муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 37 уч-ся/ 38 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 131 ( 132 ) 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
12 апрель - Космонавтика көне. 12.04.2016

12 апрель - Космонавтика көненә багышлап сыйныфларда тәрбия сәгатьләре узды. Укучыларга Ю.А.Гагарин, аның тормыш юлы, башка космонавтлар, космик ачышларның әһәмияте турында бик күп файдалы мәгълүмат бирелде.
-
Тукай айлыгына - стенгазеталар. 11.04.2016

Башлангыч сыйныфлар Тукайга багышлап стена газеталары эшләп куйдылар.
-
Без - Тукайлы халык. 11.04.2016

Татар теле укытучылары Габделхакова Р.Г., Мифтахова Р.Б. Тукай айлыгы кысаларында бик күп чаралар үткәрәләр. Алар иҗатының берсе - Тукайның тормыш юлына багышланган күчмә стенд.
-
Кул көрәше буенча республика чемпионы. 11.04.2016

7 нче сыйныф укучысы Гаязетдинова Рәмзия армспорт буенча Кукмара районы Манзарас мәктәбендә үткәрелгән ярышта катнашты һәм республика чемпионы исеменә лаек булды.
-
Яшь көрәшчеләр. 11.04.2016

Норма мәктәбе базасында Васил абый Гарифуллин истәлегенә оештырылган көрәш бәйгесендә мәктәбебезнең яшь көрәшчеләр командасы 3 нче урынны яулады. Шәхси беренчелектә 6 нчы сыйныфтан Алмаз һәм Рәйхан - 1 нче, Нияз 3 нче, 3 нче сыйныфтан Илдан 1 нче, Әлфис 2 нче, 4 нче сыйныфтан Фирзәр 2 нче урыннарга ия булдылар. Егетләргә алга таба да зур уңышлар, сәламәтлек телибез.
-
"Тукай премиясенә кандидатлар" 09.04.2016

5-8 нче сыйныфлар "Тукай премиясенә кандидатлар" исеме астында буклетлар ясап куйдылар.
-
Географик викторинада катнашучылар. 09.04.2016

5 нче сыйныф кызлары Язгөл, Ризәлә, Мәрьям география буенча үткәрелгән викторинада актив катнаштылар.
-
"Мине танып бел!" 07.04.2016

Табигать фәннәре атналыгы кысаларында 5 нче сыйныф укучылары белән "Мине танып бел!" интеллектуаль уены үткәрелде. Укучылар хайваннар, үсемлекләр, гөмбәләр, кошларны танып-белүдә көч сынашты.
-
"Морской бой" 06.04.2016

Табигать фәннәре атналыгында 6 апрель көнне география укытучысы Шайхиева Г.С. 5-6 сыныфлар арасында “Морской бой” уены оештырды. Уен укучылар өчен бик үзенчәлекле, файдалы һәм шул ук вакытта кызыклы да булды.
-
Табигать турында. 05.04.2016

География укытучысы Шайхиева Г.С. һәм биология укытучысы Кабирова Р.М. 5 апрель көнне укучылар өчен “Ватан тормышында үз эзен калдырган йортлаштырылган хайваннар” темасы буенча ачык тәрбия сәгате үткәрделәр. Укучылар сугыш вакытында үз өлешләрен керткән этләр,атлар, песиләр, күгәрченнәр һәм башка хайваннар турында бик күп мәгълүмат алдылар.













