Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 19 |
| Телефон: | +7(843)-682-54-10 |
| E-Mail: | Ds.N2baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Балтасинский детский сад №2" |
| Руководитель: | Хакимова Лилия Гаднановна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 127 воспитанников/Бездә 127 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 13педагогов/Бездә 13 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
Без урамнан атлыйбыз 25.07.2016

"Зебра" юлыннан чыгабыз
Урам юлы аркылы.
Моны истә тоткан бала
Булыр һәрчак акыллы.
-
Велосипедта элдерттек ! 22.07.2016

Самокатта күбрәк кызлар йөрергә яратса, без малайлар, рәхәтләнеп велосипедта элдерттек.
Аяклары түгәрәк,
Куышалар тәгәрәп,
Үзем утырам, үзем чабам.
Әй, чабабыз, бергәләп !
-
Ял паркында 21.07.2016

Балтач бистәсенең үзәк ял паркында рәхәтләнеп ял иттек. Кызлар самокатта бик оста йөриләр, артларыннан куып та җитеп булмый. Җылы кояш астында саф һавада йөрү кәефләребезне күтәрде, хәрәкәт активлыгын төрләндерергә ярдәм итте.Тикмәгә генә олылар "Хәрәкәттә - бәрәкәт" димәгәннәр шул.
-
Нәни шахматчы 20.07.2016

Зурлар төркеменә йөрүче Камалов Сәйдәшнең иң яраткан спорт төре - шахмат. Нәни генә булса да бу өлкәдә уңышлары да шактый саллы. Сәйдәшне әлеге уңышлары белән котлыйбыз, аның белән без дә горурланабыз һәм киләчәктә дә үзенә зур җиңүләр юлдаш булуын телибе.
-
Ур-ра! Походка! 19.07.2016

Аркага астык рюкзак,
Җыендык без походка.
Барыйк әле, бергә-бергә
Бир, дускаем, кулыңны.
Яшел чирәмле болыннар,
Көтәләр безне күптән.
Хәрәкәттә - бәрәкәт бит,
Җәйне үткәрмик бушка.
-
Чияләр кызарып пеште 18.07.2016

Җәйнең иң тәмле чоры җитте. Бакчаларда җиләк-җимеш өлгерә.
Кызарып пешкән чияләр
Мине ал, ал дияләр!
-
Кызлар хыял диңгезендә 15.07.2016

Кем генә хыялланырга яратмый соң? Бу сүзләр зурлар төркеменә йөрүче кызларга бигрәк тә туры килә. Алар үрмәле үсемлекләрдән зәвыклы костюмнар иҗат иттеләр һәм безгә дә тәкъдим итәләр. Рәхим итеп карагыз.
-
Яраткан әкиятләр 14.07.2016

Әкиятләр атналыгы дәвам итә... 2 нче кечкенәләр төркеме балалары курчаклар белән уйнап әкиятләр сөйләргә бик яраталар. Бүген алар апалары белән бергәләп Ш.Перроның "Кызыл калфак" (З.Садыйкова тәрҗемәсендә) әкиятен сөйләделәр, әкият геройларының гамәлләренә үз фикерләрен җиткерделәр.
-
Җәйге болында 13.07.2016

Без бүген Шушма елгасы буендагы болынга экскурсиягә бардык. Бу- безнең туган як табигате белән танышуны дәвам итү буенча чираттагы сәяхәт. Тирә-як келәм кебек яшел чирәм белән капланган, битләрне сыпырып җылы җил исә, кошлар сайрый. "Нинди матур минем туган җирем !" - дип еракларларга эндәшәсе килә. Кечкенәдән менә шундый соклану һәм кайгырту хисләре сеңдерәләр безгә тәрбияче апалар.
-
Әкияттә кунакта 12.07.2016

Әкиятләр атналыгы
Иң яраткан атналык.
Үзебез артист һәм костюмер,
Үзебез тамашачы.
Тыңлыйбыз да, сөйлибез дә
Әкиятнең төрлесен.
Өйрәтәләр безне алар -
Гаделлеккә, дуслыкка.








