Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №1 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 24 |
Телефон: | +7(843)-682-44-38 |
E-Mail: | baltasidetsad1@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Балтасинский детский сад №1 |
Руководитель: | Хайруллина Гелюся Хамитовна |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 83 воспитанников/ Бездә 83 бала тәрбияләнә |
У нас учат: | 12 педагогов / Бездә 12 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №1 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 ( 72 ) 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Мәктәпкә хәзерлек төркемендә ата-аналар җыелышы. 27.09.2023
Бүген мәктәпкә хәзерлек төркеме әти-әниләре Балтач урта мәктәбенең, гимназиясенең башлангыч сыйныф укытучылары белән очраштылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Тәрбиячеләр:Хадиева Ч. М., Альмухаметова Г. Р. -
Бәйрәм белән , яраткан апаларыбыз! 27.09.2023
Бакчабызда эшләүче хәзмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз!
Бала телендә мең сорау:
Нигә, нәрсә, ни өчен,
Бу нинди, ә нигә шулай,
Син нишлисең, ә син кем?
Шул сорауларның барсына
Җавап бирү бик авыр.
Соравы булгач аның бит,
Әлбәттә, җавабы бардыр.
Шул җавапны белүчеләр
Бакчабызда эшлиләр.
Бакчабыз зур, матур
Һәркемне җәлеп итә.
Монда килгән һәр баланы
Могҗизалы дөнья көтә.
Бүген мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары балалар бакчасы хезмәткәрләрен бәйрәм белән котладылар. Җыр, бию, шигырьләр аша үзләренең матур теләкләрен җиткереп, үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар.
Тәрбиячеләр:Хадиева Ч. М., Альмухаметова Г. Р.
Музыка җитәкчесе:Гарипова Н. Н. -
26.09.2023
Бүген зурлар төркемендә"5-6 яшьлек балаларның яшь үзенчәлекләре,федераль белем бирү программасы нигезендә белем һәм тәрбия бирүне оештыру" темасына әти-әниләр җыелышы узды.
Тәрбияче:Акбирова Г.М. -
26.09.2023
Бүген кече яшьтәгеләр төркемендә "Уку елы башы-балалар бакчасы, әти-әни һәм балаларның яңа тормыш этабы" темасына ата-аналар җыелышы үткәрелде. Әти-әниләрне баланы бакчага ияләштерү чорындагы таләпләр, бу чорның балалар сәламәтлегенә йогынтысы, бакчада белем бирү өчен оештырылачак чаралар, укыту, тәрбия программасы белән таныштырылды. Әти-әниләр үзләренең кызыксындырылган сорауларына җаваплар алдылар.
Тәрбиячеләр:
Гыйльметдинова Г.Р.,
Дәминова Я.М. -
26.09.2023
Кечкенэлэр торкеме балалары торле экият китаплары белэн кызыксыналар. Рэсемнэренэ карап узлэре экият уйлап сойлэргэ яраталар .
Тэрбиячелэр: Хакимова Г.М., Даминова Я.М. -
26.09.2023
Кечкенэлэр торкеме балалары торле экият китаплары белэн кызыксыналар. Рэсемнэренэ карап узлэре экият уйлап сойлэргэ яраталар .
Тэрбиячелэр: Хакимова Г.М., Даминова Я.М. -
25.09.2023
"Сөмбелә"
Көз көннәре килеп җитте,
Хушлашабыз җәй белән.
Бөтен җиргә яфраклардан
Алтын келәм җәелгән.
Бүген зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән Сабантуй ял паркында "Сөмбелә" бәйрәме үткәрдек.
Зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеме. -
25.09.2023
Уртанчылар төркемендә ата-аналар җыелышы
Бүгенге җыелышта әти-әниләр предмет тәрбиячеләре белән очраштылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.
Тәрбияче: Валиуллина Ф.Н.
-
22.09.2023
Уртанчылар төркемендә кисеп-ябыштыру шөгыле: "Кульяулыкны бизә".
Балаларда кайчыны дөрес тоту һәм аны файдалана белү күнекмәләре формалаштыру.
Тәрбиячеләр: Валиуллина Ф.Н.,
Акбирова Г.М. -
21.09.2023
Кече яшьтәгеләр төркеме балалары белән "Уенчык әтәчкә койма"темасына пластилиннан койма әвәләнде.
Тәрбиячеләр:
Гыйльметдинова Г.Р.
Дәминова Я.М.