Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №1 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 24 |
| Телефон: | +7(843)-682-44-38 |
| E-Mail: | DS.№1baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Балтасинский детский сад №1 |
| Руководитель: | Хайруллина Гелюся Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 83 воспитанников/ Бездә 83 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 12 педагогов / Бездә 12 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №1 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 271 272 273 274 275 ( 276 ) 277 278 279 280 >>
-
Бәйрәм иртәләре 26.12.2014

Бакчабызда Яңа ел иртәләре үтте. Бәйрәмгә Кыш бабай, Кар кызы, төрле җәнлекләр кунакка килеп, ямь өстәделәр.
Күзләрдә бәхет елмая,
Ә шатлыкка чама юк.
Без биибез һәм җырлыйбыз,
Бездә бүген Яңа ел! -
Кышкы табигать 24.12.2014

2 нче кечкенәләр төркемендә әти-әниләр белән берлектә "Кышкы табигать" проекты буенча рәсем һәм кул эшләре күргәзмәсе үткәрелде.
-
Канатлы дусларыбызны кунакка чакырабыз 18.12.2014

Әтиләребез белән берлектә кошларга җимлекләр әзерләдек. Канатлы дусларыбызны кунакка чакырабыз.
Кыш килдеме кошлар өчен
Без ашханә ачабыз.
Һәм кошларны чакырабыз
Рәхим итеп ашагыз. -
Caф һавада 11.12.2014

Йөгереп чыктык урамга,
рәхәтләнеп уйнадык.
Бергә-бергә җыелышып,
Зур тау ясап куйдык.
-
Чыршы янында 10.12.2014

Эх, безнең чыршы,
Ул нинди купшы!
Янында күмәк
Уйнавы яхшы!
Бүген, 1 нче кечкенәләр тѳркемендә «Җәнлекләр чыршы янында» дигән күңел ачу чарасы үткәрелде. Ул балаларның күңеленә хуш килде. Аеруча, балаларга тѳрле җәнлекләр, кошлар маскалары киеп уйнавы ошады.
-
Мәктәпкәчә федераль дәүләт белем бирү стандарты таләпләрен өйрәнеп 05.12.2014

Өлкән тәрбияче Волкова Г.В. предмет җитәкчеләре белән тәрбиячеләрнең бердәм эшчәнлеген оештыру буенча консультация үткәрде.
-
Күңелле инглиз теле. 02.12.2014

2 декабрь көнне инглиз теле укытучысы Закиева Ризилә Абраровна зурлар төркеме балалары белән ачык эшчәнлек күрсәтте. Тәрбиячебез Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан кайтарылган Mimio планшетын кулланып,балалар белән кызыклы биремнәр үтәп, кызыклы инглиз иленә сәяхәт иттеләр.
-
Эш тәҗрибәсе белән уртаклашу 28.11.2014

Бу уку елында югары квалификацион категориягә аттестация үткән тәрбиячебез Валиуллина Фәридә Нурзадовна тәрбиячеләр алдында "Социаль-комуникатив үсеш" белем бирү өлкәсе балаларга хокук тәрбиясе бирү буенча ачык эшчәнлек күрсәтте. Эшчәнлек барышында балаларның үз хокукларын гына түгел, бурычларын да белүләре күренде.
-
Чираттагы педагогик киңәшмә узды. 26.11.2014

"Федераль дәүләт белем стандарты - мәктәпкәчә белем бирүнең үсеш системасы юнәлеше" темасы астында чираттагы педагогик киңәшмә узды. Киңәшмәдә мәктәпкәчә белем бирү ФДБС турында мәгълүмат бирелде һәм фикер алышынды.
-
Интернет челтәрендәге бәйгедә катнаштык 19.11.2014

Бакчабызның тәрбиячеләре балалар белән берлектә "Рисуем ладошками и пальчиками" исеме астында узган бәйгедә катнашып дипломнарга лаек булдылар.







