Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 19 |
| Телефон: | +7(843)-682-54-10 |
| E-Mail: | Ds.N2baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Балтасинский детский сад №2" |
| Руководитель: | Хакимова Лилия Гаднановна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 127 воспитанников/Бездә 127 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 13педагогов/Бездә 13 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 91 ) 92 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Карга боткасы тәмле булды! 22.03.2017

Менә ямьле, җылы яз җитте. Тиздән, бик тиздән туган якларын сагынып кошлар кайтырлар. Алар хөрмәтенә "Карга боткасы" дип исемләнгән борынгы татар халкының милли бәйрәмен уздырдык.
Өйдәме түтәй, җәтрәк бир күкәй,
Бирсәң безгә өч күкәй,
Тавыгың салыр 100 күкәй.
Май кирәк, ярма кирәк
Карга туена бар да кирәк!
-
Гаиләләр белән бергәләп. 20.03.2017

17 март көнне уртанчылар төркемендә "Мин һәм минем сәламәтлегем" темасына әти-әниләр җыелышы узды. Җыелышта район мәгариф идарәсеннән психолог Закирова Г.Н. катнашты, Ул әти-әниләргә балалар сәламәтлегенә кагылышлы файдалы киңәшләр әйтте, тест-уеннар үткәрде. Балалар бакчасы шәфкать туташы Низмутдинова А.М. "Баланың сәламәтлеге безнең кулларда!" темасына тулы чыгыш ясады. Очрашу "түгәрәк өстәл" артында ике як өчен дә файдалы узды.
-
"Әкияттә-кунакта" 17.03.2017

"Рус теле атналыгы" дәвам итә. 16 март көнне яраткан әкият геройлары балаларны "Әкияттә -кунакта" дип исемләнгән уен-викторинага чакырды. Уен-викторинада капма-каршы командаларны 2 мәктәпкә әзерлек төркеме төзеде, убырлы карчык алып барды, Хөкемдарлар ролен әкият геройлары - җен, су анасы, үлемсез кощей башкарды. Әдәби чарада балалар үзләренең әкиятләр турында белемнәрен күрсәтте. Уен -викторина да дуслык җиңде.
-
"Күңелле тамаша" 17.03.2017

Бик бай эчтәлекле һәм күңелле мизгелләр белән истә калырлык булып рус теле атналыгы узды. Бүген йомгаклау чарасы, фольлор бәйрәм – “Русская ярморка” гөрләп узды. Табигать тә безне бәйрәм белән котлады, кояш нурларын җылырак, яктырак сипте. Бәйрәмнең иң матур бизәкләренең берсе – алып баручылар, борынгы Русьтагы сәйяр җырчы-музыкантлар (скоморохи) булды. Бәйрәм балалар башкаруындагы рус халык авыз иҗаты әсәрләре, уеннары белән урелеп барды. Кыскасы, уен-көлкегә, шаяруга бай әлеге чара барыбызга да күтәренке кәеф бирде.
-
15.03.2017

"Рус теле атналыгы" кысаларында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары рус халык кәсебе таварлары, аларга төшерелгән бизәкләр турында белемнәрен тулыландырдылар һәм камилләштерделәр. Рус теле тәрбиячесе Городец һәм Гжель бизәкләре турында мәгълүматны бик тулы һәм бай эчтәлекле презентация аша җиткерде. Соңыннан балалар әзер өлгеләрне милли бизәкләргә хас төсләргә буядылар. Әлеге эшләрдән барыбызның да күнелләрне сөендереп тора торган күргәзмә ясалды.
-
Күрше балалар бакчасындагы дусларга! 15.03.2017

Бүген мәктәпкә әзерлек 2 төркеме балалары күршедә генә урнашкан "Балтач 1 нче номерлы балалар бакчасы" да кунакта булдылар. Кунакка буш кул белән генә барып булмый. Күчтәнәчкә "Куян өе" әкиятенең рус телендә сәхнәләштерелгән күренешен алып бардылар. Нәни артистларның уены тамашачылар күңеленә хуш килде.
-
"Шалкан" әкияте бездә кунакта 14.03.2017

Бүген зурлар төркеме балалары рус халык әкияте "Шалкан" ны рольләргә бүлеп башкардылар. Нәни артистлар театраль күренешне тамашачы-дусларына рус телендә җиткерделәр. Балаларда дуслык, тырышлык, ярдәмчеллек кебек сыйфатларны формалаштыруда әкиятләрнең роле бик зур.
-
Бездә рус теле атналыгы 13.03.2017

13.03-17.03 көннәрендә МББУ дә "Рус теле атналыгы" уздырыла.Программа кысаларында балалар белән күп кенә мавыктыргыч, кызыклы, интеллектуаль чаралар, театраль күренешләр планнаштырыла.
-
Тиздән, мәктәпкә! 13.03.2017

Бүген мәктәпкә әзерлек 1төркемендә әти-әниләр җыелышы узды. Әти-әниләр белән очрашуда Балтач социаль бүлегеннән психолог катнашты. Җыелышның көн тәртибендәге караласы сораудан чыгып баланың мәктәп алды өлгерешен билгели торган сыйфатлар турында сөйләштеләр. Шулау ук, әти-әни үзе баласын 1 класска укырга бирергә әзерме? шул сорауга да бергәләп җавап эзләделәр. Практик өлештә уздырылган тестлар, биремнәр дә җыелыш темасыннан чыгып уңышлы сайланган иде.
-
Кошлар-безнең дусларыбыз! 13.03.2017

2017 ел - Россиядә экология елы дип билгеләнде. Мәктәпкә әзерлек 1 төркеме балалары рус телендә "Кошларны саклыйк!" дип исемләнгән театраль күренеш өйрәнделәр. Рус теле атналыгы кысаларында әлеге күренешне әти-әниләргә һәм урта, өлкән мәктәпкәчә яшьтәге төркем балалары хозурлыгына тәкъдим иттеләр.








