муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 37 уч-ся/ 38 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 ( 139 ) 140 >>
-
Гөрләп узды Яңа еллар... 28.12.2015

Чыгышларга, костюм-маскаларга, җыр - биюләргә, уеннарга бай булган Яңа ел бәйрәмебез күңелле итеп узып та китте. Алда каникуллар, яллар...һәм имтиханнар. Барысы да яхшы булсын иде! Маймыл безгә бары тик уңышлар гына алып килсен!
-
Бәйрәмгә чакырабыз. 25.12.2015

27 декабрь көнне 11.00 сәгатьтә Яңа ел бәйрәменә чакырабыз. Бәйрәм җыр-биюләргә, уеннарга бай булачак. Соңыннан лотерея билетлары уйнатылачак. Рәхим итегез!
-
Җыелыш. 24.12.2015

23 декабрь көнне полиция хезмәткәрләре, балалар табибы Смагин К.С. һәм әти-әниләр катнашында җыелыш уздырылды. Анда сүз Яңа ел бәйрәмнәрен тыныч уздыру, куркынычсызлык таләпләрен үтәү, пиротехник җайланмаларны кулланмау тиешлеге, балалар арасында очрарга мөмкин булган вируслы авырулар турында барды. Соңыннан җыелышны сыйныф җитәкчеләре дәвам итте. Алар кышкы каникул чорына тәртипләрне аңлаттылар һәм балалар өстеннән җаваплылыкны әти-әниләргә тапшырдылар.
-
Олимпиада призерлары.
22.12.2015
5 нче сыйныф укучысы Шәйхиева Язгөл һәм 8 нче сыйныф укучысы Йосыпова Алсу Бөтенрәсәй предмет олимпиадаларының муниципаль этабында татар теле һәм татар әдәбиятыннан призерлар булдылар. Язгөл белән Алсуны һәм укытучылары Мифтахова Р.Бны, Габделхакова Р.Г. ны бу уңышлары белән котлыйбыз.
-
Ял итүчеләргә бүләк. 21.12.2015

"Наз" сәламәтләндерү үзәгендә ял итүчеләргә Яңа ел бүләге ясадык: мәктәп коллективы көче белән әзерләнгән концертыбызны тәкъдим иттек.
-
Нияз тагын җиңүче! 21.12.2015

Саба районыннан Нияз зур җиңү белән кайтты: үз авырлыгында 2 нче урынны яулады.
-
Олимпиада призеры. 18.12.2015

8 нче сыйныф укучысы Гарипова Гөлсөя Бөтенрәсәй предмет олимпиадаларының муниципаль этабында информатикадан призер булды. Гөлсөяне һәм укытучысы Гарипова Г.К. бу уңышлары белән котлыйбыз.
-
Тренажер залында. 18.12.2015

1 нче сыйныфлар тренажер залында шөгыльләнәләр.
-
Яктылык дәресләре. 15.12.2015

15 декабрь - Бөтендөнья Яктылык көне уңаеннан сыйныфларда "Яктылык - безнең яшәү чыганагы" исеме астында тәрбия дәресләре үтте.
-
Яктылык дәресе. 15.12.2015














