МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
Җыелыш 28.06.2018

-
Чыгарылыш кичәсе 27.06.2018

Мәктәбебезне тәмамлаган 3 егет hәм 4 кызның 2018 нче елгы чыгарылыш кичәсе тантаналы, шау-гөр килеп узды. Никадәрле хатирә, котлау hәм күңелле мизгелләр!.. Әлеге тантаналы бәйрәмдә беренче укытучылары, әти-әниләре, мәктәп директоры, сыйныф җитәкчеләре исеменнән әйтелгән кайнар котлау теләкләре җыр, тамаша белән үрелеп барды. Чыгарылыш кичәсе hәркем күңелендә онытылмас бер истәлекле көн булып калыр. Алга таба уңышлар гына юлдаш булсын аларга!
-
Лагерьныӊ егерме беренче көне 23.06.2018

Буген лагерьныӊ ябылу тантанасы. Укучыларыбыз үзләренеӊ сәнгать ягыннан осталыкларын матур җырлары, биюләре, нәфис сүзләре аша күрсәтте. Укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды
-
Лагерьның егерменче көне 22.06.2018

22 июнь- Хәтер көне. Моннан 77 ел элек Бөек Ватан сугышы башлана. Менә шул уңайдан мәдәният хезмәткәрләре сугыш ветераны Нурҗиһан апа белән очрашу үткәрделәр. Аның сөйләгәнен күз яшьләрсез тыңлап булмый. Сугыш афәтләре күрергә язмасын.
-
Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан медаль 21.06.2018

Авылыбызда бердән- бер сугыш ветераны Нурҗиһан апа гына калды. Аны Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан котлап медаль тапшырылды. Нурҗиһан апага сәламәтлек, озын гомер, тыныч, мул тормыш телибез.
-
Лагерьныӊ унҗиденче көне 20.06.2018

Бүген лагерьда бик күңелле булды. Табигатькә чыгып кызыклы уеннар уйнадык. Тәрбиячеләребез пешергән коймак белән чәй эчү көнебезгә тагын да ямь бирде. -
Лагерьныӊ уналтынчы көне 19.06.2018

Бүгеннән чын җәй башланды. Тәмле аштан соң табигать кочагына экскурсиягә бардык. Басудагы игеннәрне күзәттек. Авылыбыз гүзәллегенә сокландык. Төшке аштан соң “Агулы үләннәр” турында әңгәмә уздырдык. Бөҗәкләр тешләгән очракта беренче ярдәм күрсәтүне өйрәндек.
-
Лагерьныӊ унбишенче көне
18.06.2018
Бүген туган ягыбызны, туган җиребезне зурлап патриотик җырлар конкурсы узды. Укучыларыбыз белән «Гүзәл туган ягыбыз», «Мин яратам сине Татарстан», «Татарстан гимны»н башкардык. Укучыларыбызныӊ һәркайсы бик актив булды. Иӊ-иӊнәренә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Лагерьныӊ ундуртенче көне
17.06.2018
ГТО – нәрсә ул? Отрядлар арасында спорт уеннарыннан торган ярышлар узды. Спорт уеннарына багышланган викторина буенча көч сынаштылар.
-
Лагерьныӊ унөченче көне 16.06.2018

Көнебез саф һавада зарядка белән башланып китте. Тәмле аштан соң ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очраштык. Алар белән төрле уеннар уйнадык, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп үттек. Очрашу безнең өчен бик файдалы булды.










