муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
E-Mail: | jang-04@mail.ru, Sya.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 113 учащихся, 32 воспитанника/113 укучы, 32 бала |
У нас учат: | 20 учителей, 4 воспитателя, 1 совместитель/20 укытучы, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 ( 159 ) 160 >>
-
Инглиз теленнән мониторинг.
26.11.2015
Бүген 4, 6, 8 сыйныф укучылары инглиз теленнән мониторинг эшләделәр.
-
«Ана - бөек исем...»
26.11.2015
5-11 сыйныф укучыларының әниләре өчен «Ана - бөек исем...» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе уздырылды. Укучылар көче белән әзерләнгән тирән эчтәлекле бәйрәм концерты әниләрнең күңеленә хуш килде. Шулай ук укучыларның әниләре турында ясалган буклетлардан күргәзмә оештырылды.
-
Тарих атналыгы дәвам итә.
25.11.2015
Тарих атналыгы кысаларында 8 сыйныфларда Гөлчәчәчәк Илфаковна тарихтан ачык дәрес күрсәтте. Дәрескә әти-әниләр һәм укытучылар чакырылды.
-
“Кадерледән кадерле әниләр”!
25.11.2015
Мәктәбебездә әниләр көненә багышланган бәйрәм чаралары башланып китте. Бүген 1-4 сыйныф укучыларының әниләре мәктәпкә кунакка килделәр. Аларга укучылар көче белән зур концер күрсәтелде, чәй табыны әзерләнде.
-
“Детская общественная приемная”
24.11.2015
Республика күләмендә “ Детская общественная приемная” проектында катнашып, 10 сыйныф укучысы Мубаракова Ләйлә берничә тур конкурс узып җиңү яулады. Ул бүгенге көндә “Пламя” лагеренда районыбыздан делегат буларак катнаша.
-
Лидерлар слетта.
24.11.2015
Район күләмендә балалар оешмаларының слеты булып узды. Слетка мәктәбебезнең иң актив укучылары Закирова Гөлүсә, Мубаракова Ләйлә, Ахмадуллина Илүсәләр делегат итеп сайланды. Әлеге укучылар Слетның тантаналы ачылышында катнаштылар. Икенче өлештә грауппаларга бүленеп балалар оешмасының яңа уставын, ел дәвамында узучы конкурс проектарын тикшерделәр, үзгәрешләр керттеләр. Ахырдан Республика күләменә узачак слетка делегатлар сайлауда катнаштылар. Мәктәбебез укучысы Мубаракова Ләйлә әлеге слетка бару хокукына ия булды.
-
Без-көрәшле халык!
23.11.2015
Район күләмендә ООО “Труд” призына 1999 елгы һәм аннан яшьрәкләр арасында татар-башкорт көрәше буенча ярыш булып узды. Әлеге ярышта мәктәбебез командасы 2 урынны яулады. Үз авырлыкларында Хабибуллин Рифнур, Юсупов Руслан, Хабибуллин Руфил- 1урынны; Рафиков Илсаф-2 урынны; Зайцев Тимур, Кузнецов Кирилл, Ризванов Инсаф-3 урынны яуладылар.
-
Тарих атналыгы.
23.11.2015
Мәктәбездә фән атналыклары оешкан төстә үтә. Бүген иртәнге линейкада тарих атналыгын ачу тантанасы булды. Тарих укытучысы Гөлчәчәк Илфаковна атналыкның программасы белән таныштырды, укучылар көче белән әдәби-музыкаль монтаж куелды.
-
Олимпиадалар бара.
21.11.2015
Район күләмендә фән олимпиадаларының муниципаль этабы бара. Әлеге олимпиадаларда укучыларыбыз актив катнашырга тырыша. Геологиядән узган олимпиадада мәктәбебез укучысы Шәфигуллин Искәндәр призер булды. Искәндәргә алга таба тагын да зуррак уңышларга ирешүен, укытучысы Эльмира Равилевнага да хезмәтендә уңышлар, сәламәтлек теләп калабыз.
-
Толерантлык дәресе
18.11.2015
Сыйныфларда толерантлык буенча сыйныф сәгатьләре уздырылды. Әлеге дәресләрдә укучыларны бер-береңне, янәшә тирәдәгеләрне, төрле милләт кешеләрен хөрмәт итү, сабыр һәм түзем булып кала белү юллары аңлатылды, презентацияләр күрсәтелде.