муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
E-Mail: | jang-04@mail.ru, Sya.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 113 учащихся, 32 воспитанника/113 укучы, 32 бала |
У нас учат: | 20 учителей, 4 воспитателя, 1 совместитель/20 укытучы, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 141 142 ( 143 ) 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
"Хыял" балалар оешмасында яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре башланды. 06.12.2016
"Хыял" балалар оешмасында яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре башланып китте. Үзидарә әгъзалары бүген җыелышып эш бүлештеләр, бәйрәмгә мәктәпне бизәү, концерт программалары төзү, маскалар әзерләү буенча фикер алыштылар.
-
Тарих атналыгы башланды. 05.12.2016
Мәктәбебездә фән атналыклары дәвам итә. Бу атна дәвамында тарих атналыгы узачак. Бүген әлеге атналык кысаларында тарих укытучысы Гөлчәчәк Илфаковна 11 сыйныфларда ачык дәрес күрсәтте.
-
ОГЭга әзерлек дәвам итә. 02.12.2016
Бүген 9 сыйныф укучылары ОГЭга әзерлек максатыннан рус теленнән сынау имтиханы эшләделәр.
-
"Стоп ВИЧ/СПИД" 02.12.2016
"Стоп ВИЧ/СПИД" Бөтенсоюз акциясенә кушылып мәктәптә барлык классларда да бердәм дәрес уздырылды. Әлеге дәресләрдә укучыларга СПИДның куркыныч чир икәнлеге аңлатылды, презентацияләр, видеороликлар күрсәтелде.
-
Нәфис сүз конкурсы 02.12.2016
5-9 сыйныф укучылары арасында әниләргә багышланган шигырь конкурсы уздырылды. Конкурста барлыгы 13 укучы катнашты. Нәтиҗәләре түбәндәгечә булды. 1 урында-Багуетдинов И., Хабибуллин Р., 2 урында- Гарипова Г., Ризванова Д., Сафиуллина Л., 3 урында-Асхадуллина И., Габделхакова Р., Фәләхетдинова Д., Муллахметова А.,Зиннатуллина А., Ашрапов Р.,Фазлыев И., Шарипова Г. Әлеге укучыларга мәктәп грамоталары тапшырылды.
-
"Бәйрәм белән, әнием!" 30.11.2016
Мәктәбебездә әниләрне хөрмәтләү кичәләре дәвам итә. Бүген "Хыял" балалар оешмасының 5-11 сыйныф укучылары үзләренең әниләрен мәктәпкә дәштеләр. Әниләребезгә укучылар көче белән тирән эчтәлекле кичә оештырылды. Әниләргә бүләк ителгән моңлы җырлар, дәртле биюләр, хисле шигырьләр чын йөрәктән иде. Шулай ук бәйрәм кичәсендә "Кичер мине, әнкәй" әсәреннән өзек тә күрсәтелде. Бәйрәм кичәсеннән һәркем зур канәгатьләнү хисе белән таралды.
-
ОГЭга әзерлек бара 29.11.2016
Тугызынчы сыйныф укучылары ОГЭга әзерлек максатыннан математикадан сынау имтиханы эшләделәр.
-
Әниләр бәйрәме дәвам итә. 29.11.2016
Әниләр көне уңаеннан 1-4 сыйныф укучылары әниләрен бәйрәмгә дәште. Алар кадерле әниләренә үз куллары белән ясаган матур сувенир-открыткалар тапшырдылар. Икенче өлештә "минем әни иң җитезе" дип исемләнгән күңелле ярыш уздырылды. Ярышта әниләр дә, балалар да актив катнашты.
-
"Хыял" балалар оешмасында киңәшмә узды. 28.11.2016
"Хыял" балалар оешмасының үзидарә членнары чираттагы җыеннарын уздырдылар. Җыенда укучылар яңа елга әзерлек эшләрен башлау турында сөйләштеләр. Шулай ук район балалар оешмасы советы члены Диләрә Хайруллина кыскача үзе катнашкан лидерлар җыены турында сөйләде. Әлеге җыенда "Детская общественная приемная" проекты члены Ләйлә Мубаракова да катнашты. Ул әлеге проектның бу уку елында да дәвам итүен әйтте, проектның максаты һәм бурычлары белән кабат таныштырды.
-
Без-тагын көрәштә. 26.11.2016
Мәктәбебезнең көрәшчеләр командасы Чепья авылында ООО "Труд" призына уздырылган ярышта катнаштылар. Әлеге ярышта 3 укучыбыз призлы урын алуга иреште һәм мәктәп командасы 4 урынга лаек булды.