МАДОУ "Детский сад №308 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Авиастроительного района г.Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420127, РТ, г. Казань, ул. Молодежная, д. 6а |
Телефон: | +7(843)-511-00-07 , +7(843)-510-85-10 |
E-Mail: | cad-308@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАДОУ "Детский сад №308" |
Руководитель: | Бадуртдинова Гузель Рашитовна |
Год основания учреждения: | 1972 |
У нас учатся: | 189 детей, иностранных граждан - 8 |
У нас учат: | 19 педагогов |
МАДОУ "Детский сад №308 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Авиастроительного района г.Казани - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
Как сказать «Здравствуйте!» на разных языках . 04.10.2021
Как сказать «Здравствуйте!» на разных языках
- Исәнмесез! / Исэнмесез! – татарский
- Здравствуйте! – русский
- Һаумыһығыҙ! / Хаумыхыгыз! – башкирский
- Шумбра́тада! – мордовский (мокша)
- Сывлӑх сунатӑп! / Сывлах сунатап – чувашский
- Салам лийже! – луговой марийский
- Ӟечбуресь! – удмуртский
-
Здравствуйте! (Исәнмесез!) 14.09.2021
Россия – дөньядагы иң зур ил. Безнең илдә бик түп төре халыклар һәм милләтләр яши. Россиядә 111 миллион рус милләте вәкиле исәпләнә. Алар Россия Федерациясендә генә түгел, шулай ук Украина, Казахстан, Белоруссия, Америка һәм Көнбатыш Ауропа илләрендә таралып яшиләр. Дөньяда аларның гомуми саны 133 миллионга кадәр җитә.
Рус теле көнчыгыш славян телләренең славян төркемчәсенә карый. Аларның үз алфавиты бар. Ул «кириллица» дип атала. Рус теле безнең илнең дәүләт теле булып санала, анда барлык гражданнар сөйләшә. Бөек рус язучылары А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов, Л.Н. Толстой үз әсәрләрен рус телендә язганнар.
Руслар – православие христианнары. Алар төрле христиан бәйрәмнәрен зурлап уздыралар. Мәсәлән, Раштуа, Троица, Пасха, Крещение, Каравон. Бу бәйрәмнәрдә руслар иртә белән чиркәүгә баралар. Аннан соң өйгә кайтып бәйрәмне гаиләләре белән мул табын артында дәвам итәләр. Шуннан соң кешеләр авыл урамнарына чыгып бер-берсен тәмле ризыклар белән сыйлый, биеп-җырлап күңел ача.
Каравон – Татарстан Республикасында оештырылучы рус халык бәйрәме. Ул 2003 елдан Татарстан Республикасы Президенты фәрманы нигезендә дәүләт бәйрәме булып санала һәм ел саен Лаеш районы Никольское авылында уздырыла. «Каравон» иске славян теленнән тәрҗемә иткәндә «әйлән-бәйлән» дигәнне аңлата. Бу бәйрәмнең өч гасырлык тарихы бар. Каравон бәйрәменең асылы күршең белән чәнти бармакка тотынышып, борынгы рус халык җырлары астына «Каравон адымы белән Кояш әйләнәсе йөрү»дән гыйбарәт. Элек-электән озын кышлар узгач, көннәр җылыту белән, көтеп алынган туйлар гөрләгән, туганнар белән күрешкәннәр һәм Алладан мул уңыш сораганнар.
Рус халкы элек-электән милли ризыклары белән аерылып торган.
Озын салкын кышларда урманда яшәгәнлектән руслар җылы ашларга һәм калориясе югары булган ризыкларга өстенлек биргән. Мәсәлән, ашлардан щи, уха, борщ, окрошка, пилмән, рассольник; камыр ризыкларыннан беленнәр, каравайлар, төрле ит һәм балык ризыклары, курник, калачлар пешергәннәр.
-
Пагален ÿжына (Рәхим итегез!) 12.09.2021
Россиядә 547 мең мари милләте вәкиле яши дип исәпләнелә. Аларның күпчелеге Мари Элда яшәсә, башкалары Башкортстан, Удмуртия, Татарстан республикаларында, Киров, Свердлау, Түбән Новгород һәм Пермь өлкәсендә көн итә.
Мари республикасының башкаласы – Йошкар-Ола шәһәре.
Мари (чирмеш) теле – фин-угыр телләре төркеменә керә. Өч төркеме аерыла: Болын чирмешләре, Тау чирмешләре һәм Көнчыгыш чирмешләр. Тау марилары Иделнең уң як ярында, Болын чирмешләре Идел-Урал, Көнчыгыш – Башкортстан һәм Урал территорияләрендә яши. Күпчелек мари телендә сөйләшә.
Халыкның күпчелеге православие динендә, шулай ук мәҗүсиләр һәм мөселманнар бар. Соңгы арада традицион Марий Юмынйÿла динен үстерүгә зур игътибар бирелә. Кугу Юмо – мариларның югары Аллалары булып санала.
1775 елда мари теленең беренче грамматикасы дөнья күрә. Басма әлифба, китаплар, гәзитләр басылып чыга. 1930 елларда кирилл графикасы раслана.
Семык – язгы чәчү эшләрен тәмамлау һәм җәй җиткәнен белдерүче милли бәйрәмнәре. Бу бәйрәмдә хуҗалык эшләрендә, көнкүреш тормышта уңышлар юлдаш булсын дип теләнелә, мәрхүм булганнар искә алына. Борынгы заманнарда аны Пасхадан (Күгече) соң 7 атна үткәч оештыра торган булганнар. Ул Троица атнасында башлана һәм атна ахырында тәмамлана. Мари халкы күмәк, дус булулары белән аерылып тора. Бәйрәмне дә берничә гаилә яки авыл берләшеп уздырган.
Семык атна буе дәвам иткән. Дүшәмбе һәм сишәмбе бәйрәмгә әзерлек буларак юу, җыештыру эшләре белән бәйле булган. Марилар фикеренчә, бу көнне үлгән кешеләрнең җаннары туганнары белән күрешер өчен өйгә кайта. Чәршәмбе мунча ягып керү һәм табын әзерләү таләп ителгән. Өстәлгә коймак, эремчек, йомырка, май һәм төрле эчемлекләр куелган. Өй хуҗасы шәмнәр яндырып, мәрхүмнәрнең исемнәрен атап чыккан, бу ел өчен фатиха соралган һәм урамга чыгып аларны «озатканнар». Мари халкының ышанулары буенча, Семык бәйрәменең чәршәмбе кичендә һәм төнендә урам буйлап «кара көч» йөри икән. Алар төрле хайван һәм кош сурәтләренә кереп бозым тарата дип ышанганнар. Шуңа күрә ишек, тәрәзәләрне ябып, өйдә учак якканнар. Төнлә яшьләр кырга чыгып төрле уеннар уйнаган, чәчәкләр җыйган. Ботаклардан такыя (тул орва) үреп, аңа ут кабызып таудан тәгәрәткәннәр. Пәнҗешәмбе көн марилар яңадан мунча ягып, табын әзерләгән. Зиратка барып мәрхүмнәрне «сыйлап», сәламәтлек һәм уңышлар теләнгән. Җомга – бәйрәмнең иң күңелле көне. Ул көнне еш кына туйлар үткәрелгән, халык күмәкләшеп рәхәтләнеп ял иткән.
-
Чырткем! (Исәнме!) 10.09.2021
Безнең илдә 570 меңнән артык удмурт халкы яши. Шуларның күбесе Удмуртия, Мари Эл, Башкортстан республикаларында, шулай ук Киров һәм Свердлов өлкәләрендә һәм Пермь төбәгендә яши. Удмуртлар төньяк һәм көньяк удмуртларга бүленә.
Удмуртларның телләре фин-угыр (аларны «ар» дип тә атаганнар) телләре группасына карый. Әлифбалары рус графикасына нигезләнеп барлыкка килгән. Аларда басым һәрвакыт сүз ахырындагы иҗеккә төшә. Рус һәм удмурт телләрендә сөйләшәләр, диннәре – православие һәм җирле ышанулар. Удмурт өчен Инмара Алласы – изге Алла булып тора. Аның йөзе юк.
Удмуртларның иген уңышы сорап дога кылу бәйрәме – «Гырон-Быдтон» – борынгыдан килгән матур бәйрәмнәрнең берсе. Удмурт халкы уйлаганча, йолаларны үтәү, догалар кылу аларның югары Аллары – Инмара (Күк), Куазь (Һава) һәм Кылдысинага (Җир хуҗасы) рәхмәтләрне җиткерә. Бәйрәм вакытында халык зур уңыш, бәхет-шатлык сорап табигать кочагында дога кыла. 1 июнь көнне удмуртларның Вось дигән илаһлары «Куала» дип аталган гыйбадәтханәдән болын-кырларга чыгып оча һәм кире 12 июньдә – Питрауда кайта дип ышаналар. Әлеге бәйрәмдә бодай боткасы һәм милли тәм-томнар белән сыйланалар. Удмурт халкына гына хас йомырка тәгәрәтү, ераклыкка итек ату, бер аякта баскан килеш көндәшеңне капчык белән бәреп боҗра эченнән чыгару, йомычка җыю кебек үзенчәлекле, берсеннән-берсе кызыклы уеннарда катнашалар. Икенче бәйрәмнәре – «Гершид» (ягъни сабан хөрмәтенә аш (ботка). Ә «Гырон-Быдтон» – сөрү эшләрен тәмамлау. Шуңа да ике бәйрәмне бергә үткәрәләр.
«Гырон-Быдтон» берничә көн дәвам итә: яшьләр әйлән-бәйлән уйный, шулай ук ярышлар, атта чабу оештырыла. Ә җиңүчегә бүләк итеп бизәкләп чигелгән сөлгеләр һәм янчыклар бирелә торган булган. Әлеге бүләкләрне кияүдәге хатын-кызлар алдан әзерләгән. Бу көнне туй иткәннәр, яшьләр күмәк күңел ачулар оештырган. Бәйрәм итү мул уңыш сорап дога кылу белән тәмамланган. Әлеге бәйрәмнең беренче көнендә гаилә башлыгы Аллаларга бүләк ясаган. Агач көрәк белән казылган чокырга ватрушка, йомырка (гади яки буялган, яисә йомырка кабыгы) салып, Кылдысына Алласына бүләк ясаган.
Удмурт халкының милли костюмы «айшон» дип аталган баш киеме, көмеш бизәнү әйберләре, төсле комзол һәм кафтаннардан тора.
Хатын-кызның киеменә карап, аның гаилә хәлен билгеләгәннәр. Кияүдә булмаган кызлар ак төстән киенгәннәр. Бавлы удмуртларның баш киемендә яулыктан ясалган зур бантик күрергә мөмкин. Баласы булган хатын-кызлар кызыл төстәге айшон кия.
-
Сывă-и! (Исәнме!) 08.09.2021
Чувашлар – төрки халык, күпләре Чувашия Республикасында төпләнгән. Гомуми халык саны – 1842,3 мең кеше. Россиядә 1776,3 мең чуваш яши, ә Татарстанда 116 мең чуваш исәпләнә. Чуваш теле төрки телләр гаиләсенең болгар төркеменә керә. Чуваш теленә татар, гарәп, мари, рус теленнән күп кенә алынмалар кабул ителгән. Чувашларның күбесе православие динендә. Араларында мәҗүсиләр дә бар. Тел буенча чувашларны ике төргә бүләләр: вирьял (верховые) һәм анатри (низовые).
Чувашлар элек-электән җир эшкәртү белән шөгыльләнгәннәр. Бодай, арпа, арыш, җитен, ясмык, тары җитештергәннәр. Хуҗалыкларында матур бизәкле капкалар, каралты-кура белән тоташкан йортлар, бакчаларында кара мунчалар бар.
