МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
Җәйнең бер көне ел туйдыра 14.08.2018

Җәйнең бер көне ел туйдыра
-
Мәктәбебездә Бөтендөнья татар яшьләре конгрессы делегатлары кунакта 05.08.2018

Мәктәбебездә Бөтендөнья татар яшьләре конгрессы делегатлары кунакта
-
Яңа уку елына әзерлек 01.08.2018

Мәктәп коллективы яңа уку елына әзерлекне башлады. Укытучылар, техник хезмәткәрләр кабинетларны чистарту һәм мәктәп территориясен, чәчәклекләрне тәртипләндерү белән шөгыльләнделәр.
-
Республика "Мөселман балалар сабан туе" 16.07.2018

Республика "Мөселман балалар сабан туе"
-
15-июль көнне авылыбызда “Мөселман сабантуе”, бәйрәмгә рәхим итегез! 13.07.2018

Тиздән, 15-июль көнне авылыбызда “Мөселман сабантуе”. Әзерлек эшләре күптән башланды инде. Һәркем көченнән килгәнчә эш башкара. Һәммәгезне бәйрәмгә чакырабыз, килегез, безнең белән бергә күңел ачыгыз, ял итегез.
-
Әрәпә 11.07.2018

Тиздән, 15 нче июль көнне авылыбызда “Мөселман сабантуе”. Шуңа әзерлек максатыннан, 7 июль көнне “Әрәпә” җыйдык. Һәммәгезне бәйрәмгә чакырабыз, килегез, безнең белән бергә күңел ачыгыз, ял итегез.
-
Юбилеегыз белән. 29.06.2018

Лагерьда көн саен күңелле вакыйгалар булып кына тора. Бүген без, мәктәбебездә озынайтылган көн группасында тәрбияче булып эшләгән Ахметханова Вәсимә апаны юбилее белән котладык. Концерт номерлары әзерләп өенә бардык.
Вәсимә апай! Сезне 50 еллык юбилегыз белән тәбриклибез. Сезгә озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшәгез.
Сиңа насыйп булган бәхет, шатлык, Якты көннәр мәңге үтмәсен. Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр, Шунысы бигрәк читләп үтмәсен. Бәхет чишмәләрең мул аксын, Зур шатлыклар белән таң атсын. Иң изге теләкләр белән Бөрбаш урта мәктәбе коллективы. -
Җыелыш 28.06.2018

-
Чыгарылыш кичәсе 27.06.2018

Мәктәбебезне тәмамлаган 3 егет hәм 4 кызның 2018 нче елгы чыгарылыш кичәсе тантаналы, шау-гөр килеп узды. Никадәрле хатирә, котлау hәм күңелле мизгелләр!.. Әлеге тантаналы бәйрәмдә беренче укытучылары, әти-әниләре, мәктәп директоры, сыйныф җитәкчеләре исеменнән әйтелгән кайнар котлау теләкләре җыр, тамаша белән үрелеп барды. Чыгарылыш кичәсе hәркем күңелендә онытылмас бер истәлекле көн булып калыр. Алга таба уңышлар гына юлдаш булсын аларга!
-
Лагерьныӊ егерме беренче көне 23.06.2018

Буген лагерьныӊ ябылу тантанасы. Укучыларыбыз үзләренеӊ сәнгать ягыннан осталыкларын матур җырлары, биюләре, нәфис сүзләре аша күрсәтте. Укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды










