муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
E-Mail: | jang-04@mail.ru, Sya.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 113 учащихся, 32 воспитанника/113 укучы, 32 бала |
У нас учат: | 20 учителей, 4 воспитателя, 1 совместитель/20 укытучы, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 149 ( 150 ) >>
-
“Гаилә көне”. 16.05.2016
15 май- Гаилә көне буларак билгеләп үтелде. Әлеге уңайдан мәктәптә әхлак түгәрәге җитәкчесе Лилия Накиповна укучылар белән очрашты. Ул укучыларга гаилә кыйммәтләре, иртә гаилә төзүнең авырлыклары, гаилә әгъзаларының вазыйфалары турында сөйләде. Ул соңыннан укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.
-
Конкурсларда катнашабыз. 14.05.2016
Уку елы ахырына якынлашуга карамастан район күләмендә конкурслар дәвам итә, ә без әлеге конкурсларда теләп катнашабыз һәм приәзлы урыннар да яулыйбыз. 7 сыйныф укучысы Хайруллина Диләрә “Юность России” дип исемләнгән фотографияләр конкурсында катнашып “Пейзаж” номинациясендә 3 урынны яулады.
-
“Үлемсез полк” акциясендә катнаштык. 08.05.2016
Мәктәбебез икенче ел рәттән ил күләмендә узучы “Үлемсез полк” акциясенә кушыла. Быел да барлык укучылар һәм укытучылар сугыш батырларының портретларын тотып авыл урамнары аша уздылар.
-
“Җиңү парады” 07.05.2016
Бөек Җиңүнең 71 еллыгы хөрмәтенә авыл күләмендә зур тантана уздырылды. Әлеге чарада мәктәбебез укучылары да актив катнашты. Авыл уртасында урнашкан обелискка һәм Габдулла батыр каберенә укучылар үз куллары белән ясаган веноклар салдылар, яу каһарманнарын 1 минут тынлык белән искә алдылар. Шулай ук укучыларыбыз тантанада катнашучыларга шигъри тәлгәшләр бүләк иттеләр.
-
“Лес Победы” 06.05.2016
Республика күләмендә узучы “Лес Победы” акциясенә кушылып безнең мәктәптә дә агач утырту акциясе еоштырылды. Әлеге акция барышында 88 төп нарат агачы утыртылды, алдагы елларда утыртылган үсентеләрнең төпләре чистартылды.
-
“Котлау” акциясе 05.05.2016
Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан “Котлау” акциясе уздырылды. Акция барышында мәктәп укучылары авылда яшәүче бердәнбер сугыш ветераны Разия апа Хәкимовага, барлык тыл батырларына открыткалар илттеләр һәм аларны 7 май көнне узачак бәйрәм тантанасына чакырдылар.
-
“Георгий лентасы” акциясе 04.05.2016
Мәктәптә “Георгий лентасы” акциясе уздырылды. Акция кысаларында укучыларыбыз Бөек Җиңү хөрмәтенә барлык укучыларга һәм укытучыларга ленталар беркеттеләр.
-
“Бөре” операциясе тәмамланды. 28.04.2016
Мәктәп күләмендә бөре җыю игълан ителгән иде. Әлеге чара тәмамланды һәм нәтиҗәдә 1.5 кг. нарат бөресе һәм 950гр. каен бөресе җыелды. Бөре җыюда зур активлык күрсәткән 8 сыйныф укучысы Хабибуллин Рифнурга мәктәп грамотасы тапшырылды. Ул үзе генә дә 1 кг.га якын нарат бөресе җыеп тапшырды.
-
"Син Тукайны беләсеңме?" 27.04.2016
КФУ уздырган бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган “Син Тукайны беләсеңме?” дип исемләнгән төбәкара олимпиадада катнашып, 11 сыйныф укучылары Закирова Зөһрә һәм Агзамова Рәсүләләр призер булдылар. Алар 26 апрель көнне КФУда әлеге чараның йомгаклау кичәсендә катнаштылар. Укучыларыбызга диплом һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук алар КФУга укырга кергән очракта өстәмә 1 бал алу хокукына ия булдылар. Молодцы, кызлар!
-
Тукай айлыгы дәвам итә. 26.04.2016
Укучыларыбыз район күләмендә уздырылган ярышларда гына катнашып калмыйча, күрше районнар уздырган бәйгеләрдә дә катнашалар. Арча районы уздырган “Тукайга ияреп”дип исемләнгән яшь иҗатчылар бәйгесендә актив катнашып 8 сыйныф укучысы Сафиуллина Лилия сертификат белән, ә 6 сыйныф укучысы Шәрипов Дилүс, 3 урынны алып, грамота белән бүләкләнде. Яшь шагыйрьләр, иҗат чишмәләрегез саекмасын!