Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 19 |
| Телефон: | +7(843)-682-54-10 |
| E-Mail: | Ds.N2baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Балтасинский детский сад №2" |
| Руководитель: | Хакимова Лилия Гаднановна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 127 воспитанников/Бездә 127 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 13педагогов/Бездә 13 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97 98 99 100 >>
-
Этномәдәни компонент гамәлдә 30.11.2016

Балалар бакчасының төп белем бирү программасының бурычларын тормышка ашыру - этномәдәни компонентны гамәлдә башкару белән үрелеп бара. Педагогик киңәшмә №2 дэ ЭМК ның айрылгысыз өлешләре: туган як табигате, социаль-мәдәни кыйммәтләр, милли культура белән таныштыру, билингваль белем бирү өчен шарталар тудыру кебек сораулар каралды. Әлеге юнәлештә педагогик эшчәнлекнең эффективлыгын арттыруга юнәлтелгән карарлар кабул ителде.
-
Сак булыгыз, бозлавык! 28.11.2016

Өлкәннәр һәм балалар ,
Аяк асты бик хәтәр!
Хәвеф-хәтәрне кисәтик-
Бозлавык белән көрәшик!
Рәхмәт әйтер әбиләр,
Рәхмәт әйтер бәбиләр.
Яхшы эш эзсез югалмас
Үзебезгә кире кайтыр!
-
Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә! 25.11.2016

Әнием минем матур,
күзләре якты, көләч.
Шундый күңелле була,
ул өйгә кайтып кергәч.
Мин елышам әнигә,
әни миңа елыша.
Битләре аның кайнар,
ә куллары йоп-йомшак.
Конфет та кирәк түгел,
кирәк түгел курчак та,
Чөнки мин әниемне
алдым инде кочаклап.
Уртанчылар төркемендә "Әниләр көне"нә багышланган бәйрәм иртәсе уздырылды.
-
Әни. Нинди зур сүз бу! 25.11.2016

Менә син иртә белән йокыдан уяндың да күзләреңне ачтың. Бүлмә кояш нуры белән балкып тора. Өйдә тәмле аш исе аңкый. Синең өc-баш киемнәрең урындыкка пөхтәләп җыеп куелган. Сиңа рәхәт-рәхәт.
Син шул вакытта үзең дә сизмәстән «әни» дип эндәшәсең. Нигә? Чөнки хәзер бу иртәнге сәгатьтә синең йөрәгеңдә шатлык тыпырчына һәм ул менә хәзер «әни» дигән сүз булып синең күкрәгеңнән очып чыкты да ананың күңеленә барып кунды. Ананың йөзе елмайды, күзләре энҗе ташлары кебек ялтырап китте. Нигә? Чөнки «әни» дигән сүз белән аңа бу иртәнге сәгать тагы да матуррак булып китте. Аның күңеле татлы хисләр белән тулды. Тормыш синең телең аркылы шулай үзенең иң бөек юлдашын, армас-талмас хезмәтчесен котлады.
Әни. Нинди зур сүз бу!
Кеше үз гомерендә шул сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, ул сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки «әни» дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә! Н.Дәүли.
Мәктәпкә әзерлек төркемендә - 2 "Әниләр көне"нә багышланган бәйрәм иртәсе уздырылды.
-
Әнием-кояшым! 24.11.2016

Әнием (Р.Миңнуллин)
Син, әнием, минем өчен
Бу дөньяда бер генә.
Елмайганда йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә.
Тыңлап бишек моңнарыңны,
Елавым басылган бит.
Телем дә минем иң әүвәл
"Әннә” дип ачылган бит.
Зурлар төркемендә "Әниләр көне"нә багышланган бәйрәм иртәсе уздырылды.
-
Иң кадерле кеше җирдә - Әни! 23.11.2016

Син әнием минем өчен
Бу доньяда бер генә!
Елмайганда йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә!
Кечкенәләр төркемендә "Әниләр көненә" багышланган бәйрәм үткәрелде.
-
Тиздән әниләр бәйрәме! 19.11.2016

Тырыш булырмын, әни,
Әйбәт булырмын, әни!
Сине мин бик яратам,
Сөендерермен, әни!
Зурлар төркемендә әниләр көненә әзерләнү бара.
-
Бөек Британиягә сәяхәт! 18.11.2016

Мәктәпкә әзерлек төркемендә - 1 һәм 2 инглиз теле атналыгы уңаеннан Бөек Британия турында кызыклы презентация күрсәтелде.
-
Игътибар, бозлавык! 16.11.2016

Бозлы яңгырлар яву, һава торышының гел үзгәреп торуы, җәяүлеләр өчен юллар куркынычка әверелде. Юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшереп, әти-әниләргә “Игътибар, бозлавык! Бозлавыклы юлда ничек имгәнү алмаска!” дигән белешмә таратылды.
-
"Туган көнемдә" 15.11.2016

Эйе шул, мин кечкенә
Миңа бары өч кенә.
Өчтә генә булсам да
Зур үскәнем күренә!
Кечкенәләр төркемендә күңел ачу вакыты.








