Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушарская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422753 РТ Атнинский район, с.Кошар, ул. Татарстан, 49 |
| Телефон: | +7(843)-693-40-67 |
| E-Mail: | Sku.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушарская ООШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Фанис Хабирович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 37 учащихся |
| У нас учат: | 14 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушарская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 161 162 163 164 ( 165 ) 166 167 168 169 170 >>
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы. 3 нче көн 25.02.2016

Бүген “Знаешь ли ты английский язык?” исеме астында викторина үтте. Алфавит буенча сүзләр төзү, саннар атау, иҗекләрдән сүзләр ясау, диалог төзү, график рәсем ясау кебек уеннарда укучылар тырышып ярыштылар.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы. 2 нче көн 24.02.2016

Укучылар 23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышланган рәсемнәр ясадылар
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы. 1 нче көн 22.02.2016

Башлангыч сыйныфлары атналыгының 1 нче көне-атналыкның программасы белән таныштырудан башланып китте. “Математика серле дөнья! “ дип аталган КВН да “Пифагор һәм Архимед”командалары катнашып, “Архимед” командасы җиңүче булды.
-
“Халыкара туган тел” көне 20.02.2016

20 нче февраль көнне татар теле һәм әдәбияты укытучысы, авыл китапханәчесе тарафыннан “Халыкара туган тел” көненә карата оештырылган сәнгатьле шигырь укучылар бәйгесе үтте.
-
"Әфганстан-йөрәк ярасы" 15.02.2016

Патриотик тәрбия айлыгы кысаларында, Әфганстанда һәлак булган авылдашыбыз Зөлфәт Хайруллин һәм интернациональ бурычларын үтәп, туган якларына исән-сау әйләнеп кайткан Шакиров Илдар, Аскаров Ирек хөрмәтенә тантаналы линейка үткәрелде, стенд ясалды.
-
Лыжня Татарстана-2016 14.02.2016

Бүген 14 нче февраль көнне "Лыжння Татарстана" кысаларында массакүләм ярыш булып узды. Әлеге бәйгедә мәктәбебезнең барлык укучылары, укытучылары бик актив катнашты. Барлык катнашучыларга уңышлар теләп калабыз.
-
Муса Җәлилнең тууына 110ел" 13.02.2016

Бүген татар теле һәм әдәбияты укытучысы, мәктәп һәм авыл китапханәчеләре тарафыннан оештырылган, герой шагыйрь "М.Җәлил тууына 110 яшь",- дип исемләнгән викторина һәм сәнгатьле шигырь укучылар бәйгесе үтте.
-
Әлифба бәйрәме 11.02.2016

11 февраль көнне 1 нче сыйныфларда Әлифба бәйрәме үткәрелде. Балалар шигырьләр, җырлар өйрәнделәр, белемнәрен күрсәттеләр. Ата-аналар, кунаклар бик канәгать калдылар.
-
Очрашу 10.02.2016

Бүген 5-9 нчы сыйныф укучылары "Парламент" дәресләре кысаларында район Советы депутаты Рәхимҗанова Гөлүсә Илдар кызы белән очраштылар.
-
Чаңгы ярышы 10.02.2016

Бүген мәктәп күләмендә чаңгы ярышы булды. Башлангыч, урта, югары сыйныфларда җиңүчеләр билгеләнде.













