Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушарская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422753 РТ Атнинский район, с.Кошар, ул. Татарстан, 49 |
| Телефон: | +7(843)-693-40-67 |
| E-Mail: | Sku.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушарская ООШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Фанис Хабирович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 37 учащихся |
| У нас учат: | 14 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушарская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 161 ( 162 ) 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Информатика һәм математика атналыгы 04.04.2016

Мәктәбебездә информатика һәм математика атналыгын башлап җибәрдек. Атналыкның планы белән таныштырылды. Матур гына ачылып киткән атналык математика һәм информатика фәннәренә багышланган рәсемнәр конкурслары белән дәвам иттелде.
-
Экологик фәнни-тикшеренү конференциясе 31.03.2016

Районда үткәрелгән экологик фәнни-тикшеренү конференциясендә катнашып, 8нче сыйныф укучысы Хафизова Р. 3 нче урынга лаек булды. Җитәкчесе Загидуллина З.Д.
-
Көрәш бәйгесе 30.03.2016

«Ашыт” мәдәният һәм спорт комплексында укучылар арасында X спартакиада кысаларында көрәш бәйгесе булып узды. Быел ул Күшәр авылында туып үсеп, Ватан каршында бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган герой әфганчы Зөфәр Хәйруллин призына үткәрелде.
Бу бәйгедә безнең Күшәр мәктәбе командасы -дүртенче урында. Шулай ук “ Иң яшь көрәшче” исемен дә Күшәрдән 1 нче сыйныф укучысы И.Садретдинов яулады.
-
Имтиханнарга әзерлек 28.03.2016

Каникул вакыты булуга да карамастан, мәктәбебездә укытучылар укучыларның белемнәрен ныгыту өстендә эшләделәр. 9 нчы сыйныф укучылары имтихан эшләренә әзерләнделәр.
-
Педсовет 26.03.2016

26 март көнне укытучыларның педагогик киңәшмәсе булып узды.
-
Уңышлы чыгыш ясап кайтты 24.03.2016

24.03.2016 көнне Казан шәһәре МБГББУ “Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназия”дә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан үткәрелгән халык язучысы, күренекле драматург,җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин исемендәге укытучыларның һәм укучыларның III республика конференциясенең “Утырып уйлар уйладым” мәктәп китапханәчеләре номинациясендә катнашып, укытучы-китапханәче Галиева З.И. Лауреат дипломына лаек булды.
-
"Илһам" бәйгесе 23.03.2016

23 нче мартта 7 нче сыйныф укучысы Халикова Й.Д. "Илһам" бәйгесенең 2 этабына үтеп, Арча педагогия көллиятендә уңышлы чыгыш ясады.
-
Волейбол ярышы 21.03.2016

21 нче март көнне район буенча уздырылган волейбол ярышында безнең укучыларыбыз актив катнашып кайтты.
-
"Дуслык елмаюдан башлана" 18.03.2016

Бүген 1 нче сыйныфларда "Дуслык елмаюдан башлана" исемле ачык сыйныф сәгате үткәрелде. уен формасында үткән "сәяхәт" балаларга бик ошады. Алар бергәләп төрле биремнәр чиштеләр, сорауларга җавап эзләделәр. сыйныф җитәкчесе: Сибагатова Э.Г.
-
Ачык дәрес 17.03.2016

3нче сыйныфта татар теле фәненнән “Җөмлә” темасы буенча Вәлиева Г. тарафыннан ачык дәрес күрсәтелде. Дәрес укытучы белән укучыларның бер үк максатка эшләвен тәэмин итеп төзелгән.













