муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 37 уч-ся/ 38 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Көрәшчеләр. 04.04.2016

Бөрбаш авылында Фидәил Шакиров истәлегенә уздырылган көрәш бәйгесендә 6 сыйныфтан Галләмов Алмаз һәм 8 нче сыйныфтан Гыйльметдинов Алмаз -1 нче, 6 нчы сыйныфтан Зиннәтуллин Рәйхан 2 нче урынны яуладылар. Галләмов Алмаз Яңгулда Габделфәрт Рафиков истәлегенә үткәрелгән көрәштә 2 нче урынга ия булды. Егетләрне бу зур уңышлары белән котлыйбыз!
-
Армспорт җиңүчеләре. 04.04.2016

Язгы каникулда Субаш җирлегендә Фагыйл Гайнетдинов истәлегенә уздырылган армспорт ярышында 7 нче сыйныфтан Рәмзия, 8 нче сыйныфтан Гөлфинә 1 нче, 8 нче сыйныфтан Алсу һәм Рөстәм 2 нче урыннарны яуладылар. Тренерлары - Галимов И.М.
-
Туган тел айлыгын ачу. 01.04.2016

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габделхакова Р.Г. укучыларны "Туган тел" айлыгының чаралары белән таныштырды.
-
Табигать фәннәре ункөнлеген ачу. 01.04.2016

География һәм биология укытучысы Шәйхиева Г.С. "Табигать фәннәре" ункөнлеген үткәрү программасы белән укучыларны таныштырды.
-
Кошлар көне. 01.04.2016

Кошлар көне уңаеннан башлангыч сыйныфлар өчен уздырылган ачык чара. Оештырды: Шәйхиева Г.С.
-
Әти-әниләр дәрестә. 01.04.2016

2 сыйныф җитәкчесе Гайфуллина Э.Г. әти-әниләр өчен ачык дәрес үткәрде.
-
Психологик тренинг. 30.03.2016

8-9 нчы сыйныфлар белән психологлар тренинглар уздырдылар.
-
Гөлсөянең уңышы. 25.03.2016

13 нче март көнне КАИ да уздырылган информатика олимпиадасында 8 нче сыйныф укучысы Гарипова Гөлсөя 3 нче урынга лаек булды.
-
Әлифба бәйрәме. 19.03.2016

1 нче сыйныфлар әти-әниләр белән бергә "әлифбаны озаттылар" - "Әлифба" бәйрәме үткәрделәр.
-
"Русский медвежонок". 19.03.2016

"Русский медвежонок" конкурсында иң күп балл җыючылар - 3 нче сыйныф укучылары Хасанова Айзилә һәм Аухадиев Илдан.













