Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 19 |
| Телефон: | +7(843)-682-54-10 |
| E-Mail: | Ds.N2baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Балтасинский детский сад №2" |
| Руководитель: | Хакимова Лилия Гаднановна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 127 воспитанников/Бездә 127 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 13педагогов/Бездә 13 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Хезмәттән ямь табып 11.07.2016

Түтәлләрдә үсәләр
Кыярлар һәм суганнар.
Куанып баш калкыталар
Чүп үләннән арынгач.
-
Чәчәкле таучык 08.07.2016

Зурлар төркеме уен мәйданчыгының бер почмагына апалар кечкенә тау ясадылар һәм зәвыклы итеп бизәп чәчәкләр утырттылар.
Без сипкән суны эчеп
Чәчәкләр зур үсәләр.
Чәчәкләрне тибрәтеп
Җылы җилләр исәләр.
-
Котлыйбыз! 07.07.2016

Җәйнең иң гүзәл көнендә "Балтач 2 нче номерлы балалар бакчасы" ын озак еллар җитәкләгән, бүгенге көндә лаеклы ялда булган хөрмәтле мөдиребез Якупова В.К. га 75 яшь тулды. Балалар бакчасы коллективы әлеге матур гомер бәйрәме белән чын күңелдән котлап, Венера Каюмовна һәм аның гаиләсенең шатлыгын уртаклашты.
-
Сәламәтлек сукмагы 06.07.2016

Җәйнең кояшлы, җылы чоры. Димәк, чыныгу, сәламәтлекне ныгыту өчен дә менә дигән көннәр. Балалар бакчасы территориясендә урнашкан "Сәламәтлек сукмагы" бизәлеше, мавыктыргыч сукмаклары белән балаларны үзенә тартып тора. Аяк табаннарына төрле өслекле келәмнәрдә массаж ясаганнан соң, аяк-кулларга су ванналары үткәрү дә бик ләззәтле.
-
Ураза гаете бәйрәме 04.07.2016

5 июль - Ураза гаете бәйрәме уңаеннан балалар бакчасында Балтач үзәк мәчете вәкиле Саубанова М.М белән очрашу булды. Мәдинә Мухамметовна балаларга бик аңлаешлы, үтемле итеп кайбер әхлак кагыйдәләре, бәйрәм турында кыскача мәгълүмат бирде, күчтәнәчләр таратты.Бәйрәмнәр мөбәрәк булсын.
-
Баскетбол уйнарга өйрәнәбез 01.07.2016

Саф һавада бик теләп һәм яратып без спорт уеннары уйныйбыз. Шулар арасында иң яратканы - баскетбол уены. Тупны корзинга төз итеп ата белү - әлеге уенда иң кирәкле алшарт.. Әти-әниләр ясап биргән "корзинлы сикерткә" бик уңайлы һәм мавыктыргыч. Алтын куллы әти-әниләргә зур рәхмәт..
-
Җырларга без яратабыз 30.06.2016

Безнең балалар бакчасына йөрүче нәни җырчылар Таңсылу белән Амелия вокаль ансамбль "Поющие горошинки" га бик теләп йөриләр. Күптән түгел, май аенда узган халыкара телевизион конкурс "Национальное достояние" дә катнашып алар I нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнделәр. Әфарин, кызлар! Без сезне яратабыз һәм тәбрик итәбез.
-
Тапкырлар көне 29.06.2016

Җәйнең бер матур көнен без "Тапкырлар һәм зирәкләр" көне дип атадык. Ул көнне бик күп төрле табышмак һәм башваткычлар чиштек, төрле кызыклы сорауларга бергәләп җаваплар эзләдек. Музыка җитәкчесе Дамира Дамировна уздырган "Бу нинди уен коралы?" дип исемләнгән интеллектуал очрашу бик мавыктыргыч һәм дә файдалы булды, чөнки балалар үзләрен серле музыка кораллары илендә хис иттеләр. Алар уен коралларының исемнәрен генә түгел, аларның тавышларын да танып әйттеләр, үзләре дә әлеге уен кораллары турында табышмаклар төзеделәр.
-
24.06.2016

Беренче кечкенәләр төркеме балаларын клоун үзенә кунакка чакырды. Балалар аның белән бергә төрле уеннарда катнашып күңел ачтылар.
-
"Джунглиядә спорт бәйрәме" 23.06.2016

Зурлар төркемендә бәйрәмнән бер күренеш.








