муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 37 уч-ся/ 38 бала |
У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
Бердәмлек көне. 02.11.2024
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә.
Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә.
Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз – төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре – бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга булышкан.
Шул уңайдан мәктәбебездә советник Нотфуллина Р.И. 1-5 нче сыйныфлар өчен
“Халыклар дуслыгы – тынычлыкның нигезе” дип исемләнгән мәгълүмати-танып белү сәгате уздырды. Укучылар бәйрәм тарихы белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар һәм халыклар дуслыгын чагылдырган рәсемнәрне буядылар. -
Уңыш бәйрәме. 25.10.2024
Бүген мәктәбебездә тагын бер күркәм традицияләребезнең берсе - "Уңыш бәйрәме" булып узды. Башлангычлар "Күңелле стартлар" уены, ә югары сыйныфлар баскетбол уены уйнадылар. Бәйрәм табынына укучылар җырлап керделәр. Шундый күңелле бәйрәм белән беренче чирекне уңышлы гына тәмамладык!
-
Тәртипле булыйк! 24.10.2024
Тиздән көтеп алынган көзге каникуллар җитә. Шул уңайдан мәктәбебезгә бүген ПДН хезмәткәрләре- Фатыйхова Альбина Шамилевна белән Сергеева Алина Николаевна килделәр. Алар укучыларны үтәлергә тиешле кагыйдәләр белән таныштырдылар.
-
Гаилә турында. 21.10.2024
Дүшәмбе сөйләшүендә укучылар бәхетле, нык, тату гаилә турында фикер алыштылар.
-
Әтиләргә бүләк. 19.10.2024
Узып баручы атнаның якшәмбесендә илебез күләмендә Әтиләр көне билгеләп үтеләчәк. 2021 елда Россия Президенты Владимир Путин билгеләве буенча беренче тапкыр бәйрәм ителгән әлеге көн, быел дүртенче тапкыр бар әтиләргә дә кадерхөрмәт күрсәтәчәк. Шушы уңайдан советник Нотфуллина Р.И. 1-4 сыйныфлар белән Әтиләргә медаль ясадылар. Һәрбер бала үз әтисенең иң яхшы икәнен дәлилләде
-
Өмә ясадык.
19.10.2024
Шимбә көнне укучылар һәм укытучылар мәктәп территориясен чистарттылар.
-
Көзге бал. 18.10.2024
18 октябрь көнне мәктәбебездә "Көзге бал" дип аталган бәйрәм кичәсе булып узды. Әлеге бәйрәмдә укучылар командаларга бүленеп төрле уеннар уйнадылар. Ахырдан бәйрәм дискотекасы булды. Күңелле бәйрәм кичәсе оештырган укучыларга һәм укытучыларга зур рәхмәт!
-
Ел укытучысы-2024. 15.10.2024
15 октябрь көнне мәктәбебезнең физкультура укытучысы Галимов Илдар Мөхәммәтнаил улы "Ел укытучысы" конкурсында катнашты. Ул Нөнәгәр урта мәктәбендә дәрес һәм сәламәтлек темасына мастер-класс үткәрде.
-
Көзге ярминкә. 15.10.2024
"ЯРМИНКӘ-2024!"
Бүген мәктәбебездә көзге ярминкә булып узды. Укучылар әти-әниләре ярдәме белән пешерелгән, ясалган ризыкларны сатуга куйдылар. Шулай ук әлеге эшкә укытучылар да катнашты. Бик күңелле булды! -
Бәйрәм чарасы. 10.10.2024
Өлкәннәр декадасы уңаеннан тормышыбызны ямьләп, акыллы киңәшләрен биреп яшәүче, олы яшьтәге әби-бабайларыбызны бәйрәмнәре белән котлап, укучылар үз көчләре белән әзерләнгән концерт номерларын тәкъдим иттеләр. Шулай ук, әлеге бәйрәмебезгә СВОга бәйле булган гаиләләрне дә чакырдык. Концерттан соң, килгән кунакларга чәй табыны да оештырдык.
Кадерле әби-бабайларыбыз, сезгә гомерегезнең һәр көнен сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм якыннарыгызның күңел җылысын тоеп үткәрергә язсын!