муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
E-Mail: | jang-04@mail.ru, Sya.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 113 учащихся, 32 воспитанника/113 укучы, 32 бала |
У нас учат: | 20 учителей, 4 воспитателя, 1 совместитель/20 укытучы, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 151 152 ( 153 ) 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Сыерчык оялары парады.
04.04.2016
“Марш парков” акциясе кысаларында мәктәп күләмендә сыерчык ояларына конкурс игълан ителде. Конкурсны башлангыч сыйныф укучылары башлап җибәрде. Иң матур оялар район күләмендә узачак конкурска җибәреләчәк, калганнарын һәр укучы үзе теләгән агачка беркетәчәк.
-
“Аҗаган-2016”
02.04.2016
Район күләмендә “Аҗаган-2016” ярышы булып узды. Әлеге ярышта мәктәптән 10 кешедән торган команда катнашты. Алар стройда йөрү, автомат сүтеп җыю, турникта тартылу, граната ату, оджимание ясау, визитка күрсәтү, сорауларга җавап бирү кебек ярышларда катнаштылар. Барлык төр конкурсларны уңышлы үтеп команда 2 урынны яулады. Аерым төр ярышларга килгәндә автомат сүтеп җыю буенча 1урынны, стройда йөрү буенча 3 урынны яуладылар. Молодцы егетләр, кызлар!
-
Габдулла Тукайга-130 ел!
01.04.2016
Мәктәп күләмендә “Туган тел “айлыгын ачу тантанасы үткәрелде. 5 сыйныфлар Тукайның шигырьләрен сөйләделәр. 6нчы сыйныфлар ,Тукайга багышлап,стенд төзеп куйдылар. Татар теле укытучылары ”Туган тел” айлыгының планы белән таныштырдылар.
-
«Иң шәп вожатый-2016”
31.03.2016
Район күләмендә “Иң шәп вожатый-2016” конкурсы уздырылды. Әлеге конкурста 14 укучы катнашты. Шулар арасында мәктәбебезнең 10 сыйныф укучысы Закирова Гөлүсә дә бар иде. Әлеге ярышта Гөлүсә барлык сынауларны да уңышлы үтеп “Иң эрудицияле отряд вожатые” исеменә лаек булды. Аңа истәлекле бүләк һәм грамота тапшырылды.
-
“Хыял” балалар оешмасы членнары район конкурсында призлы урыннар яулыйлар.
28.03.2016
Уку елы дәвамында балалар оешмалары арасында “Детство без границ” дип исемләнгән халыкара фестиваль уздырыла. Әлеге фестиваль кысаларында район күләмендә уздырылган “В добрый путь!” дип исемләнгән сациаль проектлар конкурсында 10 сыйныф укучысы Закирова Гөлүсә 3 урынны, “За Родину, добро и справедливость” исемле презентацияләр конкурсында “Хыял” балалар оешмасы 2 урынны, “Сказки народов мира” исемле рәсем конкурсында 10 сыйныф укучысы Мубаракова Ләйлә 2 урынны, 2 сыйныф укучысы Шакиров Инсаф 1 урынны яуладылар. Шулай ук “Старт наследников 2015” конкурсында катнашып Ахмадуллина Илүсә һәм Закирова Гөлүсәләр җиңүче буларак грамоталар белән бүләкләнделәр.
-
Авылдашыбыз Габделфәрт Рафиков истәлегенә татарча көрәш бәйгесе.
26.03.2016
Район күләмендә, авылдашыбыз Габделфәрт Рафиков истәлегенә уздырылган көрәш ярышында, мәктәбебез командасы 1 урынны яулады. Үз үлчәү авырлыкларында Рафиков Инсаф, Рафиков Илсаф, Хабибуллин Руфилләр 1урынны, Бектурсунов Наил, Юсупов Русланннар 2 урынны, Хабибуллин Рифнур, Галиев Инсаф, Кузнецов Кирилл, Зайцев Тимурлар 3 урынны яуладылар. Молодцы!
-
Армспортта да сынатмыйбыз.
23.03.2016
Район күләмендә Фагил Гайнетдинов призына уздырылган кул көрәше ярышында мәктәбебез командасы 2 урынны яулады. Менә безнең батырларыбыз: Галимуллин Айнур, Хабибрахманов Руслан, Багауетдинов Альфир
-
Волейболда да җиңү яуладык.
22.03.2016
Район күләмендә 2002-2003 елгы кызлар һәм егетләр арасында уздырылган волейбол ярышында мәктәбебезнең волейбол командасы уңышлы чыгыш ясап кайтты. Кызлар командасы 2нче, егетләр командасы 3нче призлы урынны яуладылар. Алга таба аларның тагын да зуррак уңышларга ирешүен теләп калабыз.
-
РСФСРның татар-башкорт көрәше буенча спорт остасы Фидаил Шакиров истәлегенә районара көрәш турниры.
19.03.2016
Фидаил Шакиров истәлегенә уздырылган районара татарча көрәш турнирында катнашып, мәктәбебезнең көрәшчеләр командасы 1 урынны алып кайтты. Безнең батырлар: Зайцев Тимур, Рафиков Инсаф, Кузнецов Кирилл, Юсупов Руслан, Хабибуллин Руфил, Рафиков Илсаф.
-
«Су анасы артыннан»
14.03.2016
4 сыйныф укучылары Г Тукай әсәрләре буенча”Су анасы артыннан” дип исемләнгән әкиятне сәхнәгә куйдылар. Укучылар әлеге әкият белән “Гөлчәчәк” балалар бакчасында да чыгыш ясадылар. Нәниләр укучыларыбызның чыгышын бик яраттылар. Тәрбиячеләр укучыларга нәниләргә матур бүләк ясаганнары өчен зур рәхмәт әйтеп, кабат үзләренә чакырып, озатып калдылар.