муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 37 уч-ся/ 38 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 ( 159 ) 160 >>
-
Физматик рулетка. 16.01.2015

6-8 нче сыйныф укучылары өчен "Физматик рулетка" уены үткәрелде. Укучыларга төрле авырлыктагы сорау-мәсьәләләр бирелде. Сорауларның берсе дә җавапсыз калмады. Уенның нәтиҗәсе: бер команда 70, икенчесе 50 сум акча эшләде.
-
Могҗизалар кыры. 15.01.2015

5 нче сыйныфлар өчен "Могҗизалар кыры" уены үткәрелде. Галләмов Алмаз, Зиннәтуллина Рәсимә, Гарипова Зөһрә бу уенда үзләренең күп белүләрен күрсәттеләр.
-
Төгәл фәннәр атналыгы.
12.01.2015
12-19 январ көннәрендә мәктәп буенча төгәл фәннәр атналыгы үткәрелә.
Төгәл фәннәр атналыгы
12-19 январь 2015 ел
№
Чараның исеме
Кем өчен
Вакыты
Җаваплы
1.
Атналыкны ачу
1-9 кл
12.01.15
7.30
Фаляхов Г.Г.
Гарипова Г.К.
2.
Класс сәгатьләре: «Кызыклы ачышлар, бөек галимнәр, мавыктыргыч күренешләр»
5-9 кл
13.01.15
14.01.15
Фаляхов Г.Г.
Гарипова Г.К.
3.
«Физик-математик-информатик зиһен базары»
5-7 кл
15.01.15
Фаляхов Г.Г.
Гарипова Г.К.
4.
Кече ОГЭ
8 кл
5.
Кичә «Акыллы башлар»
5-9 кл
16.01.15
17.00
Фаляхов Г.Г.
Гарипова Г.К.
6.
Математикадан ОГЭ
9 кл
17.01.15
12.00-14.00
Фаляхов Г.Г.
7.
Физикадан ОГЭ
9 кл
19.01.15
Гарипова Г.К.
8.
Викторина
1-7 кл
7-9
Атна буе
Фаляхов Г.Г.
Гарипова Г.К.
9.
Рәсем конкурсы «Минем хыялымдагы техник җайланма, машина, компьютер»
1-9 кл
Атна буе
Фаляхов Г.Г.
Гарипова Г.К.
10.
Атналыкка йомгак ясау
1-9 кл
19.01.15
7.30
Фаляхов Г.Г.
Гарипова Г.К.
-
Яңа ел бәйрәме. 29.12.2014

Яңа ел бәйрәменә укучылар бик тырышып әзерләнгәннәр: маскалар, концерт номерлары бик күп һәм бик матур булды. Бәйрәмне оештыручылар - 9 нчы сыйныфлар бик актив булдылар. Аларга һәм сыйныф җитәкчеләре Илфар Фаязовичка күңелле чара оештырганнары өчен зур рәхмәт.
-
Яңа еллар котлы булсын! 26.12.2014

Кадерле укучылар, укытучылар, әти-әниләр! Сезнең барыгызны да Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз. Яңа еллар сәламәтлек, ак бәхетләр, зур уңышлар алып килсен.
Яңа еллар килә!
Кәҗә-сарык елы.
Көннәребез булсын
Шатлыкларга тулы.
Бәйрәм белән!
-
Кар сыннары ясыйбыз. 20.12.2014

Мәктәп тирәсен матурладык - кардан сыннар ясадык.
-
Шаярырга ярамый. 19.12.2014

Яңа ел бәйрәмнәре күңелле үтсен дисәк, петардалар, төрле шартлый торган уенчыклар белән уйнамаска, ясалган кар сыннарын ватмаска, тәртип бозмаска, соңга калып йөрмәскә! Участок инспекторы Эдуард Фәйзрахманов, балиг булмаган балалар белән эшләү инспекторы Ләйсән Маратовна килеп укучылар белән шушы темаларга сөйләшү үткәрделәр.
-
Яңа ел газеталары. 18.12.2014

Яңа елга әзерләнәбез - газеталар чыгардык.
-
Яңа елга әзерләнәбез. 17.12.2014

Мәктәптә бәйрәм рухы сизелә башлады: укучылар кабинетларын бизиләр, тәнәфесләрдә җыр җырлап әйләнәләр, биюләр өйрәнәләр.
-
Иң яхшы укучы сыйныф. 15.12.2014

Узган атна нәтиҗәләре буенча 3 сыйныфлар - иң яхшы укучы сыйныф, ә шушы сыйныфта укучы Кәбирова Зилия - иң күп бишле алучы булып танылдылар.













