МАДОУ "Детский сад №308 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Авиастроительного района г.Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420127, РТ, г. Казань, ул. Молодежная, д. 6а |
Телефон: | +7(843)-511-00-07 |
E-Mail: | Ds308.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАДОУ "Детский сад №308" |
Руководитель: | Бадуртдинова Гузель Рашитовна |
Год основания учреждения: | 1972 |
У нас учатся: | 160 детей, иностранных граждан - 4 |
У нас учат: | 18 педагогов |
МАДОУ "Детский сад №308 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Авиастроительного района г.Казани - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
Открытое окно - опасность для ребенка
24.06.2021
Уважаемые родители, педагоги!
Пришло тёплое время года и мы всё чаще открываем окна, при этом многие забывают о безопасности детей. Обратите внимание на следующие правила:
❗Не оставляйте окно открытым. Если есть возможность выбора, ставьте
окна, створки которых открываются в наклонное положение (вертикальное или "зимнее" проветривание).
❗Помните, что москитная сетка - мнимая защищенность окна.
❗Не оставляйте без присмотра ребенка, играющего возле окон и стеклянных дверей.
❗ Не ставьте мебель около окон, чтобы ребенок не взобрался на подоконник.
❗ Не разрешайте детям выглядывать в окно или с балкона, тем более подставлять под ноги стул или иное приспособление.
❗Установите на окна блокираторы, которые не позволят ребенку открыть окно самостоятельно.
Помните, сохранение жизни и здоровья детей - главная обязанность взрослых! -
Әти-әниләргә консультация “Җәйге чорга куркынычсызлык кагыйдәләре”.
15.06.2021
Хэзерге заманда кече яшьтәге балаларның тормышы төрле куркынычларга дучар ителә. Фаҗигаларны булдырмау, кисәтү максатыннан, балалаларны кечкенедән тормыш иминлеге нигезләренә өйрәтү мөһимлеге хәзерге чор таләпләренең берсе.
Бала кызыксынуының чиге юк. Ул таныш булмаган дөньяга аяк баса һәм шуңа күрә дә бөтен нәрсәне күрергә, тотып карарга тырыша. Җәйге чорда балалар аеруча хәрәкәтчән булалар. Төрле уеннар уйнарга, каяда булса барасылары, яна җирләрне күрәселәре килә. Бу очракта бала көтелмәгән бәхетсезлекләр белән очрашмасын өчен тормыш иминлеге нигезләре белән таныш булырга тиеш. Аларга бу вакытта күбрәк игътибар итергә, алар белән күбрәк вакыт үткәрергә кирәк.
Әти – әниләр колагына!
Балаларга өйдә, урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатыгыз!
Баланы китергәч, тәрбиячегә тапшырыгыз!
18яше тулмаган балаларга бала бирелми, балаларыгызны җибәрмәгез!
Бала сәламәтлеге өчен куркыныч булган сагызлар; очлы, вак предметлар; пистолет, автомат биреп җибәрмәгез!
Балалар куркынычсызлыгы.
Төрле хәвефле һәм куркыныч очраклардан өлкәннәр дә, балалар да сакланып кала алмый. Сезнең балаларыгыз белән хәвефсезлек килеп чыкмасын өчен, түбәндәге кагыйдәләрне истән чыгармаска кирәк:
1. Балаларыгызны үзен генә өйдә, урамда, машинада калдырмаска тырышыгыз.
2. Балаларыгыз яши торган йорт адресын һәм телефон номерын белүен һәрдаим тикшереп торыгыз.
3. Балаларыгызның фикерен игътибар белән тыңлагыз, аны хуплагыз, сезнең арада бер-берегездән яшерен серләре булмасын.
4. Сезнең балагыз кайбер кешеләргә ярдәм сорап мөрәҗагать итәргә яраганлыгын белергә тиеш. Мисал өчен: полиция хезмәткәрләре, кибеттәге сатучыга.
5. Җәмәгать урыннарында югалган очракта, нәрсә эшләргә кирәклеген балагызга аңлатыгыз.
6. Балагыз бары тик әти-әни, әби-бабай карамагында гына уйнарга яраганлыгын аңлатырга тиеш. Чит өлкән яшьтәге шикле кеше очраса сакланырга һәм тиз арада качып китергә икәнлеген белергә тиеш.
7. Балаларыгызга, кая, күпме вакытка кадәр киткәнлекләрен әйтеп китергә, караңгыга кадәр кайтырга кирәклеген аңлатыгыз.
8. Әти-әниләр рөхсәт иткән юлларда йөрергә һәм урыннарда гына уйнарга кирәклекне балагызга аңлатыгыз. Яктылык аз төшкән урамнардан, кешесез урыннарда йөрмәскә киңәш итегез.
9. Балаларыгыз исләрендә калдырсын: әти-әниләр рөхсәтеннән башка беркайчанда чит кешедән тәмле әйберләр, бүләкләр, акчалар алмаска, машинага утырып китмәскә.
10. Әти-әнидәр юклыгында чит кешеләр белән аралашмаска кирәклеген балагызга аңлатыгыз.
11. Балалагызны ишекне бикләп куярга, өйдә үзе генә булуын чит кешеләргә әйтмәскә кирәклеген аңлатыгыз.
12. Балагызны полиция, янгын сүндерү, шәхси ярдәм күрсәтү машиналарын чакырырга өйрәтегез.
13. Балаларыгызга чит кешеләр чакыруы буенча, аларга ияреп китүнең, машиналарына утырып китүнең, ярдәмләшүнең (югалган эт яки песи эзләшү, әйберләр күтәрешергә булышу, фотога төшү, бергә уйнау һ.б.) куркыныч икәнен аңлатыгыз. Нәрсәдә булса эшләр алдыннан әти-әниләрдән рөхсәт сорарга кирәклеген аңлатыгыз.
Урам игътибарлык сорый.
Зурлар белән барганда бала олыларга ышана һәм әйләнә-тирәне бөтенләй күзәтми, я начар күзәтә. Сезгә моны игътибарда тотарга кирәк. Шуңа күрә баланы кулыгыздан ычкындырмагыз. Аны кулыннан җитәкләү күпкә ышанычлырак икәнен онытмагыз.
Тротуардан барганда машина юлыннан читтәрәк йөрергә тырышыгыз өәм юл ягыннан үзегез барыгыз.
Баланы урам аша чыкканда туктап як-якка карарга күнектерегез. Башта сулга, аннан уңга һәм кире сул якка карап алыгыз да урам аша чыгыгыз. Юлның уртасына җиткәндә уңга карап машиналар юклыгын тагын бер кат тикшерегез. Якынлашучы машина булса, аны үткәреп җибәргәч кенә юлыгызны дәвам итегез. Урамны аркылы чыгар өчен җәяүлеләр йөри торган җирдән генә, ягъни, пешеходный переходтан гына чыгарга кирәк.
Туктап торган машина артыннан еш кына күзгә күренмәгән машина була һәм ул хәрәкәт итә. Бала белән бергәләп күзәтегез: юл кырында туктап торган машина артыннан икенчесе килеп чыгарга мөмкин. Баланың игътибарын шуңа юнәлтегез.
Машина юлында уйнарга ярамаганлыкны һәрвакыт искәртеп торыгыз.
Көн режимын саклау.
Көн режимы ул тәүлек буенча ял һәм төрле эш төрләрен чиратлаштыру, регуляр туклану, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү. Көн режимын саклау баланың дөрес үсешенә ярдәм итә, сәламәтлеген ныгыта, тәртипкә өйрәтә.
Көн режимын оештырганда әти-әни истә тотарга тиешле әйберләр:
Баланың сәламәтлек торышы, аның яшь һәм шәхси үзенчәлекләре
Көн режимын төгәл үтәү.
Бала нинди дә булса бер шөгыль табырга тиеш.
Шәхси үрнәк күрсәтү.
“Үз сәламәтлегебезне саклыйбыз”
Сәламәт яшәү образы формалашсын өчен балага авыруларны булдырмый калу юллары, авырулар, дарулар турында сөйләргә кирәк. Табиб һөнәре белән таныштыру. Балага: микроблар, тән тиресе, чиста куллар турында сөйләү.
Кагыйдәләр:
Күзләрне пычрак кул белән ышкыма.
Авызыңа капма.
Урамнан керүгә кулыңны юырга өйрән.
Ашар алдыннан кулыңны ю.
Кеше организмы төрле чирләргә карршы тора ала. Бу иммунитет дип атала.
Иммунитет ныгыту өчен:
Көндәлек режимны үтәргә.
Киемнәрне, бүлмәләрне чиста, пөхтә тотарга
Чыныгырга кирәк.
Кеше үз сәламәтлеген үзе кайгыртырга тиеш. -
Сабантуй 2021
11.06.2021
Килегез, дуслар, куннака, Сабантуй бүген бездә! Бие, Җырла, көрәш, Татар иле, Милли бәйрәм бүген - Сабан туе!
«Снова песни зазвучали
Подпевай им и танцуй.
На дворе Народный праздник-
Наш любимый Сабантуй!»
У каждого народа есть свои традиции, праздники, игры. Одним из значимых и больших праздников в нашей республике считается Сабантуй (праздник плуга). Сабантуй - это весёлое празднование окончания полевых и посевных работ, на котором не утихают национальные песни и пляски, шуточные конкурсы и спортивные состязания.
Вот и в нашем детском саду прошел традиционный праздник «Сабантуй».
Дети показали свою ловкость, силу и выносливость в национальных играх-соревнованиях: «Бег в мешках», «Кто быстрей донесёт воду», «Перетягивание каната». Особенно весело прошел конкурс «Бой мешками». На празднике маленькие участники Сабантуя читали стихи о родном крае, о празднике, пели песни на татарском языке, играли в народные игры. А самое главное - узнали многое об обычаях и традициях татарского народа.
-
«Күләгәсен тап» уены / Игра «Найди тень».
07.06.2021
«Күләгәсен тап» уены / Игра «Найди тень». Игры для детей на татарском языке. Балалар уен формасында кыргый хайванның күләгәсен табарга тиеш. Иң элек ул зур төсле рәсем белән таныша, аннары шуның күләгәсен эзли. Әлеге уен татар телендә, ул кечкенә яшьтәге балалар өчен кызыклы булачак.
https://www.youtube.com/watch?v=SZtX02WhH-E -
ЮЛ ЙӨРҮ КАГЫЙДӘЛӘРЕН ШИГЫРЬЛӘР АША ӨЙРӘНӘБЕЗ.
05.06.2021
1. Юлны аркылы чыкканда,
Иң гади бер кагыйдә:
Башта карап ал син сулга,
Ә аннан кара уңга.
(Юлны аркылы чыкканда башта сулга, аннан уңга карарга кирәк).
2. Машина узганын көтми,
Йөгермә син тизрәк.
Моны белү һәр балага
Кайда йөрсә дә кирәк.
(Юлны машина узып киткәч, йөгермичә генә чыгарга кирәк).
3. Юлда йөрсәң, бул син өлгер,
Светофорның төсен бел.
“Кузгалма! - ди кызыл төсе,
Сабыр, - дия сары күз”.
(Светофорның төсләре нәрсә аңлатканын белергә кирәк).
4.Урам аша чыгарга кирәк
Тиеш урында гына.
Светофорның “кузгал!” – дигән
Яшел утына гына.
(Юлны аркылы чыкканда светофорның яшел уты янгач чыгарга ярый).
5. Автобустан төшү белән
Туктап тор син бер ара.
Тик автобус киткәч кенә,
Юлдан чыгарга була.
(Автобус үтеп киткәч кенә юлны аркылы чыгарга кирәк).
6. Әгәр чыгып җитә алмасаң,
Уртасында туктап тор.
Аннан тагын уңга карап,
Юлыңны дәвам иттер.
(Юлны чыгып җитә алмасаң, уртасында көтеп торырга кирәк).
7. Исән-имин булыйм дисәң,
Уйнама син юлларда. Юл янындагы тауда да
Шума син чаңгы – чана.
(Юлда, юл кырыенда уйнарга ярамый).
8. Трамвай артына асылынып
Бара күрмә һичкайчан.
Иң куркыныч нәрсә дә шул:
Онытма син беркайчан.
(Трамвай артына асылынып барырга ярамый).
9. Юл читендә ни аңлаткан
Билге басып торганын,
Зур теләк белән өйрән син
Юл йөрү кагыйдәсен.
(Юлның шартлы билгеләрен белергә кирәк). - 01.06.2021
-
27 мая в детском саду прошли Выпускные праздники
28.05.2021
Выпускной бал в детском саду — это самый трогательный, самый незабываемый из всех праздников.
Слово «выпускной бал» у всех без исключения вызывает определенные ассоциации. Это расставание, грусть, добрые напутствия. Выпускной бал — символ окончания прекрасной садиковской поры. И этот праздник должен остаться в памяти выпускников навсегда. Выпускной в детском саду – очень важный праздник для детей и их родителей. Он приходит совершенно неожиданно. Казалось бы, только вчера родители привели своих малышей, а сегодня уже пора прощаться с этим уютным местом, которое стало для детей настоящим вторым домом.
27 мая в нашем детском саду прошли выпускные праздники. Подготовка к ним была очень волнительной и ответственной. Были на празднике и песни, и танцы, игры и подарки. Праздничные костюмы мальчиков, платья с пышными юбками у девочек украсили праздник. Красивые песни про детский сад, про воспитателей, про родителей взволновали всех присутствующих. Зажигательные танцы с первых аккордов сопровождались аплодисментами зрителей. Сюрпризом было поздравление от детей младших групп.
-
Баланың буш вакытын файдалы һәм кызыклы үткәрү өчен 10 фикер.
27.05.2021
Балачак – ул тормышның иң мөһим чоры. Бала вакытын ничек үткәргән, сабый вакытта нәрсә белән шөгыльләнгән, әйләнә-тирәдә аның акылына, йөрәгенә нәрсә уелып калган – бүгенге баланың кем буласы менә шуларга да бәйле. Баланың буш вакытын файдалы һәм кызыклы үткәрү өчен 10 фикер тәкъдим итәбез.
Матур әдәбият уку. Электән кеше күңелендә иң җылы, нечкә хисләр, матурлык — нәфислек, яхшылык, яктылык уятучы, дөньяны күрә белергә, кеше булырга өйрәтүче көчләрнең берсе – матур әдәбият уку. Әлбәттә, сабый өчен иң яхшы укытучы — аның үз әти-әнисе. Әгәр өйдә китаплар булса һәм бала үз янындагы өлкәннәрнең даими укуын күрсә, димәк, ул да китапка тартылачак. Бигрәк тә әкиятләрне рольләргә бүлеп укыган очракта ул бик отышлы булыр.
Кичке ашлар әзерләү. Бергәләп кичке аш әзерләү – бала өчен дә, өлкәннәр өчен дә файдалы булачак. Ризык әзерләү барышында бала белән мәктәптә ничек укулары, дус-ишләре хакында серләшеп була. Ул иртән мәктәпкә яки балалар бакчасына киткәч, әлеге кичке ашны исендә тотачак һәм янәдән мондый кичләрне түземсезлек белән көтеп торачак.
Әйберләрне бергәләп ремонтлау. Кран төзәтү, машинаның тәгәрмәчләрен алыштыру, койма буяу, чәчәк утырту кебек эшләрне бергәләп эшләргә була. Бердән буш вакытны файдалы үткәрү булса, икенчедән, баланы файдалы күнекмәләргә өйрәтү. Чормада яки подвалда һәрвакыт төзәтер өчен нәрсәдер табылачак. Аңа ремонт эшләрендә катнашырга рөхсәт итегез. Үсә төшкән саен, бала өйдә нәрсә дә булса ватылырга мөмкин дип курыкмаячак, ә үзе әйберләрне төзәтә башлаячак.
Баланың уенчыгы белән бергәләп уйнау. Әгәр сез балага уен приставкасы сатып алган булсагыз, үзегез дә бала белән уйнагыз. Шулай итеп, сез аның дөньясы белән күбрәк таныша алырсыз.
Фотоальбомнар карау. Бергәләп фотолар карагыз. Кайвакыт альбомдагы иске фотоларны карау, кызыклы вакыйгаларны искә алу да күңелгә рәхәт була.
Өстәл уеннары уйнау. Өлкәннәр өчен өстәл уеннары-логика һәм стратегия үсешенә бер адым булса, кечкенәләр өчен вак моториканы, зиһенне үстерүгә бик файдалы булыр.
Кул эшләнмәләре. Кул эшләнмәләрен төрләндереп торсагыз, балага файдалы булыр. Аның өчен интернетта бик гади һәм аңлаешлы инструкцияле видеолар бар. Иң мөһиме - видеоның гади булуы шарт. Ә аннары әкренләп процессны катлауландырырга мөмкин.
Яраткан супергероеның костюмын тегегез. Үзегезнең креативлыгыгызны һәм осталыгыгызны кулланып, кул астында гына булган тукымадан костюм тегегез. Костюмны бизәгәндә баланың энәгә кадалмавын, сак булырга кирәклеген искәртегез.
Фильм төшерү. Әгәр видеокамерагыз бар икән, үз гаиләгез турында фильм төшерегез. Экранда үзеңне күрү, уңай һәм тискәре якларны ачарга ярдәм итәр.
Саф һавада йөрү. Тимераякта яки роликларда йөрегез. Ул бер үк вакытта спорт та, яхшы ял да булып тора. Мондый вакыт уздыру онытылмаслык хис-кичерешләр, күңел күтәренкелеге, көч һәм оптимизм гарантияли.
-
Памятка для детей о поведении на воде в летний период.
24.05.2021
РЕБЯТА! Самый полезный отдых летом — это отдых на воде. Купаясь, катаясь на лодках, на катамаранах, гидроциклах вы укрепляете организм, развиваете ловкость и выносливость. Вода не страшна тем, кто умеет хорошо плавать. Вот почему первым условием безопасности на воде является умение плавать. Однако и умеющий плавать должен быть дисциплинированным, постоянно соблюдать осторожность и правила поведения на воде.- Нарушение правил поведения на воде ведет к несчастным случаям и гибели людей. s/Памятка правила поведения на воде(2).jpg
-
Днем траура в Казани объявлено 12 мая 2021 года из-за крупного теракта
12.05.2021
Сегодня в Татарстане день траура по жертвам трагедии, которая произошла накануне в казанской школе №175. В республике и по всей стране люди несут цветы и свечи к стихийным мемориалам.