муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
E-Mail: | jang-04@mail.ru, Sya.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 113 учащихся, 32 воспитанника/113 укучы, 32 бала |
У нас учат: | 20 учителей, 4 воспитателя, 1 совместитель/20 укытучы, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 139 ( 140 ) >>
-
Кошларга ярдәм итик. 09.01.2017
Һәр ел саен традицион рәвештә кошларга җимлекләр куябыз. Канатлы дусларыбыз салкын кышларны исән-имин уздырсын өчен әлеге җимлекләрне җимнәр белән тулыландырып торабыз.
-
Сынау имтиханында катнаштык 06.01.2017
9 һәм 11 сыйныф укучылары сайланма фәннәр буенча район үзәгендә уздырылган сынау имтиханында катнаштылар.
-
ЦВР түгәрәге эшли. 05.01.2017
Мәктәбебездә эшләп килүче бию һәм драма түгәрәге каникул вакытында да тулы көченә эшли. Алар түгәрәктә шөгыльләнүдән тыш саф һавада матур итеп ял да итә беләләр.
-
Хоккей мәйданчыгы тынып тормый. 03.01.2017
Каникуллар булса да мәктәпнең хоккей мәйданчыгы балалар белән тулы. Хоккей ярышлары туктап торган арада кызларыбыз тимераякта шуарга, ярышырга өлгерәләр.
-
ОГЭ һәм ЕГЭларга әзерлек дәвам итә. 30.12.2016
Каникулллар булуга карамастан 9 һәм 11 сыйныф укучылары сынауларга әзерлекне дәвам итәләр. Аларга һәр көн саен экзамен фәннәреннән консультацияләр уздырыла.
-
Яңа ел карнавалында катнаштык 27.12.2016
Мәктәбебезнең 11 сыйныф укучылары район күләмендә уздырылган яңа ел карнавалында катнаштылар.Карнавал кабатланмас мизгелләргә бай булды. Чара барышында укучылар да , тамашачылар да күп төрле биюләрнең шаһите булды, аларның тарихы белән танышты. Шулай ук егет-кызлар уеннарда катнашып, бүләкләр дә оттылар. Карнавал киче дискотека белән тәмамланды. Бәйрәм укучыларга бик ошады.
-
"Бусагада яңа 2017 ел" 24.12.2016
5-8 сыйныф укучыларының яңа ел кичәсе "Бусагада 2017 ел" дип аталды. Убырлы урлаган Кыш бабайны Кащей бессмертный табып бирде. Яхшы гамәле өчен Кащейга концерт номерлары бүләк ителде. Берсеннән-берсе кызыклы маскалар, концерт номерлары бәйрәмгә ямь өстәде. Укучыларыбызның чыгышлары әти-әниләрнең дә, килгән кунакларның да күңеленә хуш килде.
-
"Саумы, әтәч елы!" 24.12.2016
Мәктәптә яңа ел бәйрәмнәре бара. Бүген 1-4 сыйныф укучылары өчен "Саумы, әтәч елы!" дип исемләнгән әкият-тамаша уздырылды. Укучылар әлеге чарада актив катнаштылар, Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен теләп күрсәттеләр. Кыш бабайның зур чанага төяп алып килгән бүләкләренә алар чын күңелдән шатландылар. Күмәк җырлар, биюләр, сәхнәләштерелгән әкиятләр бәйрәмгә матурлык өстәде.
-
"Зәңгәр ут яктысында" 23.12.2016
9-11 сыйныф укучылары мәктәпнең яңа ел бәйрәмнәрен башлап җибәрделәр. Алар өчен "Зәңгәр ут яктысында" дип исемләнгән кичә оештырылды. Кичәне 11 сыйныф укучылары алып барды. Бәйрәм дәвамында яңа ел җырлары җырланды, матур биюләр башкарылды, укучыларыбыз тарафыннан куелган мәзәкләр көчле алкышларга күмелде. Соңыннан бәйрәм дискәтүге уздырылды. Кыш бабай белән Кар кызына, яңа ел Әтәченә дә бәйрәм бик ошады.
-
Әти-әниләр җыелышы узды. 22.12.2016
Мәктәбебездә әти-әниләр жыелышы булып узды. Анда уку һәм тәрбия торышы турында сөйләшенде,каникуллар алдыннан тагын бер кат балаларның иминлеген кайгырту турында искәртелде. Жыелышта шулай ук ПДН инспекторы, психолог, МЧС хезмәткәрләре дә чыгыш ясады.