муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 37 уч-ся/ 38 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Пешекчеләр көне белән! 20.10.2025

20 нче октябрь- Халыкара пешекчеләр көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, безгә тәмле ашлар пешерүче Рәйсә, Чулпан, Ләйлә апаларны котладык.
-
Интернетта сак бул! 18.10.2025

Интернет безнең тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әверелде. Ләкин глобаль челтәрдә куркынычсызлык барлык өлкәннәргә дә, балаларга да кагыла. Информатика укытучысы Гарипова Г.К. Интернет челтәрендә куркынычсызлык дәресе уздырды. Балаларга челтәрдә эшләгәндә төрле алдаулардан һәм мошенниклыктан саклануның төп кагыйдәләре, Бөтендөнья пәрәвезенең мөмкин булган куркынычлары һәм янаулары турында сөйләде. Цифрлы технологияләрне куркынычсыз куллану турында киңәшләр бирелде.
-
ЮИДчылар тикшерә. 17.10.2025

ЮИД отряды укучыларның киемнәрендә, сумкаларында яктылык кайтаргыч элементлар бармы-юкмы икәнлеген тикшерделәр.
-
Әтиемә бүләк! 15.10.2025

Узып баручы атнаның якшәмбесендә илебез күләмендә Әтиләр көне билгеләп үтеләчәк. 2021 елда Россия Президенты Владимир Путин билгеләве буенча беренче тапкыр бәйрәм ителгән әлеге көн, быел дүртенче тапкыр бар әтиләргә дә кадер-хөрмәт күрсәтәчәк. Шул уңайдан 5-6 нчы сыйныфлар өчен "Әтиемә бүләк" дип аталган осталык дәресе үткәрелде.
-
Минем профсоюзым 13.10.2025

Профсоюз җитәкчесе Габидуллина Надежда Анатольевна профсоюз эшчәнлеге турындагы стендны яңартты.
-
Өебезнең яме - син! 08.10.2025

Өлкәннәр декадасы уңаеннан мәктәбебездә әби-бабайларыбызга "Өебезнең яме- син!" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Шулай ук, әлеге бәйрәмгә махсус хәрби операциядә катнашкан авыллашларыбызның гаиләләре дә чакырылды.
-
Үзидарә көне. 06.10.2025

Укытучылар көне уңаеннан мәктәптә бүген үзидарә көне булып узды. 8-9 нчы сыйныфлар-мәктәбебезнең Алдынгылары - үзләрен укытучы ролендә сынап карадылар. Линейкада тантаналы рәвештә укытучыларны котлап, аларга диплом тапшырдылар. Дәресләрне укыганнан соң, укытучыларга бәйрәм концерты тәкъдим иттеләр. Бәйрәм бик күңелле узды.
-
Ярминкә-2025. 03.10.2025

"ЯРМИНКӘ-2025!"
3 нче октябрь көнне мәктәбебездә көзге ярминкә булып узды. Укучылар әти-әниләре ярдәме белән пешерелгән, ясалган ризыкларны сатуга куйдылар. Шулай ук әлеге эшкә укытучылар да катнашты. -
Тәртипле булыгыз! 02.10.2025

2 нче октябрь көнне мәктәбебездә ЮХИДИ идарәсе хезмәткәре Лилия Мөхәммәтовна һәм ПДН хезмәткәре Алина Николаевна чыгыш ясап киттеләр.
Алар укучыларны юл йөрү һәм мәктәптә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар. -
Көрәш-2025. 13.09.2025

Арбор җәмгыяте призына ел саен үткәрелүче көрәш бәйгесе быел да матур гына үтеп китте. Димәк, көрәш сезоны ачылды. Ел буена егетләребезгә уңышлар телибез.













