муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 37 уч-ся/ 38 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
Разговоры о важном 08.09.2025

-
Белем бәйрәме! 01.09.2025

1 нче сентябрь - Белем бәйрәме,
Кулларымда чәчәк бәйләме!
Быел 1 нче сыйныфка 3 укучы - 3 малай кабул иттек. Хәерле сәгатьтә булсын!
-
Җиңү көненә әзерләнәбез. 04.04.2025

8 нче сыйныф укучылары Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылау чарасында катнашу өчен "Тынычлык күгәрченнәре" әзерләделәр.
-
Буклетлар яңарту. 01.04.2025

8 нче сыйныф укучылары "Кошлар иленә сәяхәт" буклетларын яңарттылар, кошлар турында яңарак мәгълүматлар тупладылар.
-
Әтиләр бәйрәме. 13.03.2025

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан үткәрелгән Әтиләр бәйрәмендә әтиләрнең юл йөрү кагыйдәләрен ничек белүләрен дә тикшереп алдык. Мәктәпнең яшь инспекторлары-ЮИД отряды белән берлектә төрле уеннар, сораулар, табышмаклар чиште алар. Чараның мөхтәрәм кунагы-Балтач ЮХИДИ идарәсе хезмәткәре Лилия Мөхәммәт кызы Һадиева нәтиҗәләр чыгарды, бүләкләде. Аның юлда иминлек кагыйдәләре, штрафлар, бурычлар һәм хокуклар турындагы чыгышы да бик әһәмиятле булды.
-
Киноуроки. 11.03.2025

Киноуроки: "Экзамен", "Дом"
-
Без - рәссамнар. 10.03.2025

-
Без бергә - 2025! 10.03.2025

Мәктәбебезнең "Курай" һәм "Сорнай" уен кораллары ансамбльләре "Без бергә!" конкурсында уңышлы чыгыш ясап кайттылар!
-
Бәйрәм белән! 07.03.2025

Кояш нурларына, тамчылар чыңына төренеп март ае да килеп җитте. Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә без гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен – 8 Март Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба.
Шушы матур бәйрәм уңаеннан мәктәбебездә бәйрәм концерты булып узды. Әниләр концерт номерларын гына карап утырмадылар, ә төрле уеннарда да көч сынаштылар! Кадерле хатын-кызлар: әбиләр, әниләр, апалар, сеңелләр! Язгы гөрләвекләр сезнең тормышыгызга җылылык, саулык-сәламәтлек, эшегездә уңышлар, күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф, бәхет алып килсен! -
Исән-сау әйләнеп кайт! 04.03.2025

Ватанны саклаучылар елы уңаеннан мәктәбебездә төрле очрашлар үткәрелеп тора. Махсус хәрби операциядән ялга кайткан авылдашыбыз - Рәсүл Магсумянов та безнең мәктәпкә очрашуга килде. Ул укучыларны үзенең эшчәнлеге белән таныштырды. Укучылар аңа үзләрен кызыксындырган сорауларын да җиткерделәр.













