муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 37 уч-ся/ 38 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 ( 158 ) 159 160 >>
-
Кышкы кросста катнашучы иң өлкән кеше. 20.01.2015

Кышкы кросста катнашучы иң өлкән кеше - Шакирова Гөлфия апа. Оныклары өчен җан атып яшәүче Гөлфия апа алар белән бергә йөгерешкә чыккан.
-
Кышкы кросста иң күп кешеле гаилә. 20.01.2015

Кышкы кросска иң күп катнашучы алып килгән укучы 4 сыныфтан - Шәйхиева Язгөл. Алар барысы 8 кеше катнаштылар.
-
Кышкы кросста катнашучы иң кечкенә кеше. 20.01.2015

Кышкы кросста катнашучы иң кечкенә кеше - 2 яшьлек Зиннәтуллина Зилә. Ул абый-апасына көч бирергә килгән.
-
9 лар имтихан биреп карый. 20.01.2015

9 сыйныфлар бүген рус теленннән имтихан эше тапшырып, үзләрен белем өлкәсендә сынап карадылар. Рус теле укытучысы Надежда Анатольевна имтихан барышын ныклы күзәтү астында тотты.
-
Эшлекле яшьләребез. 20.01.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында мәктәптә чаралар оештырыла. Бүген укучылар үзебезнең укучыбыз булган, хәзер кинолог булып хезмәт итүче Рахматуллин Шамил Рифат улы белән очраштылар.
-
Туган телем, синдә белем... 19.01.2015

Татар теле буенча дистанцион олимпиадада катнашып 3 сыйныф укучысы Мифтахов Әсхәт диплом белән бүләкләнде.
-
Айлык башланды. 19.01.2015

Оборона-масса һәм спорт-сәламәтләндерү айлыгы бүгеннән старт алды. Айлык кысаларында Гайфуллин Г.Г. укучылар арасында шахмат ярышларын башлап җибәрде.
-
Көрәштә 2 урын. 19.01.2015

"Труд" җәмгыяте призына уздырылган көрәш ярышында 6 сыйныф укучысы Аскаров Нияз 2 нче урынны яулады.
-
Атналык нәтиҗәләре. 19.01.2015

Төгәл фәннәр атналыгы актив катнашучылары.
-
Әти-әниләр университеты. 17.01.2015

16 гыйнвар көнне әти-әниләр университеты үткәрелде. Җыелышта район психология үзәгеннән Сәләхиева Алия Равилевна катнашты. Ул укучылар белән үткәрелгән тест нәтиҗәләренә анализ ясады, киңәшләр бирде. Җыелышның икенче өлешендә укыту эшләре буенча директор урынбасары Мифтахова Р.Б. имтиханнарга әзерлек турында таныштырды.













