муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
E-Mail: | jang-04@mail.ru, Sya.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 113 учащихся, 32 воспитанника/113 укучы, 32 бала |
У нас учат: | 20 учителей, 4 воспитателя, 1 совместитель/20 укытучы, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 141 142 143 144 ( 145 ) 146 147 148 149 150 >>
-
Мәктәптә инглиз теле атналыгы дәвам итә. 11.11.2016
Мәктәптә инглиз теле атналыгы дәвам итә. Бүген укучылар көче белән инглизча концерт куелды. Сәхнә сөюче укучылар инглиз телендә җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр.
-
«Сулыклар янында сак бул!» 11.11.2016
Классларда “Сулыклар янында сак бул!” темасына тәрбия сәгатьләре узды. Укучыларга сулыклар янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре тагын бер кат аңлатылды, тема буенча презентацияләр күрсәтелде.
-
Әти-әниләр җыелышы 10.11.2016
Башлангыч сыйныфларда әти-әниләр җыелышлары булып узды. Җыелышта әти-әниләр I чирек нәтиҗәләре белән таныштылар. Шулай ук ут-су , интернет куркынычсызлыгы, балалар иминлеге турында сөйләшенде.
-
«Хыял» балалар оешмасында үзидарә җыены узды. 09.11.2016
“Хыял” балалар оешмасында чираттагы үзидарә утырышы уздырылды. Үзидарә членнары 1 чиректәге эшчәнлеккә нәтиҗә ясадылар, алда торган бурычлар турында сөйләштеләр.
-
ВПР 09.11.2016
Бүген 2 сыйныф укучылары рус теленнән Россия күләмендә узучы контроль эш эшләделәр. Әлеге эш өстәмә биремнәр белән контроль күчереп язудан торды.
-
“Инглиз хәрефләре бездә кунакта” 08.11.2016
Инглиз теле атналыгы кысаларында 1-4 сыйныф укучылары арасында “Инглиз хәрефләре бездә кунакта” дип исемләнгән чара узды. Әлеге хәрефләрдән күргәзмә ясалды.
-
Инглиз теле атналыгы башланды. 07.11.2016
Мәктәп күләмендә инглиз теле атналыгы игълан ителде. Иртәнге линейкада инглиз теле укытучысы Гөлнар Мударисовна атналыкның программасы белән таныштырды һәм укучыларны атналыкта актив катнашырга чакырды.
-
Интернет конкурсларда да катнашабыз. 06.11.2016
Укучыларыбыз район, республика күләмендәге конкурсларда гына катнашып калмыйча, интернет конкурсларда да катнашып грамоталар алалар. Учи.ру сайтында рус теленнән олимпиадада катнашып 3 сыйныф укучылары дипломнарга ия булдылар.
-
Армспортта призлы урыннар алдык. 05.11.2016
Татарстан беренчелегенә Түбән Кама шәһәрендә узган армспорт ярышында мәктәбебез укучылары да катнашты һәм уңышлы чыгыш ясадылар. 2002-2003 нче елгы егетләр һәм кызлар арасында узган ярышта Галимуллин Айнур, Багауетдинов Альфир һәм Хабибрахманов Русланнар призлы урыннарга ия булдылар. Алга таба да сынатмагыз егетләр!
-
“Детская общественная приемная” 03.11.2016
Бала хокукларнын яклау буенча ярдәмче Ләйлә Мубаракова 1-6 сыйныф укучылары өчен укучыларның хокуклары һәм бурычлары дигән темага әңгәмә уздырды. Шулай үзе катнашучы “Детская общественная приемная” республика проекты турында укучыларның кабат исенә төшерде.