МАДОУ "Детский сад №308 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Авиастроительного района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420127, РТ, г. Казань, ул. Молодежная, д. 6а |
| Телефон: | +7(843)-511-00-07 , +7(843)-510-85-10 |
| E-Mail: | Ds308.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад №308" |
| Руководитель: | Бадуртдинова Гузель Рашитовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 182 ребенка, иностранных граждан - 6 |
| У нас учат: | 19 педагогов |
МАДОУ "Детский сад №308 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Авиастроительного района г.Казани - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
Котлы булсын бәйрәмегез!!! 06.03.2022

Язның тәүге бәйрәме – 8 Март Халыкара хатын кызлар көне белән тәбрик итәбез. Хатын-кыз–ул тулы бер донья, аның куңеленә мэхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң кочле Ана хисләре дә, гаилэ учагы жылысы да сыйган.
-
2022-Год культурного наследия народов России 01.03.2022

2022 год объявлен в России годом народного искусства и материального культурного наследия. Согласно документу, Год культурного наследия народов России проводится "в целях популяризации народного искусства, сохранения культурных традиций, памятников истории и культуры, этнокультурного многообразия, культурной самобытности всех народов и этнических общностей РФ".
-
21 февраль – Халыкара туган тел көне 21.02.2022

Тел - халыкның, милләтнең иң беренче, иң әһәмиятле билгесе. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та, милләт тә югала. Шуның өчен дә туган телен кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү - мәдәниятле, зыялы һәр кешенең изге бурычы.
-
Транспорт турында сөйләшәбез! . 14.02.2022

Балалар өчен транспорт турында презентация
- Правила для родителей по обучению детей татарскому языку дома 06.02.2022
-
ӘТИ-ӘНИЛӘР БЕЛЕРГӘ ТИЕШ! 14.01.2022

Әгәр баланы көйләсәләр, бар нәрсәне рөхсәт итсәләр, капризларын үтәсәләр, аның өчен бөтенесен башкарсалар, берни сорамасалар — ул эгоист һәм ялкау булып үсәчәк.
Әгәр даими сүксәләр һәм тәнкыйтьләсәләр — бала күралмаска өйрәнә.
Баланы һәрвакыт җәберләсәләр — ул кызып китүчән, ачу саклаучан һәм үч алучан булып үсә.
Әгәр даими сүксәләр һәм тәнкыйтьләсәләр — бала күралмаска өйрәнә.
Баланы һәрвакыт җәберләсәләр — ул кызып китүчән, ачу саклаучан һәм үч алучан булып үсә.
Әгәр гел битәрләсәләр, тиргәсәләр — ул үзен һәрвакыт гаепле тоячак һәм үпкәләүчән, үз-үзенә ышанмаучан булып үсәчәк.
Баланы хупласалар — ул үз-үзенә ышанучан, тыныч кеше булып үсә.
Әгәр бала дус-тату атмосферада үссә — ул мәхәббәтен табарга һәм үзе дә яратырга өйрәнә.
Баланы хупласалар — ул үз-үзенә ышанучан, тыныч кеше булып үсә.
Әгәр бала дус-тату атмосферада үссә — ул мәхәббәтен табарга һәм үзе дә яратырга өйрәнә. -
Нардуган бәйрәме 07.01.2022

Урта Идел буенда һәм Уралда яшәгән кайбер татар төркемнәренең халык тәкъвимендә (календарь) кышкы кояш торгынлыгы 25 нче декабрьдән алып 7 гыйнварга кадәрге вакытка туры килә. Керәшен татарларында бу вакытны Нардуган, яки шайтан туе дип атыйлар. «Нар» монгол теленнән кояш, ут, ялкын дигәнне аңлата, ә «дуган» – туган дип тәрҗемә ителә. Шуңа күрә дә Нардуган бәйрәмен кояш, табигать уяну бәйрәме белән бәйләгәннәр. Башкортлар һәм удмуртларда бу бәйрәм – Нардуган, чувашларда – Нартукән яки Нартаван, мокша һәм эрзя халыкларында Нардван яки Нардава дип йөртелә.
Нардуган йолалары турында беренче белешмәләр 19-20 гасырларга барып тоташа. Шуны әйтеп үтәргә кирәк: әле декабрьгә кадәр, кыр эшләре тәмамланып, һәм әкренләп кышка әзерлекләр башлангач, татарлар киләчәк ел турында чынлап торып кайгырта башлаганнар. Алар хәтта, төрле сынамышларга ышанып, киләчәкне алдан белү өчен төрле йолалар башкарганнар. Декабрь азагында, гадәттә, ул 25 нче декабрь булган, кичен авыл яшьләре, төрле битлекләр һәм костюмнар киеп, өйдән-өйгә кереп йөри башлаганнар. Йолаларның иң мөһиме биюләр, аларның хәтта билгеле бер башкару тәртибе дә булган. Мәсәлән:
1) ишегалдында башкарылган сәламләү биюе
2) өйгә кергәндә башкарыла торган бию
3) эрләүче әбинең һәм бабайның биюе
4) рәхмәт йөзеннән башкарылган бию
5) саубуллашу биюе
6) багу, күрәзәчелек белән бәйле булган биюләр
7) уеннар һәм учак тирәли әйлән-бәйлән әйләнү.
Иң элек биюләргә көйне скрипка ярдәмендә чыгарганнар. Соңыннанрак аны гармун алыштырган. Иң танылган биюләр «Эт биюе», «Сарык биюе», «Елан биюе», «Чиратлы бию», «Кара каршы бию» дип аталганнар. Аларның төп максаты киләсе елда уңышны булдыру һәм яшьләрнең шәхси тормышын яхшырту булган.
Нардуган бәйрәменең иң кызык вакыты – ахыры – учак ягу санала. Күпчелек авылларда бер авылга бер зур учак ягылган, һәм авыл халкы ул учактан берәмләп яки парлашып сикереп чыга торган булганнар. Әгәр учак аша сикергән парның (егет һәм кызның) куллары ычкынмаса яки алар сикергәч учактан ялкынлы күмерләр күтәрелсә, алар өйләнешәчәкләр дип фараз кылганнар.
20 гасыр башында Нардуган йолалары үзенең актуальлеген югалтып бетерә диярлек. Әмма Алабуга районының кайбер авылларында һәм Саба, Питрәч районнарында бу бәйрәм һаман да билгеләп үтелә. -
Яңа ел белән! 25.12.2021

Бәхет, бәйрәм, тазалык
Булсын мәхәббәт, шатлык.
Яңа ел позитив алып килсен,
Мәшәкатьсез, хәсрәтсез булсын.С Новым годом, дорогие,
Будьте счастливы, родные.
Пусть все будет хорошо,
Все проходит пусть легко.Счастья, радости, здоровья,
Благ всех, праздника с любовью.
Новый год пусть принесет
Позитив, жизнь без забот. -
О проведении «Недели родительской компетентности» с 13 по 18 декабря 2021 г.
16.12.2021
13-18 декабря состоится Неделя родительской компетентности: открытый диалог с психологом на сложные темы.
Подробная программа и регистрация на сайте Бытьродителем.рф
-
Алгоритм реагирования на угрозу или факты вооруженного нападения 03.12.2021

/Алгоритм реагирования на угрозу или факты вооруженного нападения.pdf