Чуваш халкы ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләренә һәм йолаларына сакчыл карый. Шундый бәйрәмнәрнең берсе Улах. Әти-әниләре өйдә булмаган вакытта кызлар яшьләрне кичке җыенга дәшә. Хуҗабикә дуслары белән түгәрәккә утыра һәм кул эшләре белән шөгыльләнә, ә бу вакытта егетләр аларны күзәтеп, гармунга җырлар җырлый, шул рәвешле күңел ачалар. Башта ук мондый очрашуларның максаты киленнәр эзләү булган.
Икенче милли йола – Çăварни − кыш озату бәйрәме. Бу бәйрәм күңелле, җыр-бию белән үрелеп бара. Кешеләр үтеп баручы кыш символы буларак карачкы киендерәләр. Шулай ук Чувашстанда бу көнне атларны бизиләр, аларны матур чаналарга җигәләр һәм балаларны йөртәләр.
Чувашларда нинди генә тәмле милли ризыклар юк. Хулпу – түгәрәк, күп катламлы, төче камырга пешерелгән пирог. Аның беренче катламы бәрәңге, икенчесе вак итеп туралган ит, өченче катламы шулай ук иттән яки майдан гыйбәрәт.
Пăтă − чувашларның милли боткалары. Аны төрле йола бәйрәмнәренә әзерлиләр. Уңыш мул булсын өчен чувашлар төрле махсус йолалар үткәргән. Анда төп сый булып пăтă саналган. Шулай ук бәйрәм өстәлләренә шăрттан, хуран кукли, тултармăш пешерәләр.
Чуваш милли уеннары бик тә кызыклы һәм үзенчәлекле. Алар арасында «Уйăхпа хăвел» («Ай белән кояш»), «Çăткăн кайăк тинăсре» – («Диңгездәге ерткыч), «Тили-рам?» («Сезгә кемне?») уеннары бик кызыклы һәм яратып уйналалар.
-
ДУСЛАРЫҢ БЕЛӘН БҮЛЕШ 06.09.2021
Шумбрат (Исәнме!)
Россия Федерациясендә барлыгы 744 мең мордвалар исәпләнә. Мордва халкын ике субэтник төркемгә бүләләр: эрзя һәм мокша. Эрзялар эрзя телендә, ә мокшалар үзләренең мокша телендә сөйләшә. Эрзяннарны тагын шокша һәм терюханнар, ә мокшаннарны каратаиларга аералар. Терюханнар Түбән Новгород өлкәсенең Ерак Константиново районында тора, алар туган телләрен белми, үзара русча сөйләшә. Каратаилар республикабызның Кама Тамагы районында яши һәм татарча сөйләшә. Шокша төркеме Мордовиянең Теньгушевский һәм Торбеевский районнарында яши, телләре дә мокшаларныкына охшаш.
Мордва халкы Мордовия республикасының төп халкы санала. Шулай ук мордвалар Самара, Пенза, Түбән Новгород, Ульян, Оренбург, Мәскәү өлкәләрендә, Татарстан, Башкортстан, Чувашия республикаларында яши.
Мордвалар фин-угыр төркеменә карый. Мокша телендәге бик күп сүзләрнең төрки тамырлары бар. 18 нче гасырда мордва теле кириллица нигезендә булса, аннан соң ул үзгәрә башлый һәм 20 нче гасырның 30 нчы елларында бүгенге хәленә керә.
Мордвалар – дини халык. Әмма ышанулары үзенчәлекле, чөнки алар бер Аллага һәм күп төрле христиан изгеләренә ышана. Шулай ук аларның мәҗүси Аллалары бар.
