәктәпкә әзерлек төркеменә йөруче Ильясов Рияз Рәлиф улы катнашты Һәм ll нче дәрәҗә җиңүче дипломы белән бүләкләнде. Рияз сине ихлас күңелебездән җиңүең белән котлыйбыз. Алга таба да зур уңышлар телибез.
Тәрбиячеләр: Гатауллина Г.Г., Шарипҗанова Р.З.
Музыка җитәкчесе: Габдрахманова З.Б. -
КВН "Кошлар дөньясында" 04.04.2024
"Кошларга булышыйк" атналыгы кысаларында уртанчылар төркеме балалары белән "Кошлар дөньясында" дигән КВН уздырылды. Әлеге чара барышында "Чыпчыклар" һәм "Сыерчыклар" командалары кошлар турында белемнәре буенча ярыштылар, төрле сорауларга җавап бирделәр. Шулай ук хәрәкәтле уеннар уйнадылар, кошлар турында җырлар җырладылар.
В рамках недели "Помоги пернатым" с детьми средней группы был проведен КВН "В мире птиц", где команды "Воробушки" и "Скворушки" решали разные задачи, отвечали на вопросы, соревновались в знаниях о птицах. В ходе игры дети так же играли в подвижные игры, пели песни про птиц. -
"Безнең канатлы дусларыбыз" 01.04.2024
Халыкара кошлар көне - экологик бәйрәм, ул ел саен 1 апрельдә билгеләп үтелә. Бу бәйрәм хөрмәтенә безнең балалар бакчасында "Безнең канатлы дусларыбыз" дигән күңел ачу чарасы оештырылды. "Балтач" ГПКЗ инспекторы И.И. Фатихова бәйрәмнең хөрмәтле кунагы булды.
Мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре кошлар турында шигырьләр укыды, табышмаклар чиште, уеннар уйнады. Балалар шулай ук музыкаль номерлар белән чыгыш ясадылар.
Тематик көнне йомгаклап, балалар канатлы дусларга сак карарга һәм алар турында кайгыртырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Тематик көн "Кошларны яратыгыз һәм аларга ярдәм итегез!" девизы астында узды.
Международный день птиц - экологический праздник, который отмечается ежегодно 1 апреля. В честь этого праздника в нашем детском саду было организовано познавательно-развлекательное мероприятие "Наши пернатые друзья". Гостем праздника стала инспектор ГПКЗ "Балтасинский" Фатихова И.И.
Воспитанники подготовительной к школе группы читали стихи про птиц, разгадывали загадки, играли в игры. Так же дети выступили с музыкальными номерами.
В заключении тематического дня ребята сделали вывод, что к пернатым друзьям надо относиться бережно и проявлять о них заботу. Тематический день прошел под девизом: "Любите и помогайте птицам!". -
"Яшел ут - 2024" бәйгесе 26.03.2024
"Яшел ут - 2024" бәйгесендә тәрбиячебез Габдрахманова Венера Магъсумҗан кызы уңышлы чыгыш ясап, авыл балалар бакчалары арасында I нче урынны яулады. Венера Магъсумҗан кызын әлеге җиңүе белән котлыйбыз! Алга таба да зур уңышларга ирешүен телибез!