Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Карелинский детский сад общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422253, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Карелино,улица Загидуллина д.6 |
Телефон: | +7(908)343-82-94; +7(843)-683-18-49 |
E-Mail: | dskarelino@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Карелинский детский сад" |
Руководитель: | Шайхутдинова Фидалия Фаимовна |
Год основания учреждения: | 1971 |
У нас учатся: | 67 воспитанников/ 67 бала тәрбияләнә |
У нас учат: | 11 педагог/11 педагог хезмәт куя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Карелинский детский сад общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
Балтач спорткомлексында XII нче спартакиада ярышлары.
15.11.2023
Бүген мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен Балтач спорткомлексында XII нче спартакиада ярышлары булып узды. Бу ярышта безнең бакчабыздан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары да көч сынаштылар һәм икенче урынга ия булдылар. Шулай ук шашка ярышында актив катнашучы Закиров Бәхтиребез дә булдырып, тырышып уйнады. Афәрин балаларыбыз, алга таба да сезгә сау-сәламәт булып үсәргә, тагын да зур уңышларга ирешергә язсын.
-
13 ноябрь - яхшылык коне
13.11.2023
13 ноябрь яхшылык көне уңаеннан уртанчылар төркеме "Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар" дигән темага әңгәмә үткәрделәр.
-
"I speak English"- "Я говорю по английски"
10.11.2023
Мәктәпкә әзерлек төркеменнән Набиев Риян Балтач районының 2 нче номерлы балалар бакчасында узган "I speak English" конкурсында катнашып II урынга лаек булды. Инглиз телен яратып өйрәнүче Риян бик матур чыгыш ясады. Алга таба да аңа уңышлар телибез.
-
Юлда йөрсәң бул өлгер,юл кагыйдәсен бел!
09.11.2023
Бүген Балтач районы юл иминлеге бүлекчәсенең җитәкчесе Л.М.Хадиева һәм әти-әниләр белән берлектә юл иминлеген саклау буенча " Юлда йөрсәң бул өлгер,юл кагыйдәсен бел!" дигән темага бәйрәм иртәсе узды. Зурлар төркеме балалары бу өлкәдә үзләренең белемнәрен һәм күнекмәләрен күрсәттеләр. Бәйрәм бик җанлы һәм күңелле узды.
Сегодня с детьми старшей группы был проведен праздник по безопасности дорожного движения, где дети смогли показать свои знания и навыки в этой области. В качестве гостя мероприятия была приглашена начальник отделения в Балтасинском районе отдел профилактики ТУ г. Казань ГБУ " Безопасность дорожного движения" Л.М.Хадиева и родители. -
4 ноябрь - Халыкар бердәмлеге көне
03.11.2023
4 ноябрь - Халыкар бердәмлеге көне уңаеннан мәктәпкә әзерлек төркеме балаларына бердәмлек төшенчәсе турында мәгълүмат бирелде. "Бердәмлек" төшенчәсе туплану, берләштерү төшенчәсенә ия. Элек-электән безнең татар халкына хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек,татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга мөмкинлек биргән. Шушы төшенчәне чагылдырып балалар белән бердәм композиция төзелде.
-
"Каенлык чишмә"сенә экскурция
30.10.2023
Зурлар төркеме Туган як чишмәләрен өйрәнү максатыннан "Каенлык чишмә"сенә экскурциягә бардылар.
-
28 октябрь - Халыкара әби-бабайлар көне
28.10.2023
28 октябрь - Халыкара әби-бабайлар көне буларак билгеләп үтелә. Бәйрәмдә генә түгел һәрвакыт хөрмәткә лаек бит алар. Аларга сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы теләп калабыз. Шул уңайдан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары әби-бабаларына булган кадер - хөрмәтне ярату хисләрен чагылдырып "Тәмле чәйнек" ясадылар. Һәр бала тырышып үзенчәлекле бүләкне бик теләп башкарды.
-
Кариле мәчетенә экскурция
23.10.2023
Зурлар төркеме балалары Кариле мәчетендә экскурциядә булдылар. Мәчетнең имамы Фаил бабай аларны мәчет белән таныштырды һәм аның әңгәмәсен балалар игътибар белән тыңладылар.
-
20 октябрь - Халыкара пешекчеләр көне
20.10.2023
2004 елдан башлап 20 нче октябрьне Халыкара пешекчеләр көне буларак билгеләп үтәләр. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары да бу көнне бакчабызның пешекче апаларын һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар.
С 2004 года 20 октября отмечается как Международный день повара. Дети подготовительной к школе группы поздравили с профессиональным праздником наших поваров.
-
"Авыл укытучысы 2023" конкурсы
19.10.2023
Тәрбиячебез Гөлшат Тәбрисовна Республикакүләм "Авыл укытучысы 2023" конкурсында Гран-прига лаек булды Чын күңелдән котлыйбыз, алдга таба да зурдан зур уңышлар телибез.