Июнь ахырында Троицадан соң беренче якшәмбе көнне Лениногорск районының Мордовская Кармалка авылында «Балтай» дигән бәйрәм уздырыла. Кармалкада эрзяләр яши. Алар Алладан бәхет һәм сәламәтлек сорап ел буе гыйбадәт кылалар. Июнь ахырында эрзялар Шкай Алладан мул уңыш сорап «Веле озномс» дигән җәмәгать бәйрәме дә оештыра. Эрзялар кешеләрне урман җәнлекләреннән килеп чыккан дип уйлый. Шуңа аюдан сәламәтлек сорап махсус гыйбадәтләр уздыралар.
Мордовская Кармалка авылында бер риваять саклана. Имеш 1902 елда авыл янында Балтай исемле карт торган. Бер көн ул авыл халкының кәефен күтәрү өчен аю тунын кигән рәвеш чыгарып, өрәңге ботакларыннан кием ясап кигән. Нәкъ шул вакыттан «Балтай» дигән бәйрәм оештырыла башлый. Аны башкача «Овто чи» («Аю көне») дип тә атыйлар.
«Балтай» ел саен ата-бабалардан килгән бер тәртиптә бара. Йолаларның дөрес үтәлешен карап йөрүче дә бар. Ә йолалар бик кызыклы. Иң элек бөтен кешеләр «Балтай аланында» җыела. Аксакал махсус мордва уены ярдәмендә уенчылардан өч «аю» сайлый. Күзләре бәйләнгән килеш уенчылар кикерон (кабык шарлар) җыярга тиеш. Кем күбрәк җыя – шул «аю» була.
«Балтай»да өч егеткә өрәңге агачы ботакларын «аю туны» итеп кидереп, авыл буйлап «аю юлы» белән баралар. Бик күңелле итеп «Кий чиресэ репст видезь» милли җырын җырлап-биеп, «аюларны» тәм-томнар белән сыйлап бөтен авылны урыйлар. Әйбәтләп сыйласаң – уңыш мул, тормыш имин була дип ышанганнар. Юлны кое янында тәмамлыйлар, «аю»ларны чишендерәләр һәм киеменнән берәр ботак алалар. Шуны бер-берсенә сарып, «Шумбрачи!» диеп бәхет-шатлык телиләр. Балалар кое янына җыелышып бер-берсен су белән коендыралар, шулай итеп алар табигатьтән яңгыр һәм «аю көче» сорыйлар.
«Балтай» кунакларын «суронь пачалксеть» дигән коймаклар белән сыйлыйлар. Ул бодай оныннан пешерелә. Шулай ук мордвалар «офтонь лапат» («аю тәпие») дигән ит кәтлитләре, «прякат» дип аталучы кәбестә, яшел суган, бәрәңге, яисә боткалы тәмле пироглар пешерәләр.
-
1 Сентябрь – Белем бәйрәме.
01.09.2021
Беренче көн
Бүген иртә уяндык,
Көнгә карап куандык.
Их, сикердек, шатландык.
Кош кебек канатландык.
Сентябрьнең бере ич,
Бүген уку көне ич.
Сикерешеп тордык без,
Бит-кулларны юдык без.
Ашап-эчеп киендек,
Шау-гөр килдек, сөендек.
Китап-дәфтәрләр салдык.
Матур сумканы алдык.
Бик күңелле сөйләшеп,
Шаулашып та гөрләшеп,
Иң беренче мәртәбә
Җыйналдык без мәктәпкә.
Мөхәммәт Әхмәтгалиев.
-
Өлкән группага күчкәч. Бари Рәхмәт. 17.08.2021
Өлкән группага күчкәч
Өлкән группага күчкәч
Ятканда әйттем әнигә:
— Мине иртәрәк уят!
Өлкән группага күчкәч,
Соңга калуы оят.
Бари Рәхмәт.
-
Творчество. 13.08.2021
Можно изучать тему гимнастики, ЗОЖ, спорта и сочетать их с творчеством!
-
30 августа — нерабочий праздничный день. 12.08.2021
В Татарстане 30 августа — нерабочий праздничный день. В этом году он выпадает на понедельник.
Таким образом, в августе жителей республики ждут выходные дни с 28 по 30 августа, сообщили в Минтруда РТ.