Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №1 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 24 |
| Телефон: | +7(843)-682-44-38 |
| E-Mail: | DS.№1baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Балтасинский детский сад №1 |
| Руководитель: | Хайруллина Гелюся Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 83 воспитанников/ Бездә 83 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 12 педагогов / Бездә 12 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №1 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 271 272 ( 273 ) 274 275 276 277 278 279 280 >>
-
Фотосессия в образе моряка. 19.03.2015

Сегодня в России отмечают День российского моряка-подводника. Моряки-подводники надежно стоят на защите национальных интересов нашего Отечества. Представители самой героической и романтической морской профессии всегда отличались смелостью, храбростью и мужеством, они беззаветно преданы своему воинскому долгу. Этим обусловлена народная любовь и признательность к морякам, несущим нелегкую службу в прочном корпусе. Боевая деятельность подводных сил Российского флота на протяжении всей истории отличалась высокой активностью, моряки-подводники являли собой пример самопожертвования и профессионализма. В честь этого праздничного дня в нашем детском саду прошла фотосессия. В форме моряка, дети почувствовали себя сильными и отважными.
-
"Язгы эшләр һәм тәҗрибәләр" 19.03.2015

2 нче кечкенәләр төркемендә "Язгы эшләр һәм тәҗрибәләр" проекты кысаларында балалар белән төрледән төрле тәҗрибәләр һәм экспериментлар үткәрелә.
-
Кукки белән бергә инглиз телен өйрәнәбез 19.03.2015

Тел – кешеләрнең аралашуы өчен иң әһәмиятле чара. Ул кеше тормышында гаять зур урын тота. Ул – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел – кешеләрнең бер-берсе белән аралашырга, бер-берсен аңларга, бер-берсенең теләк-максатларын, уй-фикерләрен белергә ярдәм итә. Фән, техника алган киткән заманда яшәү кешеләрдә телләр өйрәнүгә дә ихтыяҗ тудыра. Бер генә тел аркылы өйрәнеп бер фәнне дә төгәл итеп үзләштереп булмый. Шуның өчен без үз телебезне үзәккә куеп, шуның нигезендә башка телләрне дә өйрәнергә тиешбез. Кеше нихәтле күбрәк тел белсә, шулхәтле күбрәк белем алырлык сәләткә ирешә. Моның өчен безнең балалар бакчасында барлык шартларда тудырылган. Безнең бакчага йөргән балалар инглиз телен Ризилә Абрар кызы белән берлектә ана телен өйрәнгән кебек өйрәнәләр. Инглиз телен өйрәнергә аларга дуслары Кукки ярдәмгә килә.
-
Замана технологияләре белән бергә сөйләм телендә булган кимчелекләрне төзәтәбез. 19.03.2015

Безнең балалар бакчасының логопедлары замана технологияләре белән бергә атлый. Алар сөйләм үсеше гомуми җитмәгән балалар белән эшләгәндә, авазларны кую, ныгыту, фонематик ишетеп аеру сәләтен үстерү белән бергә, сүзлек запасын баетуга, грамматик категорияләрне һәм җөмлә конструкциясен үзләштерүгә дә зур игътибар бирә. Бу куелган максатларга ирешер өчен алар электрон такталар, компьютер, планшет-компьютерлар белән занятиелләр уздыру проекты да гамәлгә керттеләр.
-
«Җиңү – безнең йөрәкләрдә» 18.03.2015

Уртанчылар төркеме балалары яраткан тәрбиячеләре Әлфия Гилван кызы белән бергәләп Бөек Җиңунең 70 еллыгына багышлап ясаган альбомнарны карадылар. Тәрбиячеләре аларны сугыш чоры балаларының каһарманлыклары белән таныштырды, батырлык төшенчәсенең мәгънәсен аңлатты, ә альбомны карап бетергәч хикәя ярдәмендә балаларга бүгенге көн батырлыгы турында мәгълүмат бирде, сугыш чоры балаларына һәм бүгенге көн батырларына карата хөрмәт тхисләре уятты.
-
Җиңүнең 70 еллыгын каршылап... 17.03.2015

Зурлар төркемендә әти - әниләр һәм балалар өчен Бөек Җиңүгә багышланган стенд куелды. Балаларны әби-бабайларның, гомумән, авылдашларының Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары, тырыш хезмәтләре белән таныштыру; сугышның һәр гаилә өчен зур фаҗига булуын төшендерү; балаларның Бөек Җиңү һәм Ватан сугышы турында алган белемнәрен тирәнәйтү, гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиренә, халкына, милләтенә карата мәрхәмәтлелек, ветераннарга олы хөрмәт, ихтирам хисе тәрбияләү максатыннан балалар белән әлеге юнәлеш буенча эшчәнлек алып барыла.
-
Җиңү алып килгән яз! 16.03.2015

Мәктәпкә әзерлек төркемендә "Җиңү алып килгән яз" темасына китап почмагында күргәзмә оештырылды.
-
Бөтненрәсәй бәйгесе җиңүчеләре 12.03.2015

Уртанчылар төркеме балалары тәрбиячеләре Закирова А.Г. белән берлектә һәрдаим интернет челтәре аша бәйгеләрдә катнашып киләләр. Чираттагы Бөтенрәсәй күләмендә оештырылган " Всезнайка", "Знатоки" бәйгеләрендә катнашып, 1 урынга лаек булып, диплом белән бүләкләнделәр.Афәрин!
-
"Хөрмәтле ветераннар". 10.03.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтү һәм еллык эш планына нигезләнеп, бакчабызда әзерлек эшләре дәвам итә. Әти-әниләр һәм балалар зур кызыксынучанлык белән үзләренең сугышта катнашкан танышлары, туган-тумачалары турында мәгълүмат туплыйлар, фотоколлажлар ясыйлар.
-
8 март бәйрәме белән! 08.03.2015

Кешелекнең иң мөл әем затлары- гүзәллеккә, чибәрлеккә, мәрхәмәтлелеккә, туземлеккә, дөньяда тиңнәре булмаган гүзәл, сөйкемле хатын-кызларыбызның олы бәйрәме- 8 нче март- иң олы, иң затлы бәйрәмнәребезнең берсе. Хөрмәтле хатын-кызлар, әниләр!!! Сезнең барыгызны да шушы күркәм, язның беренче бәйрәме белән котлыйбыз!!! Сезгә ныклы сәламәтлек, эшегездә зур уңышлар. күңел тынычлыгы, гаилә тигезлеге һәм матур киләчәк телибез. Һэр аткан таң сезгә бәхет китерсен!!!







