муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
E-Mail: | jang-04@mail.ru, Sya.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 113 учащихся, 32 воспитанника/113 укучы, 32 бала |
У нас учат: | 20 учителей, 4 воспитателя, 1 совместитель/20 укытучы, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << ( 151 ) 152 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
“Янәшәбездә ветеран!” 26.04.2016
“Янәшәбездә ветеран акциясе кысаларында Яңгул һәм Иске Көшкәт авылында яшәүче ветераннарга бүләкләр өләшенде. Әлеге чарада Яңгул авыл җирлеге башлыгы һәм Яңгул урта мәктәбе коллективы катнашты. Җирлек башлыгы ветераннарга бүләкләр тапшырды, ә мәктәп укучылары аларны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән тәбрикләделәр. Арабызда санаулы гына калган ветераннарыбызны онытмыйк!
-
“Хезмәтне саклау- балалар күзлегеннән” 24.04.2016
Район күләмендә “Хезмәтне саклау- балалар күзлегеннән” дип исемләнгән рәсем конкурсы уздырылды. Әлеге конкурста 4 сыйныф укучысы Ризванова Диләрә һәм 5 сыйныф укучысы Ибрагимова Гүзәлләр катнаштылар һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.
-
“Әйдәгез, өмәгә!” 23.04.2016
Мәктәп күләмендә язгы өмә уздырылды. Өмәдә барлык укучылар һәм укытучылар катнашты. “Күмәк көч тау күчерә” дигәннәр борынгылар. Берничә сәгать тырышып эшләгәннән соң мәктәп тирәсе матурланып, чистарып калды. Ә хәзер барыбызга да әле чисталыкны сакларга гына калды.
-
Татарча көрәш бәйгесе дәвам итә. 23.04.2016
Район күләмендә Тукай исемендәге җәмгыять призына 1998елда һәм аннан да соңрак туган яшүсмерләр арасында татарча көрәш ярышы узды. Әлеге ярышта мәктәбебез командасы 2 урынны яулады. Үз үлчәү авырлыкларында җиңү яулаучылар: Юсупов Р., Рафиков И., Гайнетдинов И., Хабибуллин Р., Асхадуллин А. Молодцы, егетләр!
-
“Үлгәннәрнең каберен бел...” 22.04.2016
Шәфкатьлелек атнасы дәвам итә. Атна дәвамында эшләгән изге эшләребезнең берсе-ул Советлар Союзы Герое Габдулла Гарифуллинның каберен чистарту булды. 8 сыйныф укучылары кабер тирәсен иске чирәмнәрдән, яфраклардан арындырдылар.
-
«Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә катнаштык. 22.04.2016
Мәктәбебезнең сәнгать сөюче укучылары ел саен «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә актив катнашалар. Бу уку елында да әлеге фестивальдә бию коллективы һәм җырчыларыбыз Хабибуллин Рифнур, Валиев Рәсимнәр катнашты. Алар уңышлы чыгыш ясап, йомгаклау концертында катнашу хокукына ия булдылар һәм анда да сынатмадылар. Бию коллективына “Хореография” номинациясендә, җырчыларыбызга “Вокал-соло” номинациясендә җиңүчеләр буларак грамоталар тапшырылды.
-
«Күңелле стартлар» 22.04.2016
“Спортлы Татарстан” атналыгы кысаларында башлангыч сыйныф укучылары өчен “Күңелле стартлар” уены үткәрелде. Спорт өлкәсенә кагылышлы мавыктыргыч сораулар, кызыклы уеннар укучыларга бик ошады. Балалар рәхәтләнеп ярыштылар.
-
“Чиста тәрәзәләр” акциясе 21.04.2016
“Язгы шәфкатьлелек атнасы” кысаларында мәктәптә “чиста тәрәзәләр” акциясе уздырылды. Акция барышында укучылар сыйныф тәрәзәләрен чистарттылар.
-
“Бердәм Тукай дәресләре” 20.04.2016
Мәктәптә Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган “Бердәм Тукай дәресләре” уздрылды. Әлеге дәресләрдә укучылар Тукай иҗатына багышланган викториналарда катнаштылар, әкиятләрен карадылар, аның сүзләренә язылган җырлар тыңладылар. Дәрес безнең милли гимныбызга әйләнгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
-
“Шәфкатьлелек акциясе” 20.04.2016
“Язгы шәфкатьлелек акциясе” кысаларында мәктәп күләмендә дә шәфкатьлелек акциясе уздырылды. Иртән укучылар үзидарәсе членнары һәр сыйныфта “нәрсә ул шәфкатьлелек?” дигән темага әңгәмә уздырдылар, укучыларга шәфкатьлелек эмблемалары тараттылар һәм көн дәвамында һәр укучының яхшы эшләр генә эшләргә тиеш икәнлеген искәрттеләр.