муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
E-Mail: | jang-04@mail.ru, Sya.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 113 учащихся, 32 воспитанника/113 укучы, 32 бала |
У нас учат: | 20 учителей, 4 воспитателя, 1 совместитель/20 укытучы, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 151 152 153 154 ( 155 ) 156 157 158 159 160 >>
-
“Детская общественная приемная” 09.02.2016
Ләйлә үзенең эшен дәвам итә. Ул бүген 5-7 сыйныф укучылары өчен “бала хокуклары конвенциясе” дигән темага әңгәмә уздырды.
-
Үзидарә җыеннары. 08.02.2016
“Хыял” балалар оешмасында һәр ай саен үзидарә җыелышлары уздырыла. Әлеге җыелышларда үзидарә членнары алда торган эшләр, рейд нәтиҗәләре турында сөйләшәләр.
-
“Батырлык ул...” 08.02.2016
Мәктәбебездә оборона-масса һәм спорт айлыгы дәвам итә. Әлеге айлык кысаларында укучылар үзидарәсе “Батырлык ул...” дип исемләнгән стена газетасы чыгарды. Газетада, Яңгул урта мәктәбен тәмамлаган, бүгенге көндә Армия сафларында хезмәт итүче егетләребез турында мәкаләләр урын алды.
-
Чаңгы ярышы. 06.02.2016
Район күләмендә узган чаңгы ярышында 4 сыйныф укучысы Диләрә Ризванова 2 урынны яулады. Диләрәгә алга таба беренче урыннарны алырга насыйп булсын!
-
“Надо жить честно”! 03.02.2016
Республика күләмендә узучы “Надо жить честно”! дип исемләнгән рәсем конкурсының муниципаль этабында катнашып, 4 сыйныф укучысы Хабибрахманов Рөстәм 3 урынны яулады.
-
“Этот день победы, приближали как могли”. 01.02.2016
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына район сәнгать мәктәбе уздырган рәсем конкурсында катнашып 7 сыйныф укучысы Сабиров Рамил, 8 сыйныф укучысы Галимуллин Нәфкатьләр грамоталар белән бүләкләнделәр.
-
Бертуган Әхмәдиевлар призына көрәш. 30.01.2016
Район күләмендә бертуган Әхмәдиевлар призына татарча көрәш ярышы уздырылды. Әлеге ярышта мәктәбебез командасы, уңышлы чыгыш ясап, 1 урынны яулады. Менә безнең батырлар: Рафиков Илсаф-1 урын, Рафиков Инсаф-1 урын, Хабибуллин Руфил-1 урын, Зайцев Тимур-1урын, Гайнетдинов Илгизәр-2 урын, Бектурсунов Наил-2 урын.
Молодцы егетләр!
-
Армспорт буенча ярышта катнаштык. 23.01.2016
Район күләмендә 1998-2002нче елгы яшүсмерләр арасында армспорт ярышы уздырылды. Әлеге ярышта 10 сыйныф укучысы Накипов Рамазан 50 кг. авырлыкта 1 урынны яулады. Рамазан кул көрәше буена күп ярышларда катнашып призлы урыннар яулады һәм нәтиҗәдә спорт мастерына кандидат буларак теркәлде.
-
Педсовет. 22.01.2016
Икенче чирек нәтиҗәләре буена укытучыларның чираттагы киңәшмәсе уздырылды. Көн тәртибендә: 1 яртыеллык нәтиҗәләре, олимпиадаларның муниципаль этабы нәтиҗәләре, ЕГЭ һәм ГИАга әзерлек, ФДББС на нигезләнеп башлангыч сыйныфта дәресләрдә һәм дәрестән тыш вакытта универсаль уку гамәлләрен формалаштыруда проект эшчәнлегенең роле дигән темаларга чыгышлар ясалды.
-
«Сәламәтлек – зур байлык» 20.01.2016
Спорт һәм сәламәтлек айлыгы кысаларында классларда сәламәтлек саклау темаларына тәрбия сәгатьләре уздырыла . Аның чираттагысы 2 сыйныфта “Гриппка каршы тору” темасы астында үткәрелде. Әкият геройлары катнашында үткәрелгән тәрбия сәгате укучыларга бик ошады, алар грипп турында күп мәгълүмат алдылар.