муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 37 уч-ся/ 38 бала |
У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Нәүрәз мөбәрәкбад! 21.03.2024
Нәүрүз. Бу сүзнең мәгънәсе фарсыча “яңа көн” (нәү – яңа, рүз – көн) дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21–22 мартка туры килә. Көнчыгыш календаре буенча әлеге төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән гыйбарәт.
Идел буе татарлары Нәүрүзне чәчүгә чыгар алдыннан бәйрәм иткәннәр.
Нәүрүз көнендә ел буе кылган гамәлләргә нәтиҗә ясала, киләчәккә планнар корыла.
Нәүрүз бәйрәме төрки халыкларны милли-мәдәни берләштерүгә һәм аларның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертә.
22 март көнне мәктәбебездә башлангыч сыйныфлар өчен, советник Гарипова Л.Р. башлангыч сыйныф укытучылары ярдәме белән, Нәүрүз бәйрәме оештырды. Укучылар Нәүрүз бәйрәме тарихы белән таныштылар, үзләренә бүләккә язның аерылгысыз билгесе кояшны ясадылар. Аннан соң биш пар, так калыш, яулык салыш кебек халкыбызның электән килгән уеннарын уйнап, күңел ачтылар. Укучылар бәйрәмнән соң, күтәренке кәеф белән, язгы каникулга таралдылар. -
"Карлыгач"та кунакта... 19.03.2024
Мәктәпнең ЮИД отряды - балалар бакчасы нәниләренең көтеп алган дуслары. Безне уртак максатлар, уртак эшләр берләштерә. Бергәләшеп юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез, төрле уеннар уйныйбыз, чаралар үткәрәбез. "Бергә Кагыйдәләр иленә сәяхәткә" дигән чара да бик ошады балаларга.
#ПервыеБалтаси
#ДвижениеПервых
#движениерт
#ОрлятаРоссии -
Яңартылган СПТУ. 13.03.2024
Бик зур күләмдә ремонт эшләре башкарылган, яңартылган һөнәр лицеена экскурсиягә барып кайттылар 9 нчы сыйныфлар.
-
Уңышлар. 28.02.2024
Кукмара районы Олыяз урта мәктәбедә III республикакүләм "Туган тел - тормыш көзгесе" дип исемләнгән фәнни-гамәли конференциядә катнашып зур уңышларга ирештек. "Сөйлим туган телемдә" юнәлешендә Нигматуллин Юсуф 3 нче урын яулады. Шул ук юнәлештә Фәйзрахманов Муса һәм Низамов Айзат катнашучы сертификатына ия булдылар.
" Мирас"юнәлешендә Мифтахов Әнәс һәм Шәйхиев Рәсүл лауреат исемен яулады.
" Сезгә әйтер сүзем бар..." юнәлешендә мөгаллимнәребез Мифтахова Р. Б. - 2 нче урынга, Шәйхиева Г. С. лауреат исеменә лаек булды. -
Очрашу-2024. 25.02.2024
"Бер очрашу - бер гомер" дип мәктәпне 20, 30, 50 ел элек тәмамлаучылар 24 нче февраль көнне Очрашу кичәсенә җыелдылар.
-
Кызлар кичәсе. 21.02.2024
Кызлар егетләр өчен бәйрәм кичәсет оештырды.
-
Мальчиш-Кибальчиш. 20.02.2024
Спорт айлыгы чаралары кысаларында бүген башлангыч сыйныфлар өчен Кече Аҗаган - "Мальчиш-Кибальчиш" уены үткәрелде.
-
Хуш, Әлифба! 17.02.2024
Әлифбабыз тәмам булды,
Без җыелдык бәйрәмгә.
Шатлыгыбыз эчкә сыймый
Ничек сезгә сөйләргә.
Иң якын дусларың
Булдык без синең.
Һәр хәреф елмаеп,
Әйтте үз исемен.
Һәм алар бик матур
Сүзләргә әйләнде.
Сүз төзеп укуы
Кызык һәм күңелле.
Кызык әкиятне
Укуы рәхәт.
Рәхмәт, Әлифба,
Сиңа зур рәхмәт.
1 нче сыйныф укучылары Әлифба белән хушлашу бәйрәме үткәрделәр. -
Тату сыйныф серләре-2024. 16.02.2024
"Тату сыйныф серләре" конкурсының район этабында бик матур чыгыш ясап 8 нче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре, 3 нче урынга лаек булдылар! Сыйныф җитәкчеләре Кәбирова Р.М. Афәрин!
-
День первооткрывателя. 12.02.2024
День первооткрывателя – это праздник, который посвящен выдающимся соотечественникам – путешественникам, учёным, исследователям и их открытиям. Первооткрыватели – это, в первую очередь, профессионалы, которые смогли преодолеть границы стандартной деятельности и посвятили свою жизнь служению людям, науке, своей стране. Мы сохраняем память о первооткрывателях нашей страны, учимся у них целеустремлённости, верности своему делу, мужеству идти вперёд. Совершать открытия могут люди разного возраста и профессий.
Бүгенге дүшәмбе сөйләшүе дә бик кызыклы, кирәкле, актуаль мәгълүмат чыганагы булды. Укучылар материал белән кызыксынып таныштылар.