муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 37 уч-ся/ 38 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
Кышкы кросс-2016. 21.01.2016

20 нче январь көнне ел саен үткәрелеп килүче кышкы кросс зур активлык белән үтте. Барлык гаиләләр дә катнашты, аеруча Зиннәтуллиннар һәм Низамовлар - алар гаиләсеннән 13 катнашучы теркәлде. "Иң кечкенә катнашучы"лар булып яшь ярымлык Гарипова Гөлсем, 2 яшьлек Нигъмәтуллин Ислам, ә "Иң өлкән катнашучы" булып - Мифтахова Җәүһәрия апа танылды.
-
Ачык дәресләр. 21.01.2016

Әти-әниләр катнашында 6 нчы һәм 2 нче сыйныфларда татар теленнән ачык дәресләр узды. Татар теле укытучысы Мифтахова Р.Б. һәм 2 сыйныф укытучысы Гайфуллина Э.Г. дәресләрне бик матур, җанлы, кызыксындыра торган итеп үткәрделәр.
-
Ачык дәрес. 20.01.2016

"Төгәл фәннәр" атналыгы кысаларында физика укытучысы Гарипова Г.К. 8 нче сыйныфларда "Ток зурлыгы һәм аның үлчәү берәмлекләре" темасына ачык дәрес үткәрде.
-
Информатематик брейн-ринг. 19.01.2016

"Төгәл фәннәр" атналыгы кысаларында 5-6 нчы сыйныфлар өчен "Информатематик брейн-ринг" үткәрелде.
-
Иң акыллы-2. 18.01.2016

7-8 сыйныф укучылары арасында да иң акыллы укучыны билгеләү өчен математик уен үткәрелде.
-
Иң акыллы. 16.01.2016

Математика укытучысы Фәләхов Г.Г. 5-6 сыйныф укучылары арасыннан иң акыллыларны билгеләү өчен "Иң акыллы" математик уенын үткәрде.
Атналык чаралары киләсе атнага дәвам итәчәк.
-
Педагогик киңәшмә. 13.01.2016

"Яңа стандартлар һәм аларның нәтиҗәсе" темасы астында педагогик киңәшмә үткәрелде. Бу стандартларны практикада кулланган укытучылар үз фикерләрен башкаларга җиткерделәр.
-
Компьютер уеннары. 12.01.2016

"Төгәл фәннәр" атналыгы кысаларында 6 нчы сыйныфларда "Компьютер уеннары" темасына тәрбия дәресе узды.
-
Каникулда да имтихан... 08.01.2016

9 нчы сыйныф укучылары 6 нчы гыйнварда рус теленнән, 8 ендә математикадан сынау имтиханнары бирделәр.
-
Бәйрәм белән! 30.12.2015

Яңа еллар килеп җитте,
Ак карларга төренеп.
Яңа еллар имин булсын!
Яшик бәхет, сөенечләр,
Шатлыкларга күмелеп.













