Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Карелинский детский сад общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422253, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Карелино,улица Загидуллина д.6 |
Телефон: | +7(908)343-82-94; +7(843)-683-18-49 |
E-Mail: | dskarelino@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Карелинский детский сад" |
Руководитель: | Шайхутдинова Фидалия Фаимовна |
Год основания учреждения: | 1971 |
У нас учатся: | 67 воспитанников/ 67 бала тәрбияләнә |
У нас учат: | 11 педагог/11 педагог хезмәт куя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Карелинский детский сад общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
КВН "Кошлар дөньясында"
04.04.2024
"Кошларга булышыйк" атналыгы кысаларында уртанчылар төркеме балалары белән "Кошлар дөньясында" дигән КВН уздырылды. Әлеге чара барышында "Чыпчыклар" һәм "Сыерчыклар" командалары кошлар турында белемнәре буенча ярыштылар, төрле сорауларга җавап бирделәр. Шулай ук хәрәкәтле уеннар уйнадылар, кошлар турында җырлар җырладылар.
В рамках недели "Помоги пернатым" с детьми средней группы был проведен КВН "В мире птиц", где команды "Воробушки" и "Скворушки" решали разные задачи, отвечали на вопросы, соревновались в знаниях о птицах. В ходе игры дети так же играли в подвижные игры, пели песни про птиц. -
"Безнең канатлы дусларыбыз"
01.04.2024
Халыкара кошлар көне - экологик бәйрәм, ул ел саен 1 апрельдә билгеләп үтелә. Бу бәйрәм хөрмәтенә безнең балалар бакчасында "Безнең канатлы дусларыбыз" дигән күңел ачу чарасы оештырылды. "Балтач" ГПКЗ инспекторы И.И. Фатихова бәйрәмнең хөрмәтле кунагы булды.
Мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре кошлар турында шигырьләр укыды, табышмаклар чиште, уеннар уйнады. Балалар шулай ук музыкаль номерлар белән чыгыш ясадылар.
Тематик көнне йомгаклап, балалар канатлы дусларга сак карарга һәм алар турында кайгыртырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Тематик көн "Кошларны яратыгыз һәм аларга ярдәм итегез!" девизы астында узды.
Международный день птиц - экологический праздник, который отмечается ежегодно 1 апреля. В честь этого праздника в нашем детском саду было организовано познавательно-развлекательное мероприятие "Наши пернатые друзья". Гостем праздника стала инспектор ГПКЗ "Балтасинский" Фатихова И.И.
Воспитанники подготовительной к школе группы читали стихи про птиц, разгадывали загадки, играли в игры. Так же дети выступили с музыкальными номерами.
В заключении тематического дня ребята сделали вывод, что к пернатым друзьям надо относиться бережно и проявлять о них заботу. Тематический день прошел под девизом: "Любите и помогайте птицам!". -
"Яшел ут - 2024" бәйгесе
26.03.2024
"Яшел ут - 2024" бәйгесендә тәрбиячебез Габдрахманова Венера Магъсумҗан кызы уңышлы чыгыш ясап, авыл балалар бакчалары арасында I нче урынны яулады. Венера Магъсумҗан кызын әлеге җиңүе белән котлыйбыз! Алга таба да зур уңышларга ирешүен телибез!
-
На церемонии награждения
22.03.2024
Сегодня наш воспитатель Зайнуллина Гульшат Табрисовна участвовала на торжественной церемонии награждения победителей и призёров, конкурсов, проводимых Министерством образования и науки. На этом мероприятии вручён диплом о получении гран-при в конкурсе "Авыл укытучысы - 2023". Поздравляем Гульшат Табрисовну с этой победой, желаем дальнейших успехов в работе.
-
"Хуш киләсең, Нәүрүзбикә!"
21.03.2024
Җылы, кояшлы язны каршылап, бакчабызга "Хуш киләсең, Нәүрүзбикә" дип бәйрәм уздырдык. Шаян Кыш бабай кызыклы ярыш-уеннар аша, Нәүрүзбикә белән көч сынаштылар. Әлбәттә балалар да читтә калмады. Нәүрүзбикә балалар белән биеде, җырлады,уеннар уйнады. Бәйрәм азагында балалар мич коймаклары белән сыйланды.
-
"Гаилә формуласы" узды
20.03.2024
20 нче март көнне Кариле спорткомлексында "Гаилә формуласы" дип исемләнгән чара узды. Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче Шарифуллина Динәләр гаиләсе катнашып финалга чыкты. Аларга олы рәхмәтебезне җиткереп, алга таба да зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.
-
III төбәкара балалар иҗат конкурсы"Талантлар парады"
03.03.2024
Бүген районыбызда "Талантлар парады" III төбәкара балалар иҗат конкурсы булып узды. Бу конкурста мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче Акбиров Адел I дәрәҗә лауреат, "Забава" бию төркеме II дәрәҗә лауреат, "Сәйлән" төркеме кызлары: Мухаммадиева Айсылу, Насибуллина Сафия III дәрәҗә дипломантка ия булдылар. Афәрин балалар!!! Алга таба да шулай актив булып зур җиңүләргә ирешергә язсын сезгә.
-
28 февраль Дөньякүләм татар халык ашлары көне
28.02.2024
28 февраль Дөньякүләм татар халык ашлары көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары күренекле аш-су остасы Гөлфәния Мәхмүтова белән күңелле, тәмле һәм эчтәлекле очрашуда булдылар. Чарада татар милли ризыкларын әзерләү үзенчәлекләре белән якыннан таныша алдылар. Аның куллары белән әзерләнгән тәмле ризыклардан авыз иттеләр.
-
III республикакүләм "Туган тел - тормыш көзгесе" фәнни-гамәли конференция
27.02.2024
27 февраль көнне Кукмара районының Олыяз урта мәктәбендә III республикакүләм "Туган тел - тормыш көзгесе" фәнни-гамәли конференция узды. Әлеге чара кысаларында төрле юнәлешләр буенча бәйгеләр үтте. Бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Нәбиев Риян "Нәни сандугач" җыр бәйгесендә 3 нче урынга лаек булды. "Сезгә әйтер сүзем бар..." юнәлешендә балалар бакчабызның тәрбиячеләре уңышлы чыгыш ясап, Шәрипжанова Р.З., Муллагалиева Г.Х. 2 нче, Гатауллина Г.Г., Рәхимҗәнова З.Н. 3 нче урыннарны яуладылар.
-
Аҗаган уены - 2024
22.02.2024
22 февраль көнне балаларга хәрби--патриотик тәрбия бирү, бер-берсенә игътибарлылык, дуслык тәрбияләү максатыннан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән Аҗаган уены үткәрелде. Уеннар вакытында балалар җитезлекләрен, тырышлыкларын күрсәттеләр.