муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
E-Mail: | jang-04@mail.ru, Sya.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 113 учащихся, 32 воспитанника/113 укучы, 32 бала |
У нас учат: | 20 учителей, 4 воспитателя, 1 совместитель/20 укытучы, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 ( 147 ) 148 149 150 >>
-
Дискотека узды
14.10.2016
9-11 сыйныф укучылары өчен дискотека оештырылды. Тыгыз уку атнасыннан соң укучылар рәхәтләнеп ял иттеләр, күңел ачтылар. Дискотеканы 11 сыйныф укучылары оештырды. Кичә күңелле узды.
-
“Хыял” балалар оешмасы членнары рейдта.
13.10.2016
Үзидарә членнары сыйныф почмакларын һәм дәреслекләр тотылышын тикшерү буенча рейдлар уздырдылар. Кимчелекләре булган укучыларга кисәтү ясалды һәм кабат тикшерү уздырылачагы әйтелде.
-
Армспортта да сынатмыйбыз!
11.10.2016
Мәктәбебез укучылары спорт түгәрәкләренә бик теләп йөриләр, нәтиҗәсе дә куанырлык.Узган атнада район күләмендә узган армспорт ярышында мәктәбебездән 8 укучы призлы урын алуга иреште. Алга таба да сынатмагыз!
-
Волейболда безнекеләр беренче!
10.10.2016
Район күләмендә 2002-2003нче елгы кызлар арасында волейбол ярышы булып узды. Әлеге ярышта мәктәбебездән волейбол түгәрәгенә йөрүче кызлар командасы катнашты. Кызларыбыз уңышлы чыгыш ясап беренче урынга лаек булдылар. Молодцы кызлар!
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы бара.
07.10.2016
Атна дәвамында мәктәп күләмендә башлангыч сыйныфлар атналыгы бара. 1-4 сыйныфлар арасында “иң чиста дәфтәр”, “иң күп китап укучы” конкурслары узды, “большие гонки” уенында укучылар теләп катнашты. Әти-әниләр белән берлектә әзерләнгән “табигый материаллардан ясалган композицияләр” конкурсы да оешкан төстә узды. Атналыкны йомгаклап актив катнашкан укучыларга мәктәп грамоталары тапшырылды.
-
“Укытучыңны котла!” акциясе
05.10.2016
Укытучылар көне уңаеннан мәктәп күләмендә “Укытучыңны котла!” акциясе уздырылды. Акция барышында үзидарә членнары укытучыларны бәйрәм белән котлап открыткалар тапшырдылар һәм бәйрәм концерты куйдылар.
-
“Бәйрәм белән, өлкәннәр!”
03.10.2016
-
“Без көрәшле халык!”
03.10.2016
Район күләмендә Рафил Галимуллин истәлегенә татарча көрәш бәйгесе уздырылды. Әлеге ярышта мәктәбебезнең көрәшчеләр командасы уңышлы чыгыш ясады һәм традицияне бозмыйча призлы урынга керделәр. Безнекеләр-беренче! Молодцы, егетләр!
-
Спартакиада
02.10.2016
29 сентябрьдә мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасында мәктәп директоры Сафиуллин Наил Шамилевич җитәкчеләр арасында йөгерү ярышында беренче урынны яулады. Котлыйбыз!
-
“Янәшәбездә өлкәннәр!” акциясе узды.
01.10.2016
1 октябрь- өлкәннәр көне уңаеннан мәктәп укучылары “янәшәбездә- өлкәннәр!” дип исемләнгән акциягә чыктылар. Алар мәктәптә эшләп лаеклы ялга чыккан укытучыларга һәм техник хезмәткәрләргә котлау открыткалары һәм чәчәк бәйләмнәре илттеләр.