Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушарская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422753 РТ Атнинский район, с.Кошар, ул. Татарстан, 49 |
| Телефон: | +7(843)-693-40-67 |
| E-Mail: | Sku.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушарская ООШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Фанис Хабирович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 37 учащихся |
| У нас учат: | 14 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушарская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 161 ) 162 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Безнең укучыбыз "Илһам" да 12.04.2016

7 нче сыйныф укучысы Халикова Й. "Илһам" яшь язучылар бәйгесендә катнашып диплом белән бүләкләнде.
-
Информатика һәм математика атналыгын йомгаклау 12.04.2016

Дүшәмбе көнне информатика һәм математика атналыгын йомгаклау тантанасы булды. Атналык вакытында укучылар төрле интеллектуаль уеннарда,конкурсларда бик актив катнаштылар. Актив катнашучы һәм призлы урын алучы укучыларны математика һәм информатика укытучысы Мухаметгалиева Э.Н. линейка вакытында котлап узды. Атналык актив һәм зур тырышлык куйган укучыларга грамоталар тапшыру белән тәмамланды.
-
Информатика һәм математика атналыгынын бишенче көне 08.04.2016

Информатика һәм математика атналыгы дәвам итә. Бүген 7 нче 8 нче сыйныф укучылары арасында математика фәненә багышланган "Слабое звено" дип аталган уен уздырылды. Укучылар ике командага бүленеп математика фәненнән белемнәрен сынадылар. 2900 очко җыеп бу бәйгедә 8 нче сыйныф укучылары җиңү яулады. Уенны математика фәне укытучысы Мухаметгалиева Э.Н. алып барды.
-
Ш.Мәрҗани исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясе 08.04.2016

8 нче апрель көнне 8 нче сыйныф укучысы Хафизова Р.Д. Ш.Мәрҗани исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. Ул "Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт" секциясендә чыгыш ясап 3 нче урынны яулады. Котлыйбыз сине. Җитәкчесе: Сәмигуллина С.Ш.
-
Информатика һәм математика атналыгынын дуртенче көне 07.04.2016

Математика һәм информатика атналыгы кысаларында бүген 5 нче һәм 6 нчы сыйныфлар арасында интерактив "математик уеннар" ярышы үткәрелде. Киеренке көрәштә 5 нче сыйныф укучылары җиңү яулады. Ярышны математика укытучысы Нуриев Г.Ф алып барды.
-
Сәламәт яшәү рәвеше 07.04.2016

7 нче апрель көнне 6 нчы сыйныф җитәкчесе Мөхәмәтгалиева Э.Н. "Сәламәт яшәү рәвеше" дип исемләнгән ачык сыйныф сәгате үткәрде. Укучылар үзләренең сәламәтлелеген ни дәрәҗәдә икәнлеген тест ярдәмендә ачыклап киттеләр.
-
Ата-аналар җыелышы 06.04.2016

Бүген мәктәптә ата-аналар җыелышы булып узды. Башта әти-әниләргә ачык дәресләр күрсәтелде, аннан соң сыйныфларда җыелышлар дәвам иттелде. Сыйныфларда узган җыелышларда ата-аналар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балаларның сәламәтлеген саклау максатында, ГТО нормалары буенча әңгәмәдә катнаштылар.
-
Тәрбия сәгатьләре үтте 06.04.2016

ГТО нормалары белән таныштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында 1-9 сыйныфларда тәрбия сәгатьләре үткәрелде.
-
Информатика һәм математика атналыгынын өченче көне 06.04.2016

Математика һәм информатика атналыгы кысаларында бүген мәктәптә “Иң пөхтә дәфтәр” бәйгесе үткәрелде. Җиңүчеләр – Хафизова А., Хафизова Р., Хабибуллина Г., Сабирова Л. Шулай ук 6 сыйныф укучылары арасында "Инфознайка"дип аталган интеллектуаль уен уздырылды. Укучылар ике командага бүленеп информатика фәненнән үзләштергән белемнәренең ныклыгын сынадылар. Бу бәйгедә 36:25 балл белән кызлар командасы җиңү яулады.Уенны информатика фәне укытучысы Мухаметгалиева Э.Н. алып барды.
-
Информатика һәм математика атналыгынын икенче көне 05.04.2016

Мәктәптә информатика һәм математика атналыгы дәвам итә. Ә бүген исә укучылар өчен иҗади эшләр бәйгесе игълан ителде: 8–9 нчы сыйныфлар - кроссворд , 6–7 нче сыйныфлар өчен – презентация төзергә биремнәр бирелде.













