муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
E-Mail: | jang-04@mail.ru, Sya.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 113 учащихся, 32 воспитанника/113 укучы, 32 бала |
У нас учат: | 20 учителей, 4 воспитателя, 1 совместитель/20 укытучы, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 159 ( 160 ) >>
-
Мәктәп беренчелегенә көрәш ярышы
18.11.2015
Мәктәбебездә, традицион рәвештә, татарча көрәш буенча мәктәп беренчелегенә бәйге уздырылып килә. Бу уку елында әлеге бәйгедә 20 дән артык көрәшче катнашты. Әлеге ярышны “Яңа тормыш” җәмгыяте финанслады. Авылыбызның шәхси эшмәкәрләре дә әлеге чарадан читтә калмады. Алар көрәшчеләргә үзләренең махсус бүләкләрен тапшырдылар. Шулай ук Яңгул һәм Борнак җирле үзидарә башлыклары да әлеге ярышка үзләренең бүләкләре белән килгән иде. Ярышта җиңгән укучыларга акчалата бүләкләр һәм мәктәп грамоталары тапшырылды.
-
Альбина-призер.
16.11.2015
Район күләмендә рус телендә сочинениеләр конкурсы уздырылды. Әлеге конкурста 8 сыйныф укучысы Ахмадуллина Альбина “Великая Отечественная война в истории моей семьи” исемле сочинение белән җиңү яулады.
-
Волейбол ярышы.
14.11.2015
Район күләмендә 2003-2004 елгы кызлар арасында волейбол ярышы уздырылды. Әлеге ярышта мәктәбебезнең волейбол түгәрәгенә йөрүче кызлар командасы 1 урынны алды. Шушы ук ярышта 7 сыйныф укучысы Хайруллина Диләрә “Иң яхшы уенчы” исеменә лаек булды һәм грамота белән бүләкләнде.
-
Профориентация.
13.11.2015
Бүген мәктәпкә Н.Э.Бауман исемендәге Казан Дәүләт ветеринария академиясенең зоогигиена кафедрасы мөдире Софронов Владимир Георгиевич һәм әлеге академиядә белем алучы райондашларыбыз килде. Алар 10-11 сыйныф укучыларына әлеге уку йортына керү тәртибе, андагы факультетлар, дәрестән тыш уздырылучы түгәрәкләр турында сөйләделәр, укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр.
-
Очрашу.
11.11.2015
Мәктәбебездә полиция хезмәткәре белән 5-11 сыйныф укучылары өчен әңгәмә уздырды. Яшүсмерләр арасында булган тәртип бозулар, нинди очракларда мәктәп укучыларының учетка куелуы, велосипед, скутерда йөрү кагыйдәләре турында аңлатты. Соңыннан укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.
-
Үзидарә рейдлар уздыра.
10.11.2015
Укучылар үзидарәсе членнары чираттагы рейдларга чыктылар. Бу атнада дәреслекләр сакланышы тикшерелде. Рейд барышында дәреслекләре тышланмаган укучыларга кисәтүләр ясалды.
-
Каникуллар башланды.
02.11.2015
Укучыларның көтеп алган каникуллары башланды. Каникулда укучылар өчен мәктәптә төрле чаралар уздырыла. Бүген башлангыч сыйныф укучылары өчен бию түгәрәгендә ял кичәсе оештырылды. Укучылар чын күңелдән нәни дискотека ясадылар, биеп арганнан соң бергәләп түгәрәк өстәл артында чәй эчтеләр.
-
ОГЭ һәм ЕГЭ га әзерлек.
02.11.2015
9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен ОГЭ һәм ЕГЭга әзерләнү максатыннан пробный экзаменнар башланды. Бүген 11 сыйныф укучылары шундый сынауны математика фәненнән тапшыралар.
-
“Көзге бал кичәсе”
30.10.2015
Бүген югары сыйныф укучылары өчен көзге бәйрәм кичәсе узды. Кичәгә һәр сыйныф сәхнәләштерелгән берәр күренеш һәм концерт номеры әзерләп килгән иде. Укучылар үзләренең чын артистлык сәләтләрен күрсәттеләр. Күмәк биюләр, кызыклы уеннар бәйрәм кичәсен тагы да җанландырды. 10 сыйныф укучылары әзерләп үткәргән бу кичә уку көненнән соң чын ял кичәсе булды!
-
“Сөмбелә” бәйрәме.
29.10.2015
5-8 сыйныф укучылары өчен “Сөмбелә” бәйрәме уздырылды.Бәйрәмгә килгән Сөмбелә укучыларны түгәрәк икмәк белән сыйлады. Бәйрәм дәвамында бакча карачкыларына, табигый материаллардан ясалган композицияләргә конкурс уздырылды. Конкурслар арасында һәр класс концерт номеры күрсәтте.