МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
Год основания учреждения: | 1966 |
У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 ( 83 ) 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Инглиз теленнән олимпиада
01.10.2018
Мәктәбебездә Бөтенрәсәй фән олимпиадаларының мәктәп туры дәвам итә. Укучыларыбызга уңышлар телибез.
-
Ярминкә
29.09.2018
29 нчы сентябрь көнне районыбыз үзәгендә ярминкә гөрләп үтте. Анда безнең мәктәптә актив катнашты. Һәр хезмәткәрләребез үзе әзерләгән көзге уңышыннан зур өлеш кертте. Рәхмәт аларга.
-
Гомуми җыелыш.
28.09.2018
28 нче сентябрь көнне мәктәбебездә укучыларның гомуми җыелышы үтте. Һәр сыйныф старостасы үзенең сыйныфындагы һәр укучының җәйге ялын ничек файдалы уздырганлыгына анализ ясады. Әлеге җыелышта районыбызның яшүсмерләр белән эшләү комитетыннан Накипова Раушания Ленаровна да катнашты.
-
Тәрбиячеләр көне
27.09.2018
Бүген "Аргамак" укучылар оешмасы Бөрбаш балалар бакчасы хезмәткәрләрен профессиональ бәйрәмнәре - тәрбиячеләр кәне белән котладылар.
-
Пенсия фонды хезмәткәрләре белән очрашу
25.09.2018
Бүген югары сыйныф укучылары пенсия фонды хезмәткәрләре белән очраштылар.
-
Иртәнге линейка
24.09.2018
Гадәттәгечә мәктәбебездә иртәнге линейка үтте. 9 сыйныф укучылары үткән атнага нәтиҗә ясады. Яхшы укучылар билгеләнде. Иң чиста класс итеп 9 сыйныфлар, иң яхшы укучы класс 6 сыйныф укучылары билгеләнде. Алдагы уку атнасына бурычлар һәм максатлар билгеләнде.
-
“Көндәлек режим һәм сәламәтлек” темасына багышланган сыйныф сәгатьләре
20.09.2018
Укучыларны, көндәлек режимны үтәү сәламәт тормыш рәвешенең төп шарты икәненә төшендерү максатыннан мәктәбебезнең барлык сыйныфларында “Көндәлек режим һәм сәламәтлек” темасына багышланган сыйныф сәгатьләре үтте.
-
Иртәнге линейка
17.09.2018
Гадәттәгечә мәктәбебездә иртәнге линейка үтте. 10 сыйныф укучылары үткән атнага нәтиҗә ясады. Арбор авылында үткән көрәш ярышында уңышлы чыгыш ясаучылар бүләкләнде. Алдагы уку атнасына бурычлар һәм максатлар билгеләнде.
-
ABBY мониторинг
17.09.2018
Бүген 11 нче сыйныф укучылары үз белемнәрен тикшерү максатыннан математика фәненнән мониторинг эшләделәр.
-
“Милләтләр кроссы“ – “Татарстан кроссы“
16.09.2018
“Милли кросс” – бөтен Русия буенча үтүче спорт бәйрәме. Ул 2004 елдан бирле уздырыла. Традицион йөгереш быел да мәктәбебездә оештырылды. Шимбә көнне физкультура хәрәкәтен киң массаларга тарату, укучыларда физик культура белән даими шөгыльләнүгә кызыксыну тудыру максатында уздырылган “Милли кросс — 2018” ярышында катнашучылар үзләрен чыдамлыкта сынадылар.Бөтенрусия йөгерү көненә багышланган чарада 100 артык укучы һәм укытучы йөгерешкә чыкты. Әлеге йөгерешнең төп максаты финиш сызыгына беренче килү генә түгел, ә анда катнашу, сәламәт тормыш алып баруны пропагандалау булганы күпләребезгә мәгълүм. Стартка иң элек башлангыч сыйныф укучылары тезелде. Аларны инде урта һәм югары сыйныфлар, укытучылар алыштырды.