Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушарская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422753 РТ Атнинский район, с.Кошар, ул. Татарстан, 49 |
| Телефон: | +7(843)-693-40-67 |
| E-Mail: | Sku.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушарская ООШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Фанис Хабирович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 37 учащихся |
| У нас учат: | 14 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушарская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 ( 168 ) 169 170 >>
-
Каникуллар! 27.12.2015

Укучыларыбыз бүгеннән башлап кышкы каникулга киттеләр.
-
Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән очрашу 25.12.2015

Бүген мәктәбебездә башлангыч класс укучылары өчен Яңа ел бәйрәме узды. Купшы итеп киенгән чыршы тирәсендә кемнәр генә юк: матур күлмәкле кызлар, төрле әкият геройлары: аюлар, куяннар, бүреләр, убырлы карчык, Шүрәлелер......Шулар янына кунакка Кыш Бабай белән Кар Кызы да килде. Аларга укучылар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм бик матур һәм күңелле үтте.
-
Яңа ел!!! 25.12.2015

25 - декабрьдә мәктәпнең барлык укучылары өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Башта башлангыч класс укучылары күңел ачтылар. Аннан 6 - 9 - класс укучылары үзләренең чыгышларын күрсәттеләр. Укучылар янына Кыш Бабай белән Кар Кызы да кунакка килде. Аларга укучылар үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Чын күңелдән барлык укучылар бәйрәм иттеләр. Яңа ел бәйрәмендә барлык укучылар теләгән теләкләр тормышка ашсын. Яңа ел һәркемгә бары тик шатлык - куанычлар гына алып килсен.
-
Яңа елга классларны бизәдек 22.12.2015

Яңа елны каршылыйбыз матур бизәкле класслар белән...
-
Күңелле стартлар 21.12.2015

Район мәктәпләре буенча 5-6 нчы класслар арасында үткәрелгән «Күңелле стартлар» уенында Күшәр төп белем бирү мәктәбе укучылары актив катнашып кайтты.
-
Контроль эшләр эшлибез 21.12.2015

Уку чиреген йомгаклауга санаулы көннәр генә калды. Барлык укучылар Һәр фәннән йомгаклау контроль эшләре эшлиләр.
-
Котлыйбыз 19.12.2015

Спартакиада кысаларында узган баскетбол ярышында мәктәбебез егетләре 2 нче урынга лаек булдылар. Котлыйбыз!
-
Күңелле очрашу 19.12.2015

Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбендә Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре якташыбыз Тәэминә апа Биктимерова белән очрашу кичәсе булды.
-
Урок доброты 18.12.2015

1-9 сыйныфларда "Урок доброты" темасы астында бердәм тәрбия сәгатьләре узды.
-
Иртәнге гимнастика 12.12.2015

Сәламәтлекне саклау – иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Шушы максаттан башлангыч сыйныф укучылары белән һәр көн иртән классларда гимнастика күнегүләре үткәрелә. Укучылар музыка астында, видео үрнәгендә күнегүләр ясап сәламәтлекләрен ныгыталар.













