МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Котлыйбыз! 04.12.2018

-
Котлыйбыз! 02.12.2018

Районкүләм фән олимпиадалары дәвам итә. Узган атнада укучылар технология, биология кебек фәннәрдән үз көчләрен сынасалар, бу атна башы җмгыять белеме фәненнән олимпиада белән башланып китте.Биология фәненнән 9 нчы сыйныф укучысы Шәрипова Фәйрүзәнең призер булганы билгеле булды. Фәйрүзәне, аның укытучысы Сибагатуллин Мәлик Тимерхановичны әлеге уңышлары белән котлыйбыз! Катнашкан барлык укучыларга һәм укытучыларга яхшы нәтиҗәләргә ирешүләрен теләп калабыз.
-
“Әнием-кадерлем” дип исемләнгән бәйрәм концерты 01.12.2018

30 нчы ноябрь көнне “Әнием-кадерлем” дип исемләнгән бәйрәм концерты булды. Укучылар әниләр өчен иң матур җырларны, иң матур биюләрне генә башкардылар. Чөнки бала өчен әнидән дә олы җанлы зат юк. Сәхнәдән нәфис сүзнең дә йөрәккә үтә торганнары гына яңгырады. Бәйрәм концертында әниләр өчен иң зур бүләк укучыларның үз куллары белән ясаган кул эшләре булгандыр, мөгаен.
-
Ачык тәрбия сәгате 30.11.2018

29 нчы ноябрь көнне 4 нче сыйныфта ачык тәрбия сәгате үткәрелде . Биредә укучылар белән кеше өчен иң әһәмиятле булган сәламәтлек турында сөйләшү алып барылды. Сәламәт яшәү рәвеше белән танышканнан соң, аны ныгыту максатыннан кыска гына мультфильмнар карадылар. Тәрбия сәгате “Зирәк карт турындагы гыйбрәтле хикәят” не укып тәмамланды.
-
Казанга экскурсия.
29.11.2018
Мәктәбебезнең алдынгы укучылары Казан шәһәренә экскурсиягә бардылар һәм анда “Россия- минем тарих дип исемләнгән тарихи паркта булдылар.
-
Ачык дәрес 28.11.2018

22 нче ноябрь көнне Яббарова А.М. 1 нче сыйныфларда “Витаминнар- сәламәтлек дуслары” темасы буенча ачык тәрбия сәгате үткәрде. Беренчеләр бик актив булдылар. Укытучы яңа алымнар кулланып, яшелчә, җиләк-җимештә витаминнарның күп икәнен нәниләр күңеленә сеңдерә алды.
-
Семинарлар
24.11.2018
22 нче ноябрь көнне инглиз теле укытучысы Мөхетдинова Гөлнара Сафуановна Янгул урта мәктәбендә үткән районкүләм семинарда катнашты. Ә рус теле һәм әдәбияте укытучысы Валиева Гөлнара Тәлгатовна Чепья урта мәктәбендә үткән регионара методик семинарда катнашты. Биредә ФГОС таләпләренә туры килгән дәресләр, мастер-класслар күрсәтелде.
-
Кинофильм 22.11.2018

21 нче ноябрь көнне 8-11 нче сыйныф укучылары Бөрбаш мәдәният йортында Туфан Миңнуллинның "Мулла" әсәренә карата төшерелгән нәфис фильм карадылар. Фильмдагы аяныч мизгелләр укучыларны тетрәндерсә, андагы проблемалар бүгенге көндәге тәңгәллек белән таң калдырды. Киләчәктә әлеге әсәрнең тәрбияви йогынтысы эссез калмас дип уйлыйбыз.
-
Дус сыйныф серләре 22.11.2018

21 нче ноябрь көнне мәктәбебезнең әти- әниләре Салавыч мәдәният йортында узган “Дус сыйныф серләре” конкурсында катнашып кайттылар. Алар үзләренең бик дус, талантлы, мәктәп белән бердәм яшәгәнлекләрен тагын бер кат исбатлап үттеләр. Әти- әниләр һәм сыйныф җитәкчесе бик үзенчәлекле итеп күргәзмә әзерләгәннәр иде. Биредә үзләренең һәм дә балалар белән эшләгән иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр. Бәйрәмгә килүчеләрне “Школа, родители глазами детей” дигән фотокүргәзмә таң калдырды. Әти-әниләр сәхнәдә дә сынатмадылар, 21 мәктәп арасында “Ата-аналар контроле” номинациясендә 1 нче урынга ия булдылар. Без катнашкан барлык әти- әниләргә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Аларның алга таба да шундый бердәм, дус, ярдәмчел булып калуларын телибез.
-
Медицина тикшерүе 21.11.2018

21 нче ноябрь көнне 2004 нче елдан түбән елларда туган укучыларның еллык медосмотры булып үтте.Район үзәк хастаханәсеннән килгән белгечләр укучыларның гомуми сәламәтлеген тикшерде, узган һәм аннан алдагы елгы күрсәткечләр белән чагыштырып, гомуми нәтиҗәләр ясалды. Күпчелек укучыларның күз күреме начар булуы һәм умыртка баганасындагы тайпылулар уйланырлык җирлек тудырды. Медик хезмәткәрләр тарафыннан төрле киңәшләр дә әйтелде